Һәр заман кем насры берлән фәтхе килсә алланың, Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның. Син күрерсең тугъры юл тапканны күп төркем халык, Хәмд-ү-тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык. Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб ходай, Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыйл, тәүваб ходай!