Тынычлыкны саклап, корыч тубым,
Чикне сүзсез озак күзәттең.
Вакыт җитте, сиңа сүз бирелде,
Әйт нәфрәтен бөек йөрәкнең.
Мисез Гитлер белми башка телне,
Кан һәм сөрем – теле төбендә.
Сөйләшергә калды аның белән
Хәзер бары туплар телендә.
Хәтфә кырлар,
сезнең өстегездән
Без үтәбез чабып, ашкынып,
Яудырырга фашист яуларына
Тубыбыздан ядрә ташкынын.
Бу ядрәдә канлы фашизмга
Үч-нәфрәте совет халкының,
Гитлер койган кан һәм күз яшьләрен
Чагылдыра алсу ялкыны.
Бу ядрәгә кушып койган эшче
Йөрәгенең тирән ачуын.
Шул ачуга тончык, явыз Гитлер,
Җиткән инде синең шашуың!..
Тубым күзен сиңа туры төбәп
Атам, әйдә, ояң көл булсын!
Танкларыңның явы тар-мар килсен,
Балчык белән гәүдәң күмелсен!
Син агызган каннар, кискән тәннәр,
Сабыйларның ачы яшьләре –
Барысы өчен шушы ядрә булсын,
Үч кылычының мәгърур яшьнәве.
Хаклык сүзе булып, фашист күген
Ярып үтсен ядрәм, ялтырап.
Батарея хәзер, прицел шул ук,
Бир команда, иптәш лейтенант!
Ялкын телең белән әйт Гитлерга
Хөкемеңне, тубым, үкереп,
Хәшәрәтнең битенә, бу – халыктан
Булсын соңгы утлы төкерек.
Яшен булып яшьнәр минем ядрәм,
Болыт булып каплар төтене;
Шул төтендә эреп күккә очар
Теткәләнгән фашист көтүе!