Шәкерд, яхуд бер тәсадеф (Тукай)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Tatar Book Publishers This material is uploaded by Republic of Tatarstan State Unitary Enterprise «Tatar Book Publishers» in the framework of cooperation with Wikimedia Russia («Wikimedia RU» non-profit partnership) and Wikimedia Community of Tatar language User Group. Public Domain texts once printed by Tatarstan Publishers is being uploaded by the publisher's staff or third parties on the order of the publisher, or other participating volunteers.

English | русский | татарча | +/−

This work is in the public domain in Russia according to article 1281 of Book IV of the Civil Code of the Russian Federation No. 230-FZ of December 18, 2006, articles 5 and 6 of Law No. 231-FZ of the Russian Federation of December 18, 2006 (the Implementation Act for Book IV of the Civil Code of the Russian Federation).

Usually:[1]

  1. The author of the work didn't fight or work for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the work was published first before that date.
  2. The author of the work fought or worked for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1950 (more than 74 years ago), and the work was published first before that date.
  3. This work was originally published anonymously or under a pseudonym before January 1, 1943 and the name of the author did not become known during 50 years after publication.
  4. This work was originally published anonymously or under a pseudonym between January 1, 1943 and January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the name of the author did not become known during 70 years after publication.

[1] If the author of this work was subjected to repression and rehabilitated posthumously, countdown of copyright protection began not from the death date, but from the rehabilitation date. If the work was first published posthumously, the copyright term is counted from the date of that first publication, unless the author was later rehabilitated, in which case it runs again from that later rehabilitation date.

Public domainPublic domainfalsefalse

Шәкерд, яхуд бер тәсадеф
Автор: Габдулла Тукай

Шәкерд, яхуд бер тәсадеф



Урамларда гизәр көн бән бәнагяһ
Тәвәкъкыф әйләдем һәм улдым агяһ.
Күрәм бер талиби: тәхсыйлә варыр,
Утырыб хәл җыяр да тагы арыр.

Тишек пима, тишек бишмәт илән ул
Буранлы көндә тотмыш мәктәбә юл.
Суыкның зәмһәрире, зәһре кискен, –
Тагы туктар, тагы атлар у мескин.

Ярым җисме ачылмыш – ялтырыйдыр,
Үзе туңган вә дер-дер калтырыйдыр.
Яба җиләнене, җилдән качадыр, –
Ничә япса да, җил аны ачадыр.

Аны күрәнчә бөйлә хале гъөрьбәт,
Вөҗүдем кайнады, ирешде көрбәт.
У мескини беләнчә кальбе мәҗрух,
Могаззәб улды вөҗдан, ачыды рух.

Күзем дикдем, аңа сөйләдем әшгар,
Бу юл илә һәм ихлас итдем ишгар.
Дидем: и йир йөзендәге фәрештә,
Өмидсең сән бу милләткә һәр эштә.

Оялма бу киемнең тишегендин,
Катаңның катканындин, кыйшыгындин.
Очыб төш дә сәбавәт бишегендин,
Ябыш – айрылма мәктәп ишегендин.

Сәнең фәкърең – дорыр фәхрең, онытма;
Моның дик юк фаразла кайгы йотма.
Сәнең бу вардыгың юл – раһе әслаф;
Бу юл илә йитешмеш җөмлә әшраф.

Бу галәм, бел – фәкыйрьлек галәмедер,
Мөвәкъкать бер хәкыйрьлек галәмедер.
Ниһаятьсез сәгадәттер мәали;
Соңы – рифгать, тәрәкъкыйдер мөгали.

Бу галәмдин әдибләр калкымышдыр,
Тәмам дөнья йа ай тик балкымышдыр.
Сәнең дә йөксәлер бер көн мәкамең, –
Язылыр, ихтимал, алтынлә намың.

Атаңыз, анаңызның шатлыгы сез,
Ике дөньяда йөзләр аклыгы сез.
Каму мөслимләрең уртаклыгы сез,
Безем дине мотаһһар пакьлеге сез.

Голүм әкъфаленең сез ачкычысыз,
Тәрәкъкый күкләренең баскычысыз.
Мәгариф бакчасында әйлә тайран,
Ризык чөн янмасын кальбеңдә ниран.

Үзеңне әгъниядән ярлы күрмә;
Ки пәйдәрпәй бәлешләргә йөгермә.
Каралтма кальбеңи, ашаб кикермә, –
Игендәге чикерткәдәй сикермә.

Бәлеш илә гыйлем бергә җыелмас,
Хирыслы адәм үлгәнчә тыелмас.
Сереңне бирмә, яшер карның ачын;
Ләимдин интизар итмә мәгашың.

Үл ачлыкдин! – тәгам көтмә ләимдин;
Өмид ит ризкыңый Рәхман Рахимдин.
Хәрыйслык гаять әсфәлдер, сәфилдер;
Шәкертләр ризкына Тәңре кәфилдер.

Бу сүзгә итмәсен кальбең тәзәлзел,
Ләимә әйләмә, зинһар, тәнәззел.
Вә бәгъдә айрылыб китдем, тәәссеф!
Тәәссеф, йөз тәәссеф, бең тәәссеф!

У бер якны тотубән, бән дә – бер як;
Куеб китдем аның вәҗгына тирьяк.


Хәзерге әдәби телдә


         ШӘКЕРТ, ЯКИ БЕР ОЧРАШУ

Урамнарда гизгәндә мин кинәт
Туктадым һәм искәрдем;
Күрәм бер шәкертне: укырга барыр;
Утырып хәл җыя да тагын китәр.

Тишек пима, тишек бишмәт белән ул
Буранлы көндә тоткан мәктәпкә юл.
Суыкның катылыгы, зәһәре кискен, –
Тагын туктый, тагын атлый ул мескен.

Гәүдәсе яртылаш ачылган – ялтырыйдыр;
Үзе туңган һәм дер-дер калтырыйдыр.
Җиләнен яба, җилдән качадыр, –
Күпме япса да, җил аны ачадыр.

Аны мондый кызганыч хәлдә күреп,
Үзәгем өзелде, кайгы басты.
Ул мескеннең күңеле яралы икәнен белгәч,
Вөҗдан газапланды, җан ачыды.

Күзем текәп, аңа шигырьләр сөйләдем, –
Шушы юл белән ихласымны белдердем.
Дидем: и җир йөзендәге фәрештә,
Син бу милләтнең өмете һәр эштә.

Оялма бу киемнең тишек булуыннан,
Катаңның каткан һәм кыйшык булуыннан.
Очып төш тә балалык бишегеннән,
Ябыш – аерылма мәктәп ишегеннән.

Синең ярлылыгың – синең мактанычың, онытма;
Һәм мондый юк-бар уйлар белән кайгы йотма.
Синең бу барган юлың – галимнәр юлы;
Бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән.

Бу дөнья, бел, – ярлылык дөньясыдыр,
Вакытлы бер хурлык дөньясыдыр.
Максаты – иксез-чиксез бәхет;
Соңы – үсү, бөеклеккә күтәрелү.

Бу дөньядан язучылар күтәрелгәннәр, –
Дөньяга нәкъ ай кебек балкыганнар.
Көне килер: синең дә урының бөек булыр;
Ихтимал, исемең алтын белән язылыр.

Атагыз, анагызның шатлыгы сез,
Ике дөньяда йөз аклыгы сез.
Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез,
Безнең саф динебезнең пакьлеге сез.

Гыйлем йозагының ачкычы сез,
Тәрәккый күкләренең баскычы сез.
Мәгариф бакчасында очып йөр,
Ашау-эчү өчен күңлең борчылмасын.

Үзеңне «байлардан ярлы» дип санама;
Тыр-тыр итеп бәлешләргә йөгермә.
Күңелеңне каралтма, ашап кикермә, –
Игендәге чикерткәдәй сикермә.

Бәлеш белән гыйлем бергә җыелмас,
Комсыз кеше үлгәнче тыелмас.
Сереңне бирмә, карының ач булуын яшер;
Сараннан яшәү өчен ярдәм көтмә.

Ачлыктан үл! – сараннан азык көтмә.
Азыгыңны Алладан өмет ит.
Комсызлык – түбән, бик түбән сыйфат ул;
Шәкертләр азыгын Тәңре үзе бирер ул.

Бу сүзгә күңелең тетрәмәсен;
Зинһар, саран алдында түбәнчелек күрсәтмә.
Шуннан соң аерылып киттем, үкенеч!
Үкенеч, йөз үкенеч, мең үкенеч!

Ул бер якка юл тотты, мин – икенче якка;
Аның авыруына дару куеп киттем.


1906