Татарстан Җөмһүрияте һәм татарлар

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search

Çiğanaq: Bezneñ yul jurnalı 9-1928

(бу мәкалә Татарстан Җөмһүриятенең 8 еллыгы уңае белән язылса да, кайбер сәбәпләр аркасында кичегеп басыла - Г. Г.)

(аңлашу төсендә)

I.

Милли мәсьәлә Сәвитләр Саюзында хәл кылынган мәсьәлә. Каммунислар партиясе һәм Сәвитләр выласы моны - бөтен милләтләрнең үз язмышларын шул милләтнең үз хезмәт халыкларына тапшыру, бөтен милләт хезмәт ияләрен бер тигез хокукта иттереп карау нигезендә хәл иттеләр. Пыралитарият диктатурасы бөҗрәсе эчендә - изүче милләт дә, изелүче милләт дә юк; тик тарихи язмышлары, үткәннәре һәм хәзерге күлтура баскычлары ягында төрлечә булган милләтләр генә бар.

Ләкин бик билгеле: "тарихи язмыш" бер көндә үзгәреп бетми. Йөз еллар буенча буялып, каралып килгән бер нәрсәне бер көндә генә юып таза итәргә дә, ак итәргә дә мөмкин түгел, менә шуның кебек үк: пыралитарият диктатурасының милли сәясәте дә урыс манархиясе тарафыннан озак вакытлар каралтылып, пычранып килгән тарихи-иҗтимагый тапларны тиз арада гына юып, тазартып бетерә алмый. Моның өчен вакыт кирәк, күп эш, күп чара кирәк. Пыралитарият диктатурасы, әлбәттә, бу эшне эшли, бу өлкәдә кирәкле булган чараларның иң зурларыннан алып, иң кечкенәләренә хәтле күрә. Артта калган милләтләрне күлтура ягыннан, икътисади яктан, сәяси яктан күтәрү өчен нинди чаралар кирәк? Милләтләр арасында манархия һәм капитализем тарафыннан сонгый[1] рәвештә барлыкка китерлгән антаганиземне бетерү өчен нинди чаралар кирәк? Төбендә шул ук милләтләр арасындагы антаганиземнән, бер беренә ошанмаучылыктан гыйбарәт булган милли шавиниземне бетерү, хезмәт халкы арасында аны бул(ын)дырмау өчен нинди чаралар кирәк? Сәвитләр Саюзында 10 елдан артык эшләгән бөек эшләрнең зур бер өлеше әнә шул чараларны күрүдән гыйбарәт.

Элекке "Бөек Русия" илен төрле милли җөмһүритләр, афтанумияле өлкәләр белән чуарлау - пыралитарият диктатурасының милли мәсьәләне чишу өчен кирәк булган чараларны эшләү юлындагы иң зур адымнардан. Бу ел үзенең 8 еллыгын үткәргән Татарстан Сатсиял Сәвитләр Җөмһүрияте дә пыралитарият диктатурасы тарафыннан барлыкка китерелгән һәм аның тарафыннан гына барлыкка китерелүе мөмкин булган җөмһүриятләрнең берсе.

Шушы 8 ел эчендә татар хезмәт массасын сәяси, икътисадый һәм күлтура ягыннан күтәрү эшендә санап бетергесез уңышларга ирешелгән. Бу уңышларның бик күп өлеше Татарстан Җөмһүриятенең яшәве белән бәйләнгән уңышлыклар. Татар хезмәт массасының шушы 8 ел эчендә күлтура ягыннан булган җитез күтәрелеше һәр кемнең күз алдында. Бүген инде "нитралитит"кә әйләнгән, "татар гаммәсенең[2] гомүмән мәдәни күтәрелешенә шатланган" татар кара милләтчесе дә, шулай ук бөтен күкрәге татар хезмәт массасына дошмалык белән тулып та, тыштан ялтыраган урыс шавинисы да инкар итә алмыйлар.

Татарстан Җөмһүрияте 8 еллыгы уңае белән безнең шушы 8 еллык күлтура уңышлыкларыбызга байтак тукталынды. Мин монда аларны кабатларга теләмим., тик бу урында татар хезмәт массасының киләчәктәге күлтура барышы белән бәйләнеше булган бер ноктага гына тукталып китәргә телим.

II.

Мәгълүм тарихи сәбәпләр аркасында татар халкының С.С.С.Р эчендәге тирритурия ягыннан бүленеше гаҗәп үзенчәлекле. Бу үзенчәлек татарларның артык таркау яшәүләреннән, сибелеп утыруларыннан тора (тәкрар әйтәм: мин моның тарихи сәбәпләренә керешмим, тик факыт көйгә генә алам). Бу таркаулыкны С.С.С.Р. эчендә сан ягыннан азмы күпме күзгә күренерлек һич бер халык белән чагыштырып булмый. Бу яктан татарларны украйннар, биларуслар, грузиннар кебек халыклар белән генә түгел, хәтта ривәлүтсиядән соң үз исемнәренә җөмһүриятләр булган үзбәкләр, казаклар һәм әзәрбайҗан төрекләре белән дә чагыштырып булмый. Киң С.С.С.Р. тирритуриясенең бик күп почмакларында көн чыгыш халыкларының бик күпләрен очрамаска, хәтта алар турында ишетмәүчеләрне дә табарга була. Ләкин татар халкы турында моны әйтү кыен булачак. Әлбәттә, бу "очрау" сүзенә дә бер кадәр изах[3] кирәк. Әгәр бу сүз Лининграттагы татар дывурниклары белән, Пүлшә чикләрендәге Нигарилу ыстансиясе янында адашкан бер ике татар симиясе белән, яки Яраслаул шәһәрендә җилкәдән чалбар сатуны үзләренә "манапулия" итеп алган татар егетләре белән очрашуга гына кайтып калса - аның кыйммәте юк дәрәҗәсендә булачак. Монда сүз С.С.С.Р. тирритуриясенең бик күп почмакларына бишәр, унар, йөәзр меңләп таралган татар хезмәт массасы турында бара.

Мәгълүм бер сүз бар: тарих тик торган урында ташлар сөйлиләр, диләр. Бу урында да телләр тик торганда - сыйфрларны алыйк.

1926 нче елгы сан алу матириялларына караганда татар халкы исеме астында теркәлгән 3 186 622 җанның[4] Татарстан Җөмһүриятенә бары 1 164 339ы керә. Икенче төрле әйткәндә әле генә әйтелгән санның 36,5%ы Татарстан Җөмһүриятенә кереп, калган 63,5% татар С.С.С.Р.ның төрле почмакларында булалар.

Мин югарыда таркалыш мәсьәләсендә татар халкын С.С.С.Р.да сан ягыннан азмы күпме күзгә күренгән һич бер халык белән чагыштырып булмый дигән идем. Түбәндәге кечкенә генә таблитса моны бик ачык күрсәтәчәк. Мин монда чыннан да күзгә күренерлек булган бер ничә халыкны алдым:

Таблитсада беренче буй җөмһүрият исемнәре, 2 нче буй шул җөмһүриятнең төп җирле халыкның бөтен С.С.С.Р.дагы санын, 3 нче буй шул халык исеменә бирелгән җөмһүрият тирритуриясенә шул халыкның күбесе кергәнен, 4 нче буй мәгълүм милли җөмһүрият шул халыкның ничә пырасынтын эченә алганын күрсәтәләр:

1 2 3 4
Украина Җөмһүрияте 31 194 772 23 288 600 75%
Биларусия Җөмһүрияте 4 738 960 4 013 201 85%
Казакъстан Җөмһүрияте 3 959 028 3 713 394 95%
Үзбәкстан Җөмһүрияте 3 904 475 3 475 198 89%
Татарстан Җөмһүрияте 3 186 622 1 164 339 36,5%
Грузия Җөмһүрияте 1 821 179 1 787 547 98%
Башкортстан Җөмһүрияте 737 476 713 684 88%
Әзәрбайҗан Җөмһүрияте 1 706 570 1 437 977 82%

Менә бу сыйфрлар инде югары татар халкы турында "үзенчәлекле" дигән сүзгә иң дөрес изах булып төшәләр. Шуннан ук инде Татарстан Җөмһүриятен үз халкының 98 прасыйнтыннан артыгы үз эченә алган Грузия Җөмһүрияте белән түгел, хәтта Әзәрбайҗан, Башкортстан Җөмһүриятләре белән чагыштыру да мөмкин булмаганы күз алдында.

Халык исәбе ягыннан караганңа картина әнә шундый. Хәзер шуңар якын торган тагы бер картинаны күрсәтик тә, шул картиналарны китерү аркылы әйтергә теләгән фиркергә күчәрбез.

С.С.С.Р. халыкларының санын алганда ике ноктага әһәмият бирелгән (әлбәттә, сан алуның бу мәкаләгә бәйләнгән өлеше турында әйтәм). Нинди халыктан - народностьтан булуга һәм ана теленә. Әлбәттә, болар арасында аерма бар. Һәр кемгә мәгълүм: Биларусия татарлары үзләрен "татарлар" дип йөрдекләре хәлдә, телләре бөтенләй башка - урыс, паләк, биларус теле. Бу бер. Икенчедән мәсәлән Тара өлкәсендә татар халкы исеме белән астында теркәлгәннәр биш меңләп кенә булса да, татар телен ана теле иттереп исәпләүчеләр 18 меңләп арта. Шулай ук, Башкортстан Җөмһүриятендә татар халкы исеме астына керүчеләр 464 265 кенә булса да, татар телен ана телләре иттерп исәпләүчеләрнең саны 906 505кә күтәрелә. Әгәр инде без тел ягыннан килеп, Татарстан Җөмһүриятенең татар телендә сөйләүчеләрнең ничә прасыйнтын үз эченә алуын сорасак, баягы 36,5% тагын төшеп, 34 кә кала. Бая таблитсада күрсәтелгән халыкларны тел ягыннан чагыштырып карасак түбәндәге картина күренә:

Украиналылар: бөтен С.С.С.Р да украинча сөйләшүчеләр - 27 572 281. Украина Җөмһүрияте шуларның 22 163 894сен, ягъни 82%н эченә ала.

Биларуслар: биларус телендә сөйләшүчеләр - 3 567 072. Биларусия Җөмһүрияте шуларның 3 350 797сен, ягъни 96%н эченә ала.

Төрекләр: төрекчә сөйләшүчеләрнең барлыгы - 1 752 171 кеше. Әзәрбайҗан Җөмһүрияте шуларның 1 437 977сен, ягъни 84%н эченә ала.

Үзбәкләр: үзбәкчә сөйләшүчеләрнең барлыгы - 4 061 135 кеше. Үзбәкстан Җөмһүрияте шуларның 3 626 000сен, ягъни 91%н эченә ала.

Грузиннар: С.С.С.Рда грузинча сөйләшүчеләр - 1 610 474 кеше. Грузия Җөмһүрияте шуларның 1 580 545сен, ягъни 98,7%н эченә ала.

Казаклар: казакча сөйләшүчеләр - 3 956 643 кеше. Казакстан Җөмһүрияте шуларның 3 717 002сен, ягъни 95%н эченә ала.

Башкортлар: башкортча сөйләшүчеләр - 392 214 кеше. Башкортстан Җөмһүрияте шуларның 356 489сен, ягъни 91%н эченә ала.

Татарлар: бөтен С.С.С.Р.да татарча сөйләшүчеләр - 3 569 913 кеше. Татарстан Җөмһүрияте шуларның 1 244 919сен, ягъни 34%н эченә ала.

Мәсьәлә бик ачык: бу яктан караганда татарларның әлеге "үзенчәлеге" артыгы белән саклана, хәтта арта.

Югарыдагы беренче таблитса белән канәгатьләнергә кирәк иде. Ләкин мәсьәлә ачыла төшсен өчен тел ягыннан икенче тапкыр чагыштыру ясадым. Моның әһәммияте һәр кемгә ачык: тел берлеге - бер халыкны күлтура ягыннан берләштерелгән иң зур факытларның берсе, яки беренчесе.

III.

Хәзергә чаклы без татар хезмәт массасының күлтура барышы бик ерак чама белән һәм шаблун рәвештәрәк фикер йөртеп килдек. Бу фикер йөртү яки бөтен С.С.С.Р.дагы татарлар турында булып та, артык чама белән була иде, яки Татарстан Җөмһүрияте кебек җирдә татар хезмәт массасының күлтура барышы турында канкритрак фикер булса да, ул тик барлык татар хезмәт массасының бер өлеше - өчтән бере турында гына була иде һәм хәзердә дә шулай. Һәр кемгә ачык: Татарстандагы татар хезмәт массасы белән Татарстаннан тыш татар хезмәт массасы арасында уртак булган бик күп күлтура фактлары бар: тел берлеге, гореф-гадәт берлеге; гомүмән күлтура баскычында бер дәрәҗәдә тору берлеге һәм башкалар. Бу уртак нәрсәләр, әлбәттә, администратсия нигезендәге тирритурия чикләре белән генә өзелмиләр. Алар дәвам итәләр. Әгәр без үзебезнең күлтура барышыбызның уку йортларда, мәтбугат-әдәбият кебек аерым һәм әһәммиятле өлкәләрен алсак, бу уртаклык һәм бәйләнеш һәр кемнең күз алдында. Ләкин мәсьәлә әнә шул фактны исәпкә алу белән генә бетми. Эшнең зурысы алда кала.

Бердән: без татар хезмәт массасының киңерәк өйрәнергә, татар күлтура барышы турында фикер йөрткәндә саны-сыйфаты мәгълүмырак булган бер халыкның күлтура барышы турында фикер йөртүчеләр хәленә килергә тиешбез. Әгәр инде без мәсьәләгә шула килсәк, татар күлтурасының бөтен С.С.С.Р. күләмендә барышын карарга тотынсак, ачык әйтергә кирәк, сансыз-сыйфатсыз эш йөрткән бухгалтириягә ривизия ясарга теләүчеләр хәлендә калачакбыз. Татар массасының гомүми саны турында без югарыда кайбер саннарны китердек. Ләкин ул гына аз. Татарлар арасында иҗтимагый катлаулык ни хәлдә, татар пыралитариятының гомүми үсүе ничек? Татар хезмәт массасының күлтура ягыннан үсүе ничек? Гомүмән алганда татарларда партия, камсамул, пырафсаюз челиннәре саны ничек? Татар хезмәт массасының күлтура барышында дөресерәк фикер әйтү, ачыгырак юл сызу өчен менә шундый бик күп сөальләргә җаваплар кирәк.

Әлбәттә, ялангач саннар гына, әллә нәрсә сөйләмәсләр, ләкин сан хәрәкәтләрен сыйфатка әйләндерү авыр эш түгел.

Икенчедән: без, әлбәттә, татар күлтурасы турында ерак алымлы (?) назари[5] карашлардан бигерәк, татар хезмәт массасының бүгенге күлтура барышында ярдәм итә торган канкрит нәрсәләрне артыгырак саныйбыз. Алыйк без татар мәтбугатын да, чагыштырыйк.

Татарлар белән бер чамада булган яисә аннан да азырак булган кайбер халыкларның (мәсәлән грузиннарның) мәтбугат тиражларына без үз мәтбугатыбызның, бигерәк тә вакытлы мәтбугатыбызның артык аз тиражда булганын күрәбез. Чыннан да, безнең гәзит-журналларыбызның тиражын 3 милиюнлы бер халык белән чагыштырганда ис китәрлек бер нәрсә. Без бу өлкәдә Әзәрбайҗан, Үзбәкстан җөмһүриятләре кебекләрдән дә бик күп артта калганлыгыбызны күрәбез. Бу нәрсә Татарстанда чыга торган татар вакытлы мәтбугаты өчен генә түгел, Татарстаннан тыш татар вакытлы мәтбугаты өчен дә шулай. Вакытлы мәтбугатның тиражы бик күп вакытта (хәтта иң күп вакытта) шулай ук мәтбугатның сыйфатын билгели. Безнең вакытлы мәтбугаты әнә шундыерак хәлдә калдырган фактларның иң зурысы да татар хезмәт массасының җәгърафи хәленең артык үзенчәлекле булуыннан, ә безнең әнә шул үзенчәлеккә тиешенчә игътибар итмәвеннән килә дисәк, зур ялгышлык эшләмәгән булырбыз.

Әлбәттә, аерым өлкәләрдәге татар хезмәт массасының күлтура барышы шундагы тиешле ургыннар тарафыннан өйрәнелә. Шул урынга мәхсус чаралар күрелүеннән дә шик юк. Мәсәлән Нижни-Нугурыт (80 мең татар), Саратау (115 мең татар), Улиянуски (40 мең), Аринбур (50 мең), Самара (122 мең), Әстерхан (50 мең) губирналары кебек губирналарда, Башкортстан (464 мең татар), Казакстан (80 мең), Үзбәкстан (30 мең) кебек җөмһүриятләрдә һәм башка шундый татарлар тыгызырак утырган җирләрдә татар хезмәт массасының күлтура күтәрлеше өчен эшләнгән эшләр дә һәм кемнең күз алдында. Бу юлда төрле милли җөмһүриятләрдә партиянең җирле өлкә кәмититләре җитәкчелегендә, җөмһүриятләргә кермәгән татар хезмәт массасы эчендә Үзәк татар-башкорт бирасы[6] җитәкчелегендә күп эшләр эшләнүе дә һәм кемгә ачык. Ләкин шул эшләрнең, хезмәтнең туплаганырак төсен күрү, вакытлы мәтбугат барышы шикелле, әдәбият-сәнгать барышыбыз шикелле якларның сыйфатларын күтәрү өчен тагын да эшлисе, эшләр өчен татар хезмәт массасын ныгырак өйрәнәсе бар.

Бездә Татар мәдәнияте йорты кебек татарның бөтен яктан өйрәнүне үзенә бурыч итеп алган үчриждинияләр, Татарны өйрәнү җәмгыятьләре һәм башкалар бар. Менә мондый тирәләрдә татар күлтурасын өйрәнүне әлбәттә, Татарстанда киңерәк масштабта һәм архиялугия-антрапалугия юлында бигерәк, бүгенге күлтура барышыбыздагы пырактик файдасы булган юнәлештә дә алып барырга кирәк. Татар мәдәнияте йортының хәзерге вакытта үз эшен шул уңайга җайлавы әлбәттә урынлы.

Нокта тагы менә нәрсәдә: без күлтура ривәлүтсиясе чорында яшибез. Без шул күлтура ривәлүтсия йөкләгән бурычларын үтәү өчен алга пыланнар сызыбыз. Ә күлтура эше үзенә күрә пылан, хисап сорый. Бу өлкәдә күлтура эшчеләренең исәп-хисабы аеруча урын тота. Күлтура ривзлүтсиясе аларны исәпкә алуны да, шул күлтура көчләреннән файдалы иттереп файдалануны да сорый. Ә татарның күлтура көчләренең үсүен дә, кимүен дә бер Татарстан Җөмһүрияте белән генә үлчәп булмый, чөнки Татарстан Җөмһүрияте татар күлтура көчләрен күпләп туплаган бер җир булса да, ул татар күлтура җирлеге моннан күп киңерәк тора. Үткән ел Татарстан гыйльми үзәге бөтен С.С.С.Р. вузларында укучы татар ыстудинтларының саннарын җыю чарасына керешкән иде.

Менә бу канкрит адым безнең күлтура барышыбзның башка өлкәләрендә дә үрнәк булыгра тиеш.

Төрле "кыйл-кал"ләргә урын булмасын өчен мәкаләне түбәндәге ике ачык нокта белән бетердем:

-----------

Монда сөйләнгән сүзләр һич бер ихтималда Татарстан Сатсиял Сәвитләр Җөмһүриятенең әһәммиятен, аның тарихи рүлен киметә алмыйлар. Татарстан Җөмһүрияте үзенең 8 еллык хезмәттә татар хезмәт массасын күлтура ягыннан күтәрү эшендә зур эшләр эшләп 9 нчы елга аяк баса. Ул алда да, әлбәттә, үзенең шул эшен тагын да киңерәк, тизерәк рәвештә дәвам иттерербез. Бу бер.

Икенчедән: Татар хезмәт массасының күлтура барышы һәм шул күлтураны күтәрү өчен кирәкле чаралар турында уйлауны киңерәк масштабта, канкритлык рәвештә куярга кирәк, дигән тәкъдимне һич бер ихтималда бөтен С.С.С.Р.дагы татарларның күлтура тезгеннәрен нинди дә булса бер кулга җыйнарга теләү иттереп карамаска кирәк. Мәсьәлә җыюда һәм кая җыюда да түгел - бәлки өйрәнүдә, дөресерәк юл белән эш итүдә.

Гомәр Гали[7]

  1. ясалма
  2. массасының
  3. аңлатма
  4. Мәкалә авторы аңлатмасы: Монда сан алу вакытында мишәр һәм типтәр исеме астында теркәлгәннәр дә керә. Алардан башка татарлар гына 2 916 268 кеше исәпләнә. Бу исәпкә керәшеннәр (алар бөтен Сәвитләр Саюзында 101 334 кеше исәпләнә) керәләр. Бу урында шуны да әйтергә кирәк: без монда бу сыйфрларны әлбәттә абсалүт рәвештә дөрес иттереп алудан бигерәк, дөрескә якын сыйфрлар иттереп алабыз. Татар хезмәт массасының тагы да дөресерәк ыстатистикасын табу да алдагы эшләргә бәйләнгән.
  5. теоретик
  6. бюросы
  7. Гомәр Гали (1900-1954) - татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче.