Хәзерге хәлемезә даир (Тукай)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Tatar Book Publishers This material is uploaded by Republic of Tatarstan State Unitary Enterprise «Tatar Book Publishers» in the framework of cooperation with Wikimedia Russia («Wikimedia RU» non-profit partnership) and Wikimedia Community of Tatar language User Group. Public Domain texts once printed by Tatarstan Publishers is being uploaded by the publisher's staff or third parties on the order of the publisher, or other participating volunteers.

English | русский | татарча | +/−

This work is in the public domain in Russia according to article 1281 of Book IV of the Civil Code of the Russian Federation No. 230-FZ of December 18, 2006, articles 5 and 6 of Law No. 231-FZ of the Russian Federation of December 18, 2006 (the Implementation Act for Book IV of the Civil Code of the Russian Federation).

Usually:[1]

  1. The author of the work didn't fight or work for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the work was published first before that date.
  2. The author of the work fought or worked for Soviet Union victory during the Great Patriotic War, and died before January 1, 1950 (more than 74 years ago), and the work was published first before that date.
  3. This work was originally published anonymously or under a pseudonym before January 1, 1943 and the name of the author did not become known during 50 years after publication.
  4. This work was originally published anonymously or under a pseudonym between January 1, 1943 and January 1, 1954 (more than 70 years ago), and the name of the author did not become known during 70 years after publication.

[1] If the author of this work was subjected to repression and rehabilitated posthumously, countdown of copyright protection began not from the death date, but from the rehabilitation date. If the work was first published posthumously, the copyright term is counted from the date of that first publication, unless the author was later rehabilitated, in which case it runs again from that later rehabilitation date.

Public domainPublic domainfalsefalse

Хәзерге хәлемезә даир
Автор: Габдулла Тукай

Хәзерге хәлемезә даир


Хәсәд, кинә илән тулган татарлык –
Төяб илтеб Мәкәрҗәдә сатарлык.

Мөхәррирләр өчен хөрмәтләре юк,
Бу динә зәррәчә хезмәтләре юк.

Каләм әһле каләмгә хөрмәте юк,
Болар гыйндендә кибрең хөрмәте чук.

Сүземә бакыңыз – юллар ачармын,
Үземә бакмаңыз – үзем начармын.

Җәһаләт таптамасын – яньчелермез,
Каләмгә каршы бармыйк – чәнчелермез.

Каләм сәед дорыр руе зәминә,
Сәзадер сурәтен «Нүн» дә яминә.

Мөхәррирләр сәбәб диндә сәбатә,
Ике дөнья җәхименнән нәҗатә.

Болардыр дине исламның гыймады,
Боларга итмәлиез игътимады.

Мөхәррирсез язылдымы бу Коръән,
Мөхәррирсез дөзелдеме бу Форкан?

Мөхәррирләр – ирер исламә кувәт,
Аларда мөҗтәмәгъ һиммәт, фөтүвәт.

Зәгыйфьләргә рәфикъ, сагъларга каид,
Болардыр – мөваззах җөмлә гакаид.

Болар кемдер – буны яхшы белик без,
Боларның кәсрәтен Хактан телик без.

Каләм гали, каләм сами каләмдер;
Ходаның каүледә җае къәссәмдер.

Каләм намле, каләм шанлы каләмдер,
Шифадыр дәрдә, сабуны әләмдер.


Хәзерге әдәби телдә


                   ХӘЗЕРГЕ ХӘЛЕБЕЗГӘ КАРАТА

Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык,
Төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык.

Язучыларга хөрмәтләре юк,
Бу дингә бөртек тә хезмәтләре юк.

Каләм иясенең каләмгә хөрмәте юк,
Болар каршында тәкәббернең хөрмәте күп.

Сүземә карагыз – юллар ачармын,
Үземә бакмагыз – үзем начармын.

Наданлык таптамасын – яньчелербез,
Каләмгә каршы бармыйк – чәнчелербез.

Каләм – хөкем йөртүче Җир йөзендә,
Аның белән ант ителгән «Нүн» сүрәсендә.

Язучылар – диндә ныклыкка сәбәп,
Ике дөнья тәмугыннан котылуга чара.

Болар бит – исламга терәк,
Безгә боларга таянырга кирәк.

Язучысыз язылдымы бу Коръән,
Язучысыз төзелдеме бу Форкан?

Язучылар – исламга көч-куәт,
Аларда юмартлык, омтылыш, ялкынлы дәрт.

Көчсезләргә иптәш, көчлеләргә җитәкче,
Болар – бөтен ислам инануларын ачыктан-ачык күрсәтүче.

Боларның кемлеген яхшы белик без,
Боларның артуын Ходайдан телик без.

Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле;
Ходайның телендә ант урынында ул.

Каләм – данлы, каләм – шанлы; каләм ул –
Чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр.


1905