Татарстан Республикасының 2011 елның 30 июненнән № 40-ТРЗ законы

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Татарстан Республикасының 2011 елның 30 июненнән № 40-ТРЗ «"Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» законы
Язылган: 2011 елның 30 июне. 

[[Category:]]


2011 елның 30 июне № 40-ТРЗ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ЗАКОНЫ
"Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында
Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы
тарафыннан
2011 елның 9 июнендә
кабул ителде



1 статья[edit]

"Мәгариф турында" 1993 елның 19 октябрендәге 1982-ХП номерлы Татарстан Республикасы Законына (1997 елның 2 июлендәге 1247 номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) (Татарстан Югары Советы Җыелма басмасы, 1993, № 10; Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 1997, № 8 - 9; 2002, № 2; 2004, № 4 - 5; 2006, № 6 (I өлеш); 2009, № 7 - 8 (I өлеш); 2010, № 1-2, № 10 (II өлеш) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 3 статьяның 4 пунктының беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
"4. Дәүләт гражданнарга мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белемнең һәм башлангыч һөнәри белемнең һәркем өчен мөмкин һәм түләүсез булуын, шулай ук федераль дәүләт мәгариф стандартлары, федераль дәүләт таләпләре һәм "Мәгариф турында" 1992 елның 10 июлендәге 3266-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 7 статьясындагы 2 пункты нигезендә билгеләнә торган мәгариф стандартлары һәм таләпләре чикләрендә, әгәр әлеге дәрәҗәдәге белемне граждан беренче мәртәбә алса, дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләрендә урта һөнәри, югары һөнәри һәм югары уку йортыннан соңгы һөнәри белемнең конкурс нигезендә түләүсез булуын Россия Федерациясе законнары белән каралган тәртиптә гарантияли.";
2) 27 статьяның 6 пунктында "муниципаль мәгариф учреждениеләрен һәм Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрен (моңа югары белемнең һәм югары уку йортыннан соңгы һөнәри белемнең мәгариф учреждениеләре керми)" сүзләрен "мәгариф учреждениеләрен (федераль мәгариф учреждениеләреннән, югары һөнәри белемнең һәм өстәмә һөнәри белемнең мәгариф учреждениеләреннән, фәнни оешмалардан гайре)" сүзләренә алмаштырырга;
3) 37 статьяда:
а) 3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
"3. Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф учреждениеләренең һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренең белем бирү эшчәнлеген финанс белән тәэмин итү нормативлары әлеге Законның 29 статьясындагы 2 пунктының сигезенче абзацы белән каралган өлешендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнә.
Җирле үзидарә органнары муниципаль мәгариф учреждениеләренең белем бирү эшчәнлеген финанс белән тәэмин итү нормативларын җирле бюджетлар чаралары исәбеннән билгеләргә мөмкин (әлеге Законның 29 статьясындагы 2 пунктының сигезенче абзацы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган субвенцияләрдән гайре).";
б) 4 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
"4. Татарстан Республикасы белем бирү эшчәнлеген башкаруга лицензиясе һәм (яисә) дәүләт аккредитациясе булган һәм төп гомуми белем программаларын гамәлгә ашыра торган дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләренә Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән субсидияләр бирү юлы белән дәүләт ярдәме күрсәтә.
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү һәм аларның күләмен билгеләү тәртибе Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф учреждениеләренең һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренең белем бирү эшчәнлеген финанс белән тәэмин итү нормативлары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.";
4) 45 статьяның 7 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
"7. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәгариф өлкәсендә идарә итүче органнар аларны дәвалауны, тәрбияләүне һәм укытуны, социаль адаптацияләүне һәм җәмгыятькә интеграцияләүне тәэмин итә торган махсус коррекцион) мәгариф учреждениеләре (сыйныфлары, төркемнәре) булдыралар. Аларга шушы категория укучыларны, тәрбияләнүчеләрне җибәрү бары тик психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсе буенча ата-аналар (законлы вәкилләр) ризалыгы белән генә башкарыла.".

2 статья[edit]

1. Әлеге Закон, әлеге Законның 1 статьясындагы 3 пунктының "б" пунктчасыннан гайре, рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

2. Әлеге Законның 1 статьясындагы 3 пунктының "б" пунктчасы 2012 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнеханов

Казан, Кремль 2011 елның 30 июне № 40-ТРЗ