Юату (Җәлил)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Юату
Автор: Муса Җәлил

Юату


Илгә кайткач, урының түрдә булыр,
Яшь балалар алыр уратып.
Кайгы сине хәзер кыерсытса,
Шатлык назлар, җиңү юатыр.

Син сөйләрсең җанлы әкият итеп
Безнең авыр яшрен көрәшне.
Бу әкияттә күпме ялкын барын
Зирәк яшьләр әллә күрмәсме?!

Без әйтербез, безгә кирәк түгел
Мактау, бүләк, чәчәк бәйләме.
Иң зур бүләк безгә: барыбызга да
Илнең уртак җиңү бәйрәме!

Өйгә кайткач, тагын кунак-кунак
Йөрешербез әүвәлгечә без.
Бер, ичмасам, утырып үз илебезнең
Аракысын, кымызын эчәрбез.

Килер ул көн, дускай, тик борчылма,
Бары өметең сүнә күрмәсен!
Алыштырыр Казан Кремле
Тиздән шакшы мыррман төрмәсен.

Маскат килер, безне азат итәр,
Казан килеп кулдан җитәкләр.
«Челюскин»ны боздан коткарган күк,
Кул кысарлар котлап иптәшләр.

Бәйрәм булыр, дускай, бу бәйрәмгә
Безнең дә бит тулы хаккыбыз.
Иң данлысы — керсез һәм нык килеш
Кайтты илгә изге антыбыз.