Телебезнең үсү тарихыннан

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Телебезнең үсү тарихыннан
Автор: Җамал Вәлиди
НӘШЕР.: 1928. ЧЫГАНАК: Безнең юл журналы, 1928  

Телебезнең үсү тарихыннан


(оригинал орфографиясе)

Моннан 20 еллар элек татар телендә вакытлы мәтбугат чыга башлау белән үк бездә төреклек-татарлык мәсьәләсе баш күтәрде.

Татар телендә гәзитәләр, журналлар чыга башлау дигән сүз, әлбәттә, гамәлдә татарлыкны тану дигән сүз иде. Ләкин гамәлдә тану белән нәзариядә яки нигездә тану арасында аерма бар икән шул. Моңа безнең тарихыбызда байтак мисалләр табарга мөмкин. «چ, پ» кебек хәрефләрне гарәп хәреләре белән бергә үк диярлек кабул иткән идек. Алар белән һәр кем яза иде, «پچاق»ны «بجاق» дип язмый иде. Ләкин шулай булса да «ысуле җәдит» башланганга кадәр бу хәрефләр әлифбага кертелмәде. Ягъни алар бездә билитсез, «нилигальни» рәвештә генә яшәп килгәннәр.

1905 нче елдан соң бездә чыга башлаган гәзит, журналларның теле татарча булса да, хәзерге шикелле татарча түгел, алар яки төркечәгә тартым, яки эшләнмәгән татарча иде (боларның арасында бик аз каләмнәрне генә истисна итеп алырга кирәк).

Без ривәлүтсия артыннан гөмбә шикелле тишелеп чыккан, ләкин күбесе озак яшәми берәм-берәм майданнан югалган гәзит вә журналлар арасында Үктәбер ривәлүтсиясеенә кадәр дәвам иткән һәм ике ривәлүтсия арасындагы папульяр ике гәзит булган «Вакыт» белән «Йолдыз»ны гына алыйк.

Бу ике ургын бер-берсеннән эчке яклары белән бик нык аерылган кебек, тел ягыннан да бик нык аерылалар иде. Фикер һәм мәсләк ягыннан булган аерма мәдәнияттә югары торган халыкларның мәтбугатында да булган табигый бер хәл. Әмма бу ике гәзитнең телләрендә булган характирлы аерма, безнең телнең яңа эшләнү дәверендә булуыннан, аның әле үзенә бер билгеле эз алып җитә алмавыннан килгән бер күренеш иде.

Ул вакытны мәтбугат дөньябызда хаким булган бу ике ургынның теле арасындагы аерманы сызып күрсәтү монда урынсыз булмас. «Вакыт»ның һәм аның иптәше «Шура»ның телендә төрекчелек тиндинсиясе бик ачык күрсәтеп тора. Ул татар телен эшләнүгә, аннан яңа тәгъбирләр ясауга һәм татар теленең булган байлыгыннан файдалануга бер дә әһәмият бирмичә, бу турыда төрекчәдәге ясалып эше беткән фурмылардан, тәгъбирләрдән киң рәвештә файдалана. Имласында да төрекләр юлын тота иде («ئۈچن»не «ايچون» язу кебек). «Йолдыз»ның телендә без башта ук төрекчелек тиндинсиясеннән азатлыкны күрәбез. Баш мөхәррире татар теленең хезмәтчеләреннән һәм идиялугларыннан булган бу гәзитә, безнең ул замандагы гәзитләр арасында тел ягыннан бөтенләй бер аерым урын тота иде. Ул башта ук яхшы ук эшләнгән үзенә махсус бер тел һәм эслүп белән бер билгеле имла белән һәм татар теленең үзенә каратып эшләнгән, шул вакытка караганда яңа бер имла белән чыкты.

Ләкин моңа карап «Йолдыз»ның телен хәзерге тел дип уйларга ярамый, ул хәзерге тел түгел генә түгел, - ул алда әйткәнчә соңгы ривәлүтсия алдында эшләнеп килә торган телдән дә шактый аерымлы. Гарәпч, фарсыча сүзләрне истигъмал кылу ягыннан «Йолдыз» «Вакыт»тан күп артта тормагандыр, ләкин монда дикъкать итәргә тиешле нокта шул: «Йолдыз» гарәп-фарсыны төркечәгә түгел, ләкин татар теленә катыштыра, ягъни «Йолдыз»ның шактый куе рәвештә гарәп-фарсы чигеше белән чигелгән теленең җирлеге нык татарча.

«Вакыт» белән «Йолдыз»ның теле арасындагы бу төп аерманы без бик ачык хәлендә аларның башындагы дәверендә күрәбез. Монда бу ике гәзитә көндәлек булмыйча, атнага 2-3 тапкыр гына чыгалар, шуның өчен гәзитәләренең мөһимерәк өлешен баш мөхәррирләр үзләре язып тутыралар, читтән килгән язуларны да бик нык үзләтерәләр иде. Ягъни бу вакытта «Йолдыз»да Һади Максуди теле, «Вакыт»та булса Риза Казый һәм Фатыйх Кәрими теле хөкем сөрә иде.

Соңыннан гәзитләр көндәлеккә әйләнеп, анда читтән күп каләмнәрнең катышуы һәм аларның эчләренә дә акырынлап яшь язучыларның керүе һәм заман узу белән татарчылыкка булган агымның көчәюе нисбәтендә бу ике гәзитнең теле арасында булган бу характирлы аерма да элекке куәтен киметә. Алар торган саен гомуми типкә якынлаша, ләкин шуңа карамастан, аерма төп-төбендә аларның соңгы көннәренә кадәр саклана.

Инде бу ике ургынның тел мәсьәләсендә булган каршылыкларына, ягъни мәсьәләнең назари ягына тукталыйк. Бу турыда бер фикер алу өчен гәзитәләрнең башларына бер күз салыйк. «Вакыт»ның башында «төрекчә гәзитә»дер, дип «Йолдыз»ныкына «җәридәи төркиядер» дип куелган. Зур бер нәрсәгә характиристика бирү өчен кай вакытта кечкенә нәрсә җитә. Монда да югарыдагы ике пар сүздән бик күп мәгънә чыгарырга мөмкин.

«Вакыт» гәзите «төрекчә гәзитә» булса да, күп яктан «Йолдыз»га караганда пырастуй, ачык яза. Иң мөһиме ул сүз бизәкләргә, шул заман тәгъбиренчә әйтсәк «тәснәгать ләфзыя»гә артык бирелми, фикерен бормаларга, матур сүзләр эченә төрендерүгә, тәкәллефле, рөмезле гыйбарәләр эчендә яшерергә яратмый. Төркечәгә тартым яза, ләкин шуңа карамастан, аның телен икенче яктан һич бер пырастуй димичә мөмкин түгел. Әмма «Йолдыз» баяда әйтелгәнчә, төп татарча булган җирлеген бик артык ялтыраывклы гарәп - бизәге белән бизәргә ярата. Шуның өчен ул «татарча гәзитә» дип куймый да, куймый, әле «төрекчә гәзитә»не дә пырастуйсына. Булгач, булгач «җәридәи төркия» булсын. Менә шуның өчен төп-төбендә «Йолдыз»ныңмы яки «Вакыт»ныңмы теле җиңелерәк, садәрәк иде дигән сүзләргә ике яклабырак җавап бирергә туры килә.

Аннан соң монда икенче маминт та бар: «Йолдыз» бәлки «җәридә»не «гәзитә» белән алмаштырырга риза булыр иде һәм ул һич бер, һич бер «төркечә» булырга риза булмас иде. Нигә? Ул «татарча» ягында дисезме? Юк, Алла сакласын! Соң, арада нинди васита бар? Әйе, ул заман кешеләренең аңында болар арасында үзендә күрә бер васита бар, ул да булса «төрки» иде. Төрекчә бар, төрки бар, болар бер-берсенә башка нәрсәләр.

«Төрекчә» дигәне госманлыча дигән сүз. Әмма «төрки» дигәне гомумән төрек теленчә. Димәк ки моңа караганда татарча язган бер китап төрекчә булмый, бәлки «төрки» була. Төрки ул гарәпчә һәм фарсычага каршы куелып йөртелә торган кылассик бер тәгъбир. Моның хәтта ахырында гарәпчә «ياى نىسبەت» булган «ى» бездә бөтенләй татарлашып, «ىٰ»гә әйләндерелеп «төрке» рәвештә әйтелә һәм моның төп мәгънәсе дә югалып, аның ахырына «чә» арттырп «төркечә» дип йөртелә иде.[1]

Инде تلچە(?) төркилек, татарлык мәсьәләсен тиюриячә хәл кылуга килсәк, «Вакыт» төркичелеге, «Йолдыз» татарчылыгы, куәтле иде дияргә туры килә. «Вакыт» тел мәсьәләсе белән шөгыльләнергә бик ярамый, ләкин шулай да тел һәм тел һәм имла мәсьәләсендә аның төркичелек нигезендә торганлыгы берәүгә дә яшерен түгел иде. Вакытын ачык күрсәтә алмыйм, чыга башлаган елларында булырга кирәк, бу гәзитәнең идарәдән биргән бер җавабында без «Вакытның хәзерге теле мөвәкъкатьтер» дигән бер җөмлә укыйбыз. Моның мәгънәсе «болай төрекчә тартым татарча язу вакытлы булып, соңыннан бөтенләй төрекчәгә күчеләчәк» димәк булганлык ул чагында берәүгә дә караңгы түгел иде. Әмма «Йолдыз» үзенең телен һич яшермичә «Казан төркие» булганлыгы һәм шулай булырга тиешлеген әйтә, шул турыда «Тәрҗеман» мөхәррире белән сүз көрәштерә иде. Бу ике ургынның тел мәсьәләсендәге характиристикасы ягыннан да, үзенең башымнан үткән түбәндәге характирлы бер вакыйгаларны әйтмичә уза алмыйм.

Моннан алын торган бер файда шул: 905 нче елдан соң бездә төрекчелек, татарчылык агымы булган, ләкин шуның белән бергә төрекчелеккә каршы агым булган татарчылыкны да үзенең үсештәге соңгы дәрәҗәсе хәлендә генә күз алдында китермәскә кирәк. Татарлыкның кансирватырлык та төрекчелектән бер дә ким булмаган бер дәрәҗәсе дә бар, төрекчелек белән татарчылык арасындарак торган төркечелек бар.

Монда Каюм Насыйрины да искә төшереп китү урынсыз булмас. Каюм Насыйри «татар» исеменнән качмый иде,ләкин аның теле татарча булудан бигерәк «төрки» иде. Каюмның теле хәзерге телдән шактый күп архаийзымнары белән аерыла: мәсәлән, ул «торучы»ны «торгучы» дип, «чыгу»ны «чыку» дип, «тартыйк»ны «тартаек» дип яза (болар бер дә төрекчелек түгел, бәлки төркечелек).

Татар теленең соңгы калыбына чынлап керүе 1910 нчы еллар тирәсендә була. «Вакыт»ның төрекчелегенә, «Йолдыз»ның төркечелеккә каршы чын татарчылык баш күтәрә. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимыф кебек яшь әдипләр татарның сөйләшү телен әдәби калыпка салалар. Бу өч әдипнең язу рәвешләре, эслүпләре арасында зур аерма булуга карамыйча, болар барысы да яңа татар теле нигезендә эшлиләр. Бу татарчылык агымы назариядә төрекче булган «Вакыт», «Шура»ларны да ирексезләп үзенә ияртеп алып китә.

Шуның белән бергә бу яңа телдә төрекчелекнең әсәре дә калмаган дип уйларга булмый. Госманлы тәэсире бик нык калды, ләкин бу татар теле фуны өстендә калды һәм бу госманлылык төп госманлы төрекчәсенә булган сүзләр һәм гыраматик фурмалардан бигерәк. Гарәпчә сүзләре госманлыда алынган рәвештә йөртелә, бу яктан караганда бу «чеп-чи» татарча телне без Каюм Насыйри теленә караганда төркечәрәк итеп табабыз. Чөнки мәсәлән, монда тәмам гыражданлык алган - әһәмият, әдәбият, сәясәт, мәгариф, милләт кебек сүзләр Каюмдә юк, ул аларны үзенең сүзлегенә («Ләһҗәи татарига») дә кертми.

Шуның өчен гарәпчә сүзләр безгә һәммәсе борынгы заманнан мирас булып калган, дип уйларга ярамый. Күренә ки алай түгел. Без 1905 нче ел ривәлүтсиясеннән соң әле телебезгә бик күп гарәпчә сүзләр кабул иткәнбез. Ул сүзләр Каюм Насыйрида юк, әмма безнең соңгы олы ривәлүтсиядән соң булган телебездә дә йөриләр, ягъни без бер яктан Каюмдә булган бик күп гарәпчә сүзләрне ташлаган булсак, икенче яктан Каюмдә булмаган бик күп гарәпчә сүзләрне аннан соң да алганбыз.

Бу яңа телнең кайбер хосусыяте итеп анда булган «урыслашу»ны яки «яурупалашу»ны, бигерәк тә дөресе «урысча аркылы яурупалашу»ны, алырга кирәк. Урыслашу дигәч тә, урыс сүзләрен күп йөртелү дигән сүз түгел. Мондагы урыслашу үзенә бер төрлерәк. Шуның өчен мин аны «тырнаклар» эченә алдым. Мәсьәлә моннан гыйбарәт: без яңа мәдәният талаплары буенча кабул ителгән бик күп чит сүзләрне башта (төрекчеләр дәверендә) төректәге рәвештә йөртә идек. Мәсәлән: Ингелтерә, Һуланда яки Фламанк, Кафказ, Асия, Яурупа, Пурткиз, командан, кыйрал, сусиялист яңа татарчада инде без боларны Ангелия, Галландия, Кафказ, Азия, Яурупа, Пуртугалия, камандир, каруль, сатсиялис рәвешендә урыслардагыча йөртә башладык.

Шулай итеп безнең яңа телгә гарәп сүзләре төрекләр аркылы, аларда йөртелгәнчә керсә, Яурупа сүзләре бигерәк урыста йөртелгәнчә кереп китте. Мондагы урыслашуны мин бары шулай аңлыйм.


Мин монда телебезнең Үктәбердән соңгы булган иң соңгы, хәзерге хәленә туктамыйм. Ләкин дәверләр арасында һич бер өзеклек булмаганлыгыннан, хәзерге телебезне тикшергәндә без югарыда әйтелеп үткән прассыйсларның эзләрен күрәчәкбез, хәзерге телебездә дә шул югарыдыгы төрле агымнардан килеп кушылган илиминтларны азмы-күпме сакланган хәлдә табачакбыз.

Ләкин телебезнең үсү тарихына, андагы аерым буыннарга (?) карасак, без шул хәлне күрәбез: татар теле торган саен архайиземнән арчыла, торган саен ул ниялагизем белән яңара, яшәрә: арганизымдагы иске хөҗәйрәләр төшеп, аның урынына асттан яңалар үсеп чыккан кебек, монда да һич туктаусыз бер яңару бара.

Ләкин бу, бер үсеп җиткән арганизымда булган хөҗәйрә алмаштыру гына түгел, безнең телебез әле үсеп килә торган яшь тел, шуның өчен анда хөҗәйрәләр алмашынып, искеләре урынына яңалары килеп кенә тормый, бәлки искеләре өстендә яңалары өстәлеп бара. Үсә торган арганизым үзенең каршысында торган тармаклары тереклек функсияләрен үтәрдәй рәвештә камилләнеп, нечкәреп торган кебек, яңа, яшь тел дә каршысында торган катлаулы мәдәни ихтыяҗларга җавап бирерлек рәвештә тармакланып, киңәеп һәм нечкәреп бара.

Баланың үсүендә без, бер яктан, торган саен зурырак нәитҗәләргә ирешү күрсәк, икенче яктан үсү тимпының торган саен акырынлануын күрәбез, шуның шикелле телебезнең үсү тарихындан аңардан яңа уңышларга ирешү белән бергә, бу үсүнең тимпе торган саен акырынланырга, ягъни анда ыстабилизатсиягә таба якынлашу тиндинсиясе булырга тиеш.

Телебезнең ривәлүтсия яшьнәүләре һәм күкерәүләре эчендә килеп чыккан көчле явым астында котырып үсү дәвере тиздән артта калырга, аның чәчәк ату дәвере якынлашырга тиеш. Аның астында моның өчен дым җитәрлек.

Җамал Вәлиди.

  1. Бу урыс әдәбиятында госманлыча хакында турецкий әмма гомумән төрек телләре хакында тюркский дип йөртүләренә охшый, ләкин болай аеру соңгы заман төрекчәләре тарафыннан ташланып, боларның һәр икесе турецкий йөртелә. Җ.В.