Постта торып бүген таң аттырдым,
Чулпан йолдыз калыкты, нурланып.
Чулпан кызым шунда күз алдыма
Килеп басты, сузып кулларын.
Киткән чакта, кызым, нигә шулай
Күзләремә әрнеп карадың?
Сиздеңмени әткәң йөрәгенең
Синең янда өзелеп калганын?
Сиздеңмени синнән аерылуның
Үлем төсле ачы булганын?..
Сиздеңмени синнән аерылганга
Әткәң күңеле шулай тулганын?..
Тәрәзәдән озак карап бардым,
Шәүләң торды күзем алдында.
Син янгансың икән йолдыз төсле,
Нурың сибеп гомрем таңында.
Әниең белән кызым – сез икегез
Тормышымның нуры идегез.
Сокланырлык матур тормыш безгә
Бүләк иткән иде илебез.
Фашист керде басып җиребезгә,
Аркасына асып балтасын...
Ул яндыра, вата илебезне,
Ничек шуңар түзеп ятасың?..
Киттем, кызым, якты бәхтебезне
Бирмәс өчен фашист кулына;
Егылсам да алга егылырмын
Киртә булып дошман юлына.
Мин саклармын йөрәк каным белән
Илемне һәм сезне, аппагым!
Шатланырмын күреп һәр таң саен
Үз илемдә Чулпан калыкканын.
Мәңге сүнмәс минем каным белән
Җиргә туган якты Чулпаным;
Сиңа биреп йөрәк тибешемне,
Мин гүремдә тыныч йоклармын.
Ян, йолдызым, якты нурларыңда
Чагылдырып минем гомерне!..
Синең бәхтең өчен һич сызланмый
Каршы алам көлеп үлемне...
Хуш, аппагым, алсу таң атканда,
Нурлар сибеп Чулпан калыкканда,
Мин кайтырмын сиңа,
җиңү даным –
Автоматым булыр аркамда.
Без аталы-кызлы кавышырбыз,
Яшь аралаш көлеп, шатланып,
Һәм карарбыз илдә давылдан соң
Матурланып ал таң атканын.