Шагыйрь сые (Җәлил)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Шагыйрь сые
Автор: Муса Җәлил

Шагыйрь сые


Кунак җыйды шагыйрь...
Яшьне, картны,
Ир-хатынны, дусны, якынны.
Шигырь булып, тойгы чәчәк аткан
Йөрәк бакчасына чакырды.

Чәкчәктән соң шагыйрь, кунакларның
Күңелләре булсын өченме,
Йөрәгеннән утлы бокалларга
Салып кайнар җырын эчерде.

Ялкыныннан җырның исерделәр
Мәҗлестәге картлар, егетләр,
Канатланды уйлар, акты хисләр,
Артты көчләр, артты өмитләр.

Ак сакаллы бер карт кузгалды да,
Әйтте: «Шагыйрь! Рәхмәт сыеңа!
Мин күрмәгән идем мондый сыйны
Туксан еллык гомрем буена.

Күп татыдым ачы-төчене мин
Туксан еллык тормыш юлымда.
Күптән җуйган дәртле яшьлегемне
Таптым бүген синең җырыңда».