Чигенү (Такташ)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Чигенү
Автор: Һади Такташ

Чигенү


Матурла син мине,
Теләсәң ничек итеп матурла,
Тик бер генә кабат сөйләсеннәр
Минем матурлыгым хакында...

Якла бүген мине,
Матурларга
Осталыгың булса, аяма,
Шагыйрь, бәлки, бүген беренче кат
Мәхәббәттә булган көрәшендә
Синең осталыкка таяна...

Тыңла,
Быел язын мин бер кызны сөйдем,
Ә беләсең,
(Мин шул бераз тиле икәнмен).
Гомеремдә, бәлки, беренче кат
Шундый каты итеп сөйгәнмен...

Бер хисемне аңар аямадым,
Үзем теләп бирдем барсын да.
Яшьлегемнең соңгы чәчәкләрен
Таптый яздым аяк астында...

Сөю —
Әгәр авыру өчен булса,
Ташла, парикмахер!
Сакалым да
Ярты юлда калсын кырылмый,
Төкерәм!
Бер кызына җирнең алмаштырмыйм,
Алмаштырмыйм, сыйнфым, — җырымны!.

Ах, Володя бәгърем,
Бик ялгыштың.
Бай мәхәббәт гомерең көймәсен
Ташка бәрдең,
Ничек күз яшь катыш
Әрнеп сиңа ачу килмәсен!..

Мәхәббәт ул үлем юлы түгел,
Аны тудыра яшәү ялкыны,
Киләчәккә безнең каныбыздан
Тормыш үтә аның аркылы...
Юк, Володя!
Сөю үлем түгел,
Ул тик бары
Җенеслекнең канда уйнавы,
Ул нәселнең канда хәрәкәте,
Канның омтылышы... дулавы!..

Гаилә дә уен өчен түгел,
Ир-хатынньң берсе-берсенә
Ярдәме өчен,
Җәмәгатькә бирү хезмәтләрен
Юлга кую өчен төзелә.

Көрәшләрдә көчле була торып,
Мәхәббәттә булган уенда
Җиңелү оят,
Сау бул, һәлакәтем,
Минем йөрәк давыл кулында...

— Айлы төннәреңне кайда гына уздырсаң да,
Озын чәчләреңне
Кем теләге белән генә туздырсаң да

Барыбер миңа, синең өчен
Үләр хәл юк матур булсаң да...

Ташла, парикмахер!
Матурланмыйм,
Матурлыгым минем җитәрлек,
Мин сәламәт, көчле,
Шул килеш тә
Бик күпләрне гашыйк итәрлек!


?