Урамда (Такташ)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Урамда
Автор: Һади Такташ

Урамда


I

Ишек шакыйм. Тыңлыйм, бер тавыш юк.
Тагын шакыйм, тагын... Тагын да...
Төн уртасы; шундый, шундый шомлы;
Берәү дә юк тирә-ягымда...
Куркам, әнкәй! Куркам, ач ишегең!
Мин бит бала сезгә! Курыкмагыз!
Җаным туңа минем төн салкыннан,
Җилләр, каһәр төшкән җилләр, туктагыз!

II

Ишек шакыйм. Тыңлыйм, бер тавыш юк.
Тагын шакыйм, әллә шашаммы?!
— Әнкәй! Ник ачмыйсың?!
Әнкәй!
Ник дәшмисең?!
Ник ачмыйсың да ник кертмисең
Төн салкыннан туңган балаңны!
Олактырып мине чит илләрдә,
Ялгызымны ташлап киттегез.
Мин каргамыйм сезне, барсын кичәм,
Тик, әнкәем-бәгърем, тагын кире
Кумагыз сез, мине кертегез!
Тәрәзәне ватып өйгә керәм,

Нәрсә күрәм? Әллә шашаммы?!
Берәү дә юк...
Ә мин үз илемнән
Эзләп кайттым атам, анамны.

III

Мин тик йөрим хәзер урамнарда,
Әнием үлгән... Юлчы! Иштәмсең?!
Минем өзлеп сөйгән әнием үлгән;
Тәкъдир шулай, дустым! Нишләрсең?!
Каһәр төшкән юлчы! Синең йөздә
Ниндидер бер яшрен сер күрәм,
Син түгелме әнкәемне үтерүче?!
Ах! Юк, кичер! Әйт, тик төн белән —
Шул сахрадан үткән чакта,
Канга баткан, качып ашгып барган берәүне
Очраттыңмы, әйе, очраттыңмы?..

IV

Мин тик йөрим хәзер урамнарда,
Угры диеп, этләр, өрмәгез!
Мин гакыллы бала, узгынчылар, узгынчылар,
Шашкан бала бу дип белмәгез!
Минем әнием матур иде, үз кул көче
Белән эшләп гомер итүче;
Әткәем дә, бәлкем, беләсездер —
Гыйльман бабай — карт бер көтүче.
Ә хәзердә алар юк бит инде...
Мин тик йөрим хәзер урамнарда,
Кышкы төндә, салкын буранда,
Җаным туңа, дер-дер калтырыйм мин,
Өем юк шул минем кунарга.


?