Татар-башкорт шуралар җөмһүрияте

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search

җыючы: Газыйм Касыймов

Җөмһүриятнең тарихы (Галимҗан Ибраһимов мәкаләсе) - Игълан кылынуы - Җөмһүриятнең үчридитилни эсъизден җыю камисиясен төзү - Беренче киңәш - Икенче киңәш - Икенче киңәш мәҗлесендә даклатлар - Киңәш мәҗлесенең карарлары - Җөмһүриятнең үчридитилни эсьизден җыю камисиясе - Камисиянең карарлары - Үчридитилни эсьиздгә вәкилләр йибәрү әсаслары - Һәр вилаятьтән барачак вәкилләрнең саны - Үчридитилни эсьизднең вакыты, урыны - Җөмһүрияттәге халыкларның саны һәм бер берсенә нисбәтләре - Татар-башкорт шуралар җөмһүриятенең тәкъриби хәритасы.

Бер ике сүз[edit]

1 - Көрәшнең зуры Мәскәүдә беренче корылтайда (Бөтенрусия мөселманнарының беренче эсьиздында) башланды һәм шунда алдагы куәтле агымнарның беренче дулкыннары ..теләр.

Мәсьәлә - фидирализемме, унитариземме мәсьәләсе, икенче төрле әйткәндә, Алтайдан Балтыйкка, Карадиңгездән Сахалингәчә җәелеп, мәдәни мәртәбәләре, гореф-гадәтләре, яшәгән йирләре бер берсене генә ут белән су дәрәҗәсендә башка булган әлләни чаклы милләтләрне эченә алмыш, дөнья кадәрле зур ... Русияне бер мәркәзгә баглап, ялгыз бер хөкүмәт, бер парламинт кулына тапшырып, куяргамы, яки табигый-җәгърафи яклары илә аерым булган өлкәләрнең, бер өлкәдә күпчелек булып утырган милләтләрнең һәр беренең үз эшен үзенә тапшырыргамы мәсьәләсе иде.

Бу көрәштә Кырыйм, Кафказ, Төркестан, Казакстан вәкилләре фидириатсияне яклады, эчке Русиядән килгән татар сатсиялист-ривалүтсиянирлары һәм алар белән бергә барган татар эшче вә авыл вәкиләре дә халыкларның үз эшләрендә үзләре хуҗа булуына манигъ булган унитаризымга каршы сугыш ачтылар.

Унитаризымны үткәрү юлында татар уңнарының корган барлык интеригәләре, халыкка зур хокук бирү ягында булды - олуг бер күпчелек илә фидиратсия фикере кабул кылынды.

Буның белән Русия мөселманнары халыкларның чын азатлыгын нәрсәгә нигезләнүе мәсьәләсендә тугры юл тота алганлыкларын күрсәттеләр һәм ривалүтсия куәте илә җимерелгән иске, тар, уңгайсыз йорт урнына яңа иркен биналарның ничек салуы хакында төп фикерләрен билгеләгән булдылар.

Мәсьәләнең икенче баскычы шул төп фикерне нигез итеп, тәфсилле пылан ясый башлауда, - булачак йортта татар-башкорт халкы аермарак бер бүлек ясаргамы-юкмы, бу эш мөмкинме түгелме ноктасында иде.

2 - Фидирализемдән табигый рәвештә килеп чыккан бу мәсьәлә хакында "татар учагы" исеме илә оешкан укучы яшьләребезнең бер фикре, бу лаихәсе барлыгы шул вакытта ук мәгълүм иде. Катгый сурәткә кереп бетмәгәнгә алар бу лаихәләрен гомуми мәйданга чыгармадылар, үз ара иптәшләр даирәсен генә таныштыру белән тукталып, фикерне гамәлгә кую хакында көрәш башламаганнар.

Учакның төп фикере - Җәнүп Урал һәм Урта Идел буенда, хәзерге вилаятьләрнең чикләрен үзгәртеп, татар-башкорт халкы күпчелек булган б? өлкәләргә мохтарият алуның мөмкинлегеннән гыйбарәт иде.

Шул беренче корылтайда ук башкорт халкы вәкилләре (башларында Зәки Вәлиди улдыгы хәлдә) Кырым, Кафказ, Казакстан, Төркестан илә берлектә "Башкортстан" мәсьәләсен кузгатырга теләсәләр дә, унитарист татар мөртәтләре, "милли" кадитлар, үзләре җыйган корылтайның карарларына буйсынмадылар. фидиратсиянең гамәлгә куелу ягын аңлаган һәр адымны мең интеригә илә басарга тырышкан кебек, башкортстанчыларны да үз идияләре хакында беренче сүзләрен әйтүдән мәхрүм иттеләр.

Шулай итеп, Урта Идел һәм Җәнүби Уралда аерым - бер өлкә булып булмау мәсьәләсе хакындагы фикер вә лаихәләрнең һәр икесе - учакчыларныкы да, башкортстанчыларныкы да фидиратсияне кабул кыйлган беренче корылтай мөнбәреннән дөньяга ишетә алмый калды.

3 - Ләкин, тәбигый уларак килеп чыккан бер нәрсәне вакытлыча ясарга, вакытлыча туктатырга мөмкин булса да, аны бөтенләй юк итәргә адәмнең куәте җитми.

Җәнүби Урал һәм Урта Идел буенда татар-башкорт халкы күпчелек булып яшәгән өлкәдә бер мохтарият төзү (хәзерге тел белән ыштат яки җөмһүрият) тудыру фикере дә сүнмәде, бөтенләй бетмәде: башкортлар, үз ара киңәшеп озакламый, Урынбурда Башкортстан вәкилләренең беренче корылтаен җыярга карар биреп таралдылар, учакчылар исә лаихәләренә катгый бер сурәт бирү өчен матириял җыюда, мәсьәләнең гыйльми ягын өйрәнүдә дәвам иттеләр.

Шул беренче корылтайдан башлап, фидиратсия тупраклы мохтарият мәсьәләсе юлындагы фикри, гамәли көрәш гомуми сурәт алды, көннән көн зурайды, тирәнәйде.,

Бу ике агымның беренчесен - унитаризем яклаучылар татар буржуазиясе, кадитлар, элекке таңчылар, уралчылар, мәркәз һәм урыннардагы "милли" шуралар башында кунаклаган барча уң гөрүһлар булып, фидиратсия, тупраклы мохтарият фикерен куәтләүчеләр эчке Русия, Сибирия мөселманнарының иҗтимагый-сәяси юлларында сул канатта торучы эшчеләр, ярлы авыл халкы оешмалары һәм барча татар сатсиялист ривалүтисиянирләре иде.

Башкорт халкы исә сыйныф, гөрүһ аермасына карамастан бөтенләе белән шул соңгы сафта торып көрәштеләр.

Барган саен сул кантаның көче арта - халык аның ягында чыга барды. Бөтен Русия мөселманы исеменнән сөйләргә теләгән, үзен шулай дип күрсәткән икенче Казан "корылтае", иген җыю вакытында булуы шуңа күрә ярлы халык сайлауга катнаша алмады, Төркестан, Сибирия, Казакстан, Кафказ вә Кырымнан һич бер адәм булмавы, эчке Русиядән килгән вәкилләрнең күбе "милли" шуралар тирәсендә җыелган бай муллалар, авыл кулаклары, мәхәллә байлары тарафыннан гына сайланып, уң канатны яклаучылардан булуы кебек сәбәпләреннән, беренче корылтайда каубл ителгән хатыннарга тигез хокук, ерьгә сатсиялизатсия шикелле бөек карарлар илә бергә фидиратсияне дә күмәргә, алар беткәч, ачык калган урынны тупраксыз мохтарият дигән бер әкият белән тутырырга көчәнеп маташса да, бу икенче "корылтайның" сүзләре шул Казан тиятры каршындагы "мирзалар сараеннан" читкә чыкмады, халык аны ишетергә дә теләмәде. бу "корылтай"ның Казан пылатфурмасы исеме илә танылган карарлары һәм кайда "татар буржуазиясенең юлы" дигән мәгънәдә кулланылып, халык үзненең бөтен җаны-күңеле белән йиргә сатсиялизатсия, фидиратсия, тупраклы мохтарият әмәленә багланды. ?ге уң гөрүһлар, бөтенләй хур булдылар, йөзтүбән киттеләр. Сәяси-иҗтимагый мәсьләләләрдә ачык булганга, уң гөрүһ өчен яңа бер байрак, яңа бер оя ләзем иде.

Алар буны тупраксыз мохтарияттә таптылар. "Без(?) сәяси, икътисадый мәсьәләгә катнашмыйбыз, без бу хакта битараф" дигән булып, шул кадитларга "милли" шуралар, шул куыкны бөтен көчләре илә өрергә, шул төтен тагын зурайтырга тотындылар. Ләкин анда да озак рәхәт чигә алмадылар, куәтле дулкын, "мөфти хәзрәт"нең канаты астында сыенган уң гөрүһнең духувни сабрания почмакларындагы җылы ояларына да барып керде, унитаристларыбыз анда качып та котыла алмады - мииләт мәҗлесе ачылуга алар алдын тагы шул гөнаһшомлыгы фидиратсия, тупраклы мохтарият мәсьәләсе үзненең бөтен куруыныч сурәте белән килеп басты.

Бу- алар өчен чыннан да бер трагидия, чыннан да язмышның авыр бер каһәре иде.

4 - никадәрлегенә тыпырчынмаслар нинди генә интеригәләр кормасыннанар куәтле дулкын аларны бүген төшерде, Мәскәү, Казан корылтайларында, вилаять җыелышларында мәтбугат битләрендә бөтен көчләре илә фидиратсиягә, тупраклы мохтарияткә каршы сугышкан шул уң гөрүһ, шул "милли" кадитлар, шул элекке таңчы, уралчы, хәзер "милли" шурачы мөртәт сатсиялистлар үзләре таптаган, бетрергә тырышкан фикерләр алдында эчтән элеккечә дәшми булсалар да, тыштан баш ияргә мәҗбүр булдылар, фидиратсия һәм тупраклы мохтарият хакында сул канат тупракчылар тарафыннан кертелгән тәклифләргә каршы кул күтәрә алмадылар. (урыны чыкканда әйтеп үтим, Мәскәү, Казан корылтайларында фидиратсия сатсиялизатсиянең иң явыз дошманы булып көрәшкән бу милли шурачылар үчридилкәдә дә үзләренең дикларатсияләрнең беренче маддәләреннән итеп (?), фидиратсия, йиргә сатсиялизатсияне алдылар). Уң гөруһ өчен бу - гадәттән тыш бер авыр җәза булды, ләкин алар өчен мәсләктә нык тору бөтен дөньяда ялгызың калсаң да, ышанган, чын дип белгән фикер өчен көрәшү ят бер нәрсә булып, алар җил кайдан куәтле исә, шуның уңгаена ятучы хәмилиюннар булганга, бунардан (?) тартынмадылар, эчтән әрнесәлә дә, тышта фидиралист, тупракчы булдылар, чөнки шулай итмәгәндә, алар бу актыккы җылы ояларыннан да тиздән себереп түгеләчәкләр иде.

Бу - минем коры сүзем түгел. Бу факыт. Артык мәсьүлиятле (?) бер маддә булганга, һәр кемгә мәгълүм бер вакыйганы хәтерләтеп үтәм.

Мииләт Мәҗлесе иртәгә ачыла дигәндә, Уфада Хәкимофлар йортында, "Милли парламинт" әгъзаларының бер киңәш җыелышы булды. Бу җыелышны теге аяк баскан йиренең нык түгеллеген сизенеп калтыранып торган уң гөрүһ бер аз аңлашу өчен ясаган иде.

Шунда, уңнарның берсе (Гомәр Тереголоф): Шәһәрдә, бер хәбәр таралган: әгәр дә милләт мәҗлесе фидиратсия белән тупраклы мохтариятне кабул итмәсә, аны мөселман гаскәре көче белән куарга карар биргәннәр имеш, диде.

Бу- бер яктан безгә пирчәткә ташлау, читтән килгән вәкилләр алдында безне "каралау" өчен булса, икенче яктан үзләренең юлларын билгеләү өчен безне сүзгә чакыру иде.

Шул вакыт Уфа суллары һәм мөселман гаскәре шура исеменнән миңа җәвап бирергә, хәзергә әле анда карарның чыгарылуы мәгълүм түгеллеген ләкин суллар, гаскәрләр Милләт Мәҗлесенең халык күңеленә тирән урынлашкан фидиратсия һәм тупраклы мохтарияткә каршы барырга батырлыгы җитмәс дип ышануларын игълан кылырга, тегеләрне "тынычландырырга" тугры килде.

Мәсьәлә - тупракчыларның җиңүе, унитарисларның,тупраксыз мохариятчеләрнең фидиратсия һәм Идел Урал җөмһүрияте алдында, эчтән каһәр вә ләгънәт иткәннәре хәлдә, тыштан, риядән (?) сәҗдә итүләре белән тәмам булды.

Милләт Мәҗлесенең бөтен барышларында бу уң гөрүһ мәсьәләгә таяк тагарга, ..., башкорт, белән ике арада талаш, сугыш чыгарып, әле Әчтерханны ыштатка кереңез дип, булмый торган тәклифләр ясап, тупракчылыкны җимерергә, кичектерергә көчәнсәләр дә бер эш тә чыгара алмадылар.

Мөфти сайлаулар, "милли" саләм хакындагы әкиятләр безнең өчен әлбәттә көлке мәсьәләләр иде. Милләт Мәҗлесе булды, таралды, бетте, анда безгә кирәкле тик бердән бер мәсьәлә булса ул да "тупракчылык" иде. Без анда шуның өчен булдык, шуның өчен вакыт әрәм итеп утырдык. Ышанам, ки шул иптәшләрнең һәммәсе дә шулай карадылар (?).

Менә шулай итеп, ривалүтсия башыннан бирле үсә, зурая, тирәнәя, көчәя килгән фидиратсия, тупракчылык агымы ахыр бер чиктә үзенең каршы ягын бөтенләй бетерде, җотты, мәйданда ялгыз үзе калды.

5 - Ләкин мәсьәлә чишелмәгән иде әле.

Тупракчылар шул Идел-Урал ыштаты белән киттеләр, Казанда шуны эшләргә тотындылар. Урынбурда исә башкортстанчылар әллә кайчан афтанумияләрен игълан кылып, гамәлгә кую чараларын күрәләр иде.

Җәнүби Урал һәм Урта Идел тупрагының аерым бер өлкәгә(?) гомуми рәвештә кабул ителсә дә, аның идарәсе, төзелеше, чиге хакында ике лаихә көрәшә иде.

Башкортстанчылар нигез итеп миллиятне алалар? Шуңа карап, татар, башкорт санын күбәйтү өчен чикне татарлар, Казанны бөтенләй читтә калдыралар, татар тупракчылары исә, җөмһүриятне өлкә нигезенә төзиләр, шуның буенча, Казанны кертәләр, чикне, чуаш-чирмешне дә эчкә алып сызалар. Унитаристларны җиңү генә аз, мәсьәлә фидиралистларның үз эчләрендәге каршылык сәбәбеннән юлда калуы бик ихтимал. Буны хәтергә алып, без бөтен көчебез илә татар-башкорт талашына юл бирмәскә, татар-башкорт тупракчыларын, уртак өмид юлында берләштерергә тырыштык. Шул мәксат белән, Урынбурга барып, аңлашу өчен уртак камисия ясату тәклифен үткәрдек.

Urınburdan Ufağa kilgán bašqort háy'áte belán tatar tupraqçılarınıñ urtaq kamisiáse ber dárácágá qádárle añlašu, cómhüriátneñ Bašqortstan óleše belán Qazan yağı yir más'álásendá ike rayun itep tanu šartı ilá urtaq ber ıštat tózü fikerendá berlášep, ešká totınırğa qárar birdelár.

Lákin bu - aradağı ixtilafnı bótenláy beterá almadı.

Jánúbi Ural hám Urta İdeldáge fidiralistlar, tıštan az maz añlašqan kürensálár dá, eštá hár ikese úz julé belán kitte.

6 - Šóbhá itárgá hic ber urén juk, ki Baškortancélék, fidiratsiá fikereneng Idel-Ural ólkásendá ghámáli tátbikhi julda ber tájribá ide, bu ólkádá tuprakié mohtariát tudéru ámálená taba berence adém ide. Lákin ul iseme, láiháse, kanunlékaré ilá bik arték (?) tarihí, áitergá jarí, tik tarihí ásárlár asténda ide. Iseme, tózeleše ilá baškort halkén úzená siherláp jenlánderep baglap kuisa da, sul kulé ráveštá éšanép taianérga tiešle bulgan tatarlarné šul uk iseme, tózeleše, kanunléklaré, téšké tóse ilá ber az órkette.

Sézgan cilkáre, bu ólkáne mádáni márkázlárdán, jullardan ber cittá buldérganga, bulacak mohtariátneng ikhtisadí, mádáni jaktan toncugué dá ihtíarséz kúz aldéna kilá ide.

Šunéng ócen dá bez, ásasa karšé kilmáv ilá bergá mátbugatta, hosusí kingášlárdá, baškortlarnéng koréltailarénda cikne jéraktanrak sézu, Kazanné kertú, isem hám tózeleštá tatar halké kurkétmastai nigezlárne alu tiešlege hakéndagé fikerebezne cégarérga téréšték. Lákin nátijáne kúrá almadék.

Bolar óstendá baškortstancélar sínfí kóráš más'álásendá az géna da uilamílar, aralaréna mohtariát párdásená kaplanép jir saklap kalérga telávce "akéllé bašlar" kilep tuldé, ahér barép, Úktáber rivalútsiáseneng ing javéz došmannarénnan Dutéfka dustlék kulé suzdélar? tabigí hám haklé ularak, Dutéfka suzélgan dustlék kulé ilá Baškortstan úzen úze buép úterde.

7 - Ikence agém: Ufada tuprakcélar féraksiásendá Idel-Ural éštaté súráten aldé, šul hálendá Ufadan tuprakcélar féraksiásennán Kazanga, tupraklé mohtariát hái'átená kúcte. Súráttá mohtariátneng taianacak gonsérlaré - tatar, baškort, cuaš, cirmeš haléklaré ide. Ciklár dá šunga karap sézélgan ide.

Hái'át cuaš, cirmešlár ilá anglaša almadé, bu songgélar mordvalar belán vátáklárne cittá kaldérép éštatka kerergá telámádelár. Hái'át, éštatnéng bóten áhámiáte jugalacagén kúzdá totép, cikne bu dárájádá kingáitergá kúnmáde, nátijádá, éštatnéng teráge tatar-baškort halké bulép kaldé, šunga karap, Ufadagé sézék, ghárep jagénnan beraz tartéldé, cuaš, cirmeš kúpcelek bulép utérgan tuprak cittá kaldé.

Más'álá, šulai úzeneng tabigí juléna tóšep barganda, nindi mónásábát belánder, kúpcelege, pagunlaré alénép tašlanérga ecláre jangan pérapérlardan gíbrát bulgan gháskári koréltaiga barép kerep, anda ike-óc ai áválangáneneng songénda, Bolakné aša cégén, Pecán bazarénéng ubjurní rátendá "Zabulacnaia rispublika" súrátená áilánde.

Šulai itep asélénda cén tabigí ber fiker, matur, jakté irekle ráveštá gávdálánep dóniaga cégasé urénda, tatar bilagvardáieslaré tarafénnan sínfí kóráštá, šuralar hakimiátená karšé sugéšta koral itelú sábábennán, hórdálil (?) ber sífatta úzeneng ber dáveren kézganéc ráveštá támam itte.

8 - Lákin bolar dórest, tabigí ber ámálneng téšké súrátláre gená ide. Maddá (?) betú belán mághná betmáde, tabigháttáge khúát janga matdálár dá gávdálánep dóniaga céguné sorí ide.

Útkánnár hámamáse dá ber háiátneng tarihé, úzgárešláre, rivalútsiáláre ide. Karšé sugéšlar, jangléšlar. Nacar súrátlár, javéz uiga koral itelúlár, juldan tuktatérga telávlár buldé. Lákin hámmáse vakétlé ide. Tóp mághnáne bolarnéng berse dá úterá almadé. Tabighát ané jangadan óstká kútárep cégardé - Jánúbi Ural hám Urta Idel ólkásendá bu mohtariát tózú eše, song ciktá Urénburg, Ufa, Kazannarda jórep, úz ecendá rivalútsiálár jasap, Máskávgá, márkáz móselman kamisariaténa kilep kerde, annan: - tatar-baškort šuralar jómhúriáte rávešendá matur, azat, tabighi, háiátle ber súrát ilá dóniaga cékté.

9 - "Baškortstan aftanumiáse" arték tarihí tá'sirlár asténda tuép, ikhtisadí karašlarénda, ataman Dutéflarga duslék kulé suzarlék ber ruhta bulgan; "Idel-Ural éštaté" ócen kórášcelár, ešce vá jarlé avél halké hakimiáten kabul itep tá, ghámáldá, nátijádá anga karšé anéng belán sugéš ócen "Milli mohtariát" bairagén koral itep Kazanda berence mart, Zabilacnaia rispubliká tudérérlék ber jul algannar ikán - tatar-baškort šuralar jómhúriáte bóten toréšé ilá tugrédan-tugré Úktáber rivalútsiáseneng balasé, šunéng kanénnan, janénnan jaratélép cékkandér.

Péralitariát ócen, bóten dónia mázlumnaré berlášúe, berlášep bóten dónia zalimnaréna karšé sugéš acu - berence pélanda torganga, ul úzeneng ruhi, idialé, taktikasé belán milli késénkéléklarga, ber millátneng ikence millátlár óstend́ xakim bulép toruéna karšédér. Úktáber rivalútsiáse dimák, Rusiádá hakimiát burjuaziá kulénnan péralitariát belán jarlé avél halkéna kúcte, satsiálizemgá itrešúdá rivalútsiá julé totkan bóten dónia satsiálislarénéng hámmáseneng teládege "diktatura pérulitariata" ghámálgá kuiéldé dimákter.

Bu rivalútsiáneng berence eše bankalarné, su hám timer jullarné, zavut, fabrikáne, jirne, jirdáge barca bailékne haléknéké itep ighlan itú vá šuné ghámálgá kuia bašlav bulsa, anéng ikence súze, ikence eše hámmá millátlárneng úz jazméšlarén úzlárená tapšéru, Rusiádán aiérép cégarga khádárle milli mohtariát birú buldé. Rusiádáge hámmá millátlárneng mohtariáte Úktáber rivalútsiáseneng bóten dóniaga kútárgán ber bóiek šigháre bulép, mámlákátneng tóp kanunnaréna (kanstitutsiásená) kerep kená kalmadé, ghámálgá dá kuiéldé - Ukraiénanéng aftanumiáse, Finlándiáneng Rusiádán aiérué tásdík itelde, bóiek Tórkestan Jómhúriáte márkázeneng úz tášábbese ilá vojúdká kiterelde, hám baška ólkálargá dá, sínfí kóráštá milli bairakné koral itárgá jul kuiélmav nigezendá mohtariát tózúdá márkáz hakimiát úze jul kúrgázde.

Lákin bonda necká más'álá bar. Márkáz šuralar hakimiáte, milli azatléklar šigháren kútárú ságháte belán Rusiádáge hámmá millátlárneng burjuaziáse "milli" mohtariát alérga ašekté, úzláren mohtar ighlan itep, ecke idará územezdá, nicek telásák šulai jášibez dip, ijtimaghi rivalútsiágá karšé suǵeš actélar.

Urtada millát más'áláse. Ildá šul bairakka šul jazélgan. Lákin anéng asténda kara ber pélan: Ukraiéna aftanumiá ala da, min telásám ni ešlim dip, Úktáber rivalútsiásená karšé Kalidin, Karniléflarga járdámdá bula, Kérémda, ...ta Rusiádán kackan rus, ármán bilagvardieslaré, šul jirneng móselman burjuaziáse belán berlášep, "milli mohtariát" bairagén kútártálár dá, péralitariat hakimiátená karšé kanlé sugéš acalar. Dunda Kalidin, Uralda Dutéf "kazaci milláteneng mohtariáte" isemennán, bóiek Úktáber rivalútsiásen buar ócen tuktavséz, kan túgá... Késkasé, téštan milli mohtariát dilár, šulai dip halékné aiaklandéralar da, bóten dónia mázlumanarénéng berdánber ómet jaktésé bulgan šuralar hakimiáten jimerer, ecke idará úzebezdá dip bóten ešne burjuaziá kulénda birer ócen sugéš bašlílar.