(Гетедән)
Мин төш күрдем.
Гүя мин бер зур шаһ имеш,
Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахак имеш;
Сине сөеп, шигырь сөйләп, шагыйрь булып
Йөрүләрем бөтенләй үк нахак имеш.
Таҗлы башым хозурында иям имеш,
«Җанашым, мин сине сөям»,— диям имеш;
Нәрсә генә әйтер инде сөйгәнем дип,
Эчемнән бик янам имеш, көям имеш.
Әтрафымны чолгап алган гаскәрләр дә
Гөл йөзеңә күзләрене теккән бар да;
Минем өчен синнән шәфкать булырмы дип,
Бөтен гаскәр тын да алмый интизарда...
Төш шул төшкә җиткәч, шагыйрь уянды да,
«Явыз язмыш!» — диеп азрак уйланды да,
Уйларга да өлгермәде, мискин гашыйк,
Кайнар яшькә ике күзе чыланды да!
Бераздан соң килде аңар шатлык янә:
Егъласам мин, егъладым, ди, шашып кына;
Мәхәббәтем һаман иске мәхәббәт ич,
Югалтсам мин, югалттым, ди, шаһлык кына.