Чөнанча бездә... (Тукай)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Tatar Book Publishers This material is uploaded by Republic of Tatarstan State Unitary Enterprise «Tatar Book Publishers» in the framework of cooperation with Wikimedia Russia («Wikimedia RU» non-profit partnership) and Wikimedia Community of Tatar language User Group. Public Domain texts once printed by Tatarstan Publishers is being uploaded by the publisher's staff or third parties on the order of the publisher, or other participating volunteers.

English | русский | татарча | +/−

This work is in the public domain in Russia according to article 1281 of Book IV of the Civil Code of the Russian Federation No. 230-FZ of December 18, 2006, articles 5 and 6 of Law No. 231-FZ of the Russian Federation of December 18, 2006 (the Implementation Act for Book IV of the Civil Code of the Russian Federation).

Usually:[1]

  1. The author of the work didn't fight or work for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the work was published first before that date.
  2. The author of the work fought or worked for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1950 (more than 74 years ago), and the work was published first before that date.
  3. This work was originally published anonymously or under a pseudonym before January 1, 1943 and the name of the author did not become known during 50 years after publication.
  4. This work was originally published anonymously or under a pseudonym between January 1, 1943 and January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the name of the author did not become known during 70 years after publication.

[1] If the author of this work was subjected to repression and rehabilitated posthumously, countdown of copyright protection began not from the death date, but from the rehabilitation date. If the work was first published posthumously, the copyright term is counted from the date of that first publication, unless the author was later rehabilitated, in which case it runs again from that later rehabilitation date.

Public domainPublic domainfalsefalse

Чөнанча бездә...
Автор: Габдулла Тукай

Чөнанча бездә...


                             * * *
Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый,
Ходаның әмренә монкат, мотыйгый,

Карар итде язарга журнал айлык,
Голүмнең мәнбәгы, әфкярә байлык.

Бу журналның наме «Гасрелҗәдид»дер,
Япышканларга һәм хәблел-мәдиддер.

Берең укып, берең улың сәмиган,
Япышыңлар бихәблилләһ җәмиган.

Аллаһың хәбле дидекем иэтиляф,
Димәк, улыр иҗтинаб әз ихтиляф.

Ки сез, картлар, егетләр, дөхтәриләр,
Улың бу журнала һәп мөштәриләр.

Милләтә сәрмая һәм зур мал ирер,
Әүвәл уларак чыкан журнал ирер!

Һәр кимә үз дилилә тәфһим идәр,
Һәр лөзүмле шәйләри тәкъдим идәр.

Көйлеләр, карьялеләр дә карыйк,
Һәр кимә бәркъ ора нурый барикый;

Нитә көнәш тугъмасилә дәр бәһар,
Нурлана бу дөньяда һәр нә ки вар.

Эстәңез сезнең хәрир мәндилеңез, –
Иштә бу журнал ирер кандилеңез.

Журналың һәр кәгазе – миръатеңез;
Алдыңызда парлаян мишкятеңез.

Сезгә вафадар имеш талигъ фәләк:
Мондый зур нигъмәтләри тәкъдир кәрәк.

Шөкридәлем журналың булганына;
Хәмдитә былбыл да ай тулганына.
Мәүлямез әмсалени итсен гадид,
Та ки улсын бәхтияр гасры жәдид.

Каләмне забт идеб вирдем ниһаять;
Буныңла иҗтиза итдем кифаять.

Шигырь бабында юк бәндә мәһарәт,
Фәкать бу тугърыда кыйлдым җәсарәт...

Намем Габдулла – Алла бәндәсемен,
Җәмигы колларың шәрмәндәсемен.


Хәзерге әдәби телдә

                             * * *
Шулай итеп, бездә Камил әл-Мотыйгый
(Ул буйсынучан) Ходайның әмеренә буйсынып

Карар итте чыгарырга журнал айлык.
Гыйлем, фикер чишмәсе бит ул – байлык.

Бу журналның «Гасрелҗәдид»тер исеме,
Укыганнарга – тотынып бара торган җеп төсле.

Берегез укыгыз да, берегез тыңлагыз,
Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз.

Алла җебе дигәнем үзара якынаю, дуслашудыр,
Димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр.

Эш шулай икән, сез, картлар, егетләр,
Кызлар – барыгыз да бу журналга язылыгыз.

Милләткә мая булыр, зур байлык булыр,
Әүвәл буларак чыккан журнал ич бу!

Ул һәркемгә үз телендә төшендерер,
Һәртөрле кирәкле нәрсәләрне тәкъдим итәр.

Авылда да, салада да алып укучыларына –
Барысына да, яктыртып, нурлар бөрки,

Ничек яз башында елмаеп кояш чыкса, шуның кебек,
Дөньядагы һәр бар нәрсә дә нурлана.

Сез хыялланган ефәк яулык та –
Чынында шушы журнал, ул – сезнең шәмегез.

Журналның кәгазе – сезнең өчен көзге,
Алдыгызда яктыртылган чыраг ул.
Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая:
Мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә.

Шөкер итик журналның чыгуына;
Сандугач та бит тулган айны мактый.

Алла мондый журналларның арттырсын санын,
Әйдә, яңа гасыр бәхетле булсын!

Ниһаять, каләмемне туктаттым язудан,
Шуның белән чикләнергә рөхсәт сорыйм.

Шигырь язарга миндә осталык юк,
Тик әле кыюлык итеп кенә яздым.

Исемем Габдулла – Алла бәндәсемен,
Алланың барлык колларыннан иң оялчаны мин.




1905