Урман (Такташ)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Урман
Автор: Һади Такташ

Урман


(Рабфакны бетереп ВУЗда укучы
бер студентның истәлегеннән)

... Мин партизан анда кайтырмын.
Урман.
Анда давыл симфониясе,
Анда үзенә башка тавышлар,
Анда кыргый кошлар,
Ач бүреләр җырлый,
Анда шаулый күлләр, камышлар...
Урман.
Бер агачтан күчеп бер агачка,
Азык эзләп очкан сандугач
Адашкандыр, бәлки,
Ул урманда,
Мескен,
Кайда кунар инде, төн булгач...
Урман.
Яфраклы төн.
Урман —
Зәңгәр төтен.
Яздыр әле анда
Һаман да...
Бүген, бәлкем, энем Әхмүш шуннан
Волсоветка табан үткәндер;
Арык бүре камышлардан чыгып,
Туктап торгандыр да
Киткәндер...
Әхмүш агай. бәлки, төн йокламый
Качып кына юкә кискәндер...

Урман.
Читләрендә аның әнкәй арыш урган,
Ләкин башкаларга...
Мескен...
Үзе ачтан үлгән соңыннан.
Миннән хәзер ерак булган,
Минем көтү көтеп йөргән урман!
Сәлам сиңа сөйгән улыңнан!
Синең бөтен җирең минем хәтердә;
Сагынсам да сине,
Яратсам да сине,
Кайта алмыйм әле хәзергә.
Көтүләрдә хәзер кем кәҗәсе
Алдан чабып йөри торгандыр;
Мин партизан булып киткәч, яланыңда
Кемнәр көтү кәгеп йөргәндер...
Мин, юкәләр юнып, җырлый-җырлый
Чабаталар үргән урында,
Кем ул җырлый-җырлый көннәр буе,
Ак юкәләр сырып кулында,
Утыра торгандыр ул шунда.
Урман!
Сагынсам да синдә тиз булмам.
Юлларымның башы синдә, урман!
Яшьлек көнем синдә узган!
Синең яланыңда
Әткәй китте аклар кулыннан.

Урман!
Мин партизан сиңа кайтырмын!
Кайтырмын бер килер көннәргә;
Тик көтүче булып түгел,
Ә инженер булып эшләргә!


?