Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма,
Утлы кызыл гөлләр тотып кулларына,
Гөлләреңне ыргытып бер елмайдың да
Ник яшерендең, төренеп таң нурларына?
Мин бара идем ялгыз гына урман буйлап,
Ат өстендә тирән серле уйлар уйлап,
Тиргә баткан туры атымның ефәк ялын
Туздырып, тагын үреп, уйнап-уйнап.
Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма,
Тамуг гөлен тотып нечкә кулларыңа?
Күз аттың да күзләремә, ник ыргыттың
Уйнап-уйнап мине тамуг утларына?
Шәүкәт белән таң нурлары арасыннан,
Бәхет эзләп, илдән илгә барган чакта,
Таң кызы, Гөл, ник чыктың да юлларыма,
Бәхет гөлен тотып нечкә кулларыңа,
Маңгаемнан үбеп мине, ник югалдың,
Тагын кире төренеп таң нурларына?
Хәнҗәремне кулыма алып әкрен генә,
Таң алдында карурманнан яшрен генә
Яу өстенә барган чакта кинәт кенә,
Таң кызы, Гөл, ник чыктың да юлларыма,
Кискен хәнҗәр тотып нечкә кулларыңа,
Чәнчеп бәгърем уртасына хәнҗәреңне,
Ник югалдың, төренеп таң нурларына?
Таң да атты. Ай да батты. Мин кузгалмыйм:
Таң сахирәсен ат өстендә туктап көтәм,
Тагын килер, сөяр диеп — алыр диеп
Хәнҗәрен ул канга баткан күкрәгемнән...
Фәйрүзәм!
Мин адаштым, табалмыйм юл...
Үткәннәр... Үткәннәргә күмелгән ул...
Ефәк үргән чәчләремне туздырам да,
Шашып төннәр буе йөрим мин урамда.
— Очраганнар! Әйтегезче, сөйләгезче,
Кайда ул җир — гел түгелгән серле сахра?..
Тукта! Кем ул минем янда тузылып яткан!
Елан кебек толымнары сузылып яткан.
Нинди ят кыз оялмыйча күкрәгемә
Зәмһәрирдәй суык, салкын кулын аткан?
Кем ул?.. Аһ! Мин шашам...
Ул... Ул бер төн кызы;
Исме аның — Галия, ул бер җен кызы.
Ничек кергән дә ул минем ятагыма,
Ничек мин соң тиңсез башым оялмыйча
Игәнмен бер пәри кызы аягына?..
Җилләр килеп тәрәзәмне кагалар да:
«Ник хыянәт иттең, диләр, син аңарга?»
Ыжгырышып алар, берен берсе куып,
Тагын бик тиз югалалар далаларга.
Таң сызылгач, җилләр белән бер күләгә,
Төренеп ал гөлләргә ул килә дә,
Күргәзеп ак мәрмәрдәй кулы белән
Тыныч кына йоклап яткан Галиягә:
— Оныттың!— ди.
Үзе җиләс җилләр белән,
Җитез генә җилфердәтеп канатларын,
Очып китә:
— «Мин идем бит, мин идем,— дип,—
Кайчандыр, егет, синең яратканың.
Хәтерлимсең, бәхтең эзләп барган чакта
Мәхәббәт сахрасыннан үткән идең;
Сәхраның сакчысы мин — Фәйрүзәне,
Антлар биреп, уң битеннән үпкән идең,
Үпкән идең...
Хәтерлимсең, сөйгән идең?!
Кайтырмын,— дип, киткән идең,
А... Киткән идең...»
Китте дә тагы кире килмәде ул;
Тәрәзәмнән кулым суздым —
Бирмәде кул.
II
Тарат, сеңлем, озын чәчләреңне!
Алар тузлып төшсен алдыңа,
Шулай килешә сиңа. Су кызыдай
Кил дә хәзер минем алдыма,
Төпсез күзләреңне айга тегәп
Утыр; күлдә — шәүләң уйнасын,
Узган-барган кешеләр туктап карап,
«Су кызы» дип сине уйласын!
Аһ, Әминәм! Булмадың ник бер су кызы,
Иркенлектә уйнап йөрүче?
Ник булмадым мин бер урман углы,
Синең дустың — яшь бер көтүче?
Кыймас иде безгә мәкер күзләр
Болай шөбһә белән карарга.
III
Һейне җан сөйгәне Матильданың
һаман шулай чәчен тараткан;
Син белмисең, аһ, ул Матильданы
Ничек өзлеп сөйгән, яраткан!
Үлгән чакта Һейне, Матильдасы
Төпсез күзе белән һаман да
Карап торган; үлгәч, яшрен генә
Чыгып киткән шунда яланга.
Бик күп еллар үткән, шул яланда
Ялгыз гына гомер уздырган,
Өзлеп сагынганда һенрихын, ул
Толымнарын һаман туздырган...
Матильда — Һейненең сөйгән кызы. (автор искәрмәсе.)