Шыер (Тукай)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Шыер
Автор: Габдулла Тукай

Шыер


Фәхрелислам Агиевнец шыерын, малай,
Кулаткада да севеп укыганнар.
Вата, шыннан күреп, Кулаткада бер шаир безнең
журналга да нәстәдер бер бәет по-сылать иткән.
Вата:

Бәет

Их, малай, вафасыз да бу мир!
Бак вана: Хусаен дә помер!
Әмән безнең күк алаша кебек
Ашый, кәбәм, һич туймый бу йир.
Нишләсен вет, Азраил килсә, бар кеше үләр,
Тимай бай булсаң да — азанчы күмәр.
Вет праруклар да, малай, вафат булды,
Сахабалар: Али, Усман, Үмәр.


?