Татарстан Республикасының 2011 елның 20 маеннан № 26-ТРЗ законы

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Татарстан Республикасының 2011 елның 28 апреленнән № 26-ТРЗ «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» законы
Язылган: 2011 елның 28 апреле. 

[[Category:]]


2011 елның 28 апреле № 26-ТРЗ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ЗАКОНЫ
Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында
Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы
тарафыннан
2011 елның 28 апрелендә
кабул ителде


Әлеге Закон Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрен төзү, аларның эшчәнлеге тәртибен һәм аларның вәкаләтләрен билгели.

1 бүлек. Гомуми нигезләмәләр[edit]

1 статья. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре[edit]

1.Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре (алга таба - комиссияләр) балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеген җайга салу, балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча законнарда каралган чараларны гамәлгә ашыра торган даими эшләп килүче коллегиаль органнар була.

2.Комиссияләр балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасына керә.

2 статья. Комиссияләрнең эшчәнлеген хокукый җайга салу[edit]

Комиссияләрнең эшчәнлеген хокукый җайга салу Россия Федерациясе Конституциясенең, Татарстан Республикасы Конституциясенең тиешле нигезләмәләренә нигезләнә һәм федераль законнар, Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актлары, әлеге Закон һәм Татарстан Республикасының бүтән норматив хокукый актлары белән гамәлгә ашырыла.

3 статья. Комиссияләрнең төп бурычлары[edit]

Комиссияләрнең төп бурычлары түбәндәгеләр була:

1)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеген җайга салу;
2)балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм торгызу;
3)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлегенә, сукбайлыгына, хокук бозулар һәм җәмгыятькә каршы гамәлләр башкаруларына китерерлек сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм анализлау, әлеге сәбәпләрне һәм шартларны бетерү гамәлләрен билгеләү;
4)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалауга, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренә кагылышлы төп мәсьәләләрне хәл итүгә карата килешенгән алымнар эшләү;
5)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының һәм учреждениеләренең уңай эш тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату, аларга оештыру-методик ярдәм күрсәтү;
6)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалау, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча дәүләт теркәве узган иҗтимагый берләшмәләр, дини оешмалар, бүтән оешмалар һәм гражданнар белән үзара хезмәттәшлек;
7)Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән бүтән бурычлар.

4 статья. Комиссияләр эшчәнлеге принциплары[edit]

Комиссияләр эшчәнлеге түбәндәге принципларга нигезләнә:

1)законлылыкка;
2)балигъ булмаганнар белән кешелекле мөнәсәбәткә;
3)балигъ булмаганның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча аның гаиләсенә ярдәм күрсәтүгә, ата-анасы яисә бүтән законлы вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеккә;
4)алынган мәгълүматның конфиденциальлеген үтәгән килеш, балигъ булмаганнарга индивидуаль якын килүгә;
5)балигъ булмаганга, аның ата-анасына һәм бүтән законлы вәкилләренә ихтирамлы мөнәсәбәткә;
6)балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозган, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау Вазыйфаларын намуссыз үтәгән өчен вазыйфаи затларның һәм гражданнарның җаваплылыгын тәэмин итүгә.

5 статья. Комиссияләр системасы[edit]

1.Комиссияләр системасын түбәндәгеләр тәшкил итә:

1)Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе (алга таба - Республика комиссиясе);
2)җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен биргәндә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль районнарда, шәһәр округларында төзелә торган комиссияләр (алга таба - муниципаль комиссияләр).

2.Муниципаль районда бер муниципаль комиссия төзелә. Шәһәр округында, кагыйдә буларак, бер муниципаль комиссия төзелә. Башкарыла торган эшнең күләмен исәпкә алып, шәһәр округында шәһәрнең административ-территориаль бүленеше нигезендә берничә муниципаль комиссия төзелергә мөмкин.

6 статья. Республика комиссиясен төзү тәртибе һәм аның составы[edit]

1.Республика комиссиясен төзү һәм аның составын раслау Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан башкарыла. Республика комиссиясенең санлы составы балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының һәм учреждениеләренең санын, башкарыла торган эшнең күләмен һәм эчтәлеген исәпкә алып билгеләнә һәм 15 кешедән ким, 25 кешедән артык була алмый.

2.Республика комиссиясе Республика комиссиясенең рәисе, рәисе урынбасары, җаваплы секретаре, бүтән әгъзалары составында төзелә.

3.Рәис Республика комиссиясе эшчәнлегенә җитәкчелек итә, Республика комиссиясенә йөкләнгән бурычларны башкару өчен шәхси җаваплы була, хәлиткеч тавыш хокукына ия булып, Республика комиссиясе утырышларын алып бара, Республика комиссиясе кабул итә торган документларга имза сала. Рәис булмаган очракта, аның функцияләрен рәис урынбасары башкара.

4.Республика комиссиясе карары буенча аның утырышларында бүтән органнарның һәм учреждениеләрнең, шулай ук балигъ булмаганнарның һәм аларның гаиләләренең проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнүче оешмаларның, иҗтимагый берләшмәләрнең вәкилләре киңәш бирү тавышы хокукы белән катнашырга мөмкин.

5.Республика комиссиясенең эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә торган тәртиптә гамәлгә ашырыла.

7 статья. Муниципаль комиссияне төзү тәртибе һәм аның составы[edit]

1. Муниципаль комиссияне төзү һәм аның составын раслау муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан үз вәкаләтләре срогына гамәлгә ашырыла. Муниципаль комиссиянең санлы составы балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының һәм учреждениеләренең санын, башкарыла торган эшнең күләмен һәм эчтәлеген исәпкә алып билгеләнә һәм тугыз кешедән ким, 15 кешедән артык була алмый.

2.Муниципаль комиссия комиссиянең рәисе, рәисе урынбасары, җаваплы секретаре, бүтән әгъзалары составында төзелә.

3.Рәис, кагыйдә буларак, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасарлары арасыннан билгеләп куела, муниципаль комиссия эшчәнлегенә җитәкчелек итә, муниципаль комиссиягә йөкләнгән бурычларны башкару өчен шәхси җаваплы була, хәлиткеч тавыш хокукына ия булып, муниципаль комиссия утырышларын алып бара, муниципаль комиссия кабул итә торган документларга имза сала. Рәис булмаган очракта, аның функцияләрен рәис урынбасары башкара.

4.Муниципаль комиссия карары буенча аның утырышларында киңәш бирү тавышы хокукы белән бүтән органнарның һәм учреждениеләрнең, шулай ук балигъ булмаганнарның һәм аларның гаиләләренең проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнүче оешмаларның, иҗтимагый берләшмәләрнең вәкилләре катнашырга мөмкин.

8 статья. Муниципаль комиссияләрнең һәм муниципаль комиссияләр әгъзаларының вәкаләтләре срогы[edit]

1.Муниципаль комиссия вәкаләтләре срогы муниципаль берәмлекнең аны төзегән вәкиллекле органы вәкаләтләре срогына муниципаль комиссиянең беренче утырышын үткәрү көненнән башлана. Күрсәтелгән срок узганнан соң муниципаль комиссия яңа составтагы муниципаль комиссиянең беренче утырышын үткәрү көненә кадәр үз вәкаләтләрен башкаруын дәвам итә.

2.Муниципаль комиссия әгъзасының вәкаләтләре срогы аны билгеләп куйган көннән башлана һәм яңа составтагы муниципаль комиссия эшли башлаган мизгелдән туктатыла, моңа әлеге Законның 10 статьясында күрсәтелгән очраклар керми.

3.Үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан муниципаль комиссия әгъзасы урынына, муниципаль комиссия әгъзасы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителгән көннән бер айдан да соңга калмыйча, җирле үзидарә органы яңа муниципаль комиссия әгъзасын билгеләп куярга тиеш.

9 статья. Комиссия әгъзасына белдерелә торган таләпләр[edit]

1.Комиссия әгъзасы итеп 21 яшькә җиткән, кагыйдә буларак, югары белеме булган, үзен тиешле комиссия составына кертүгә ризалыгын язма рәвештә белдергән Россия Федерациясе гражданы билгеләп куелырга мөмкин. Комиссиянең җаваплы секретареның югары белеме булырга тиеш.

2.Суд карары белән хокукка сәләтсез яисә хокукка сәләте чикләнгән дип танылган, законда билгеләнгән тәртиптә кире алынмаган яисә юкка чыгарылмаган хөкем ителеше булган, җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә, тикшерү изоляторларында яисә вакытлыча тоту изоляторларында һәм сак астында тотуның бүтән урыннарында тотылучы зат комиссия әгъзасы була алмый.

10 статья. Комиссия әгъзасы вәкаләтләрен туктату өчен нигезләр[edit]

Комиссия әгъзасы вәкаләтләре түбәндәге очракта туктатыла:

1)комиссия әгъзасы вәкаләтләрен туктату турында язма гариза биргән;
2)комиссия әгъзасы булган затка карата судның гаепләү карары закон көченә кергән;
3)комиссия әгъзасы булган зат закон көченә кергән суд карары белән хокукка сәләтсез, хокукка сәләте чикләнгән, килмәү сәбәбе билгеле булмаган яисә вафат булган дип танылган;
4)ихтирамга лаек сәбәпләрсез комиссия утырышларында эшләүдән читләшү рәвешендә берничә тапкыр комиссия әгъзасы вазыйфаларын үтәмәгән;
5)муниципаль комиссия әгъзасы булган зат комиссия әгъзасы намусына һәм абруена тап төшерерлек гамәл кылган;
6)комиссия әгъзасы вафат булган;
7)Россия Федерациясе законнарында каралган бүтән очракларда.

2. Республика комиссиясе әгъзасы, муниципаль комиссия әгъзасы вәкаләтләрен туктату турындагы карарны тиешенчә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, муниципаль берәмлекнең муниципаль комиссия төзү турында карар кабул иткән вәкиллекле органы кабул итә.

2 бүлек. Комиссияләрнең компетенциясе[edit]

11 статья. Республика комиссиясе вәкаләтләре[edit]

Республика комиссиясе:

1)муниципаль комиссияләрнең, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасының бүтән органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеген җайга сала;
2)муниципаль комиссияләрнең эшчәнлеген тикшереп тора һәм юнәлеш бирә, аларга методик ярдәм күрсәтә, аларның эш тәҗрибәсен берләштерә һәм тарата, ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча практик ярдәм күрсәтә;
3)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеге, сукбайлыгы, наркоманиясе, токсикоманиясе, алкоголизмы, хокук бозулары торышы турында, аларның һәлак булулары һәм имгәнүләре, хезмәт, торак һәм башка хокуклары бозылулар турында мәгълүмати, аналитик һәм статистик материаллар җыя, өйрәнә һәм берләштерә, әлеге күренешләрне кисәтү чараларын эшли һәм оештыра;
4)балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча, аларның тормыш, тәрбия, уку, хезмәт һәм ял итү шартларын яхшырту буенча, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча норматив хокукый актлар һәм программалар эшләүдә катнаша һәм аларны гамәлгә ашыруны үз компетенциясе чикләрендә тикшереп тора;
5)балигъ булмаганнарны тәрбияләү, укыту һәм карап тоту, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы учреждениеләрендә, җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә, шулай ук социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә алар белән мөгамәлә шартларын өйрәнә;
6)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлегенә, сукбайлыгына, наркоманиясенә, токсикоманиясенә, алкоголизмына, хокук бозуларына, аларның һәлак булуларына һәм имгәнүләренә, хезмәт, торак һәм башка хокуклары бозылуларга, аларны хокукка каршы гамәлләр кылуга җәлеп итүгә китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны ачыклый;
7)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре тарафыннан балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, наркоманиясен, токсикоманиясен, алкоголизмын һәм хокук бозуларын кисәтү, аларның хокукларын тәэмин итү һәм яклау буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген анализлый;
8)Республика комиссиясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча законнарны куллану практикасын өйрәнә, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау, аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарының һәм башка норматив хокукый актларының үз көчләрен югалтуын тану, аларны туктатып тору, үзгәртү яисә кабул итү турындагы тәкъдимнәрне билгеләнгән тәртиптә кертә;
9)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, наркоманиясен, токсикоманиясен, алкоголизмын һәм хокук бозуларын профилактикалау, аларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт тарафыннан җайга салу һәм ведомствоара координацияләү чараларын гамәлгә ашыру барышында барлыкка килә торган ситуацияләрне анализлый һәм фаразлый;
10)балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозган өчен, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау вазыйфаларын намуслы үтәмәгән өчен вазыйфаи затларны һәм гражданнарны җаваплылыкка тарту чараларын гамәлгә ашыра;
11)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, наркоманиясен, токсикоманиясен, алкоголизмын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалау, аларның хокукларын яклау буенча республика дәрәҗәсендә ведомствоара гамәлләрне планлаштыра һәм оештыра;
12)балигъ булмаганнарның, аларның ата-анасының яисә башка законлы вәкилләренең хокуклары һәм бурычлары өлкәсендә хокукый агартуны оештыра;
13)балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, аларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча гражданнарның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен карый;
14)балигъ булмаганнарның хокуклары һәм ирекләре бозылу турында прокуратура органнарына хәбәр итә;
15)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, наркоманиясен, токсикоманиясен, алкоголизмын, хокук бозуларын профилактикалау, аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, һөнәр берлекләре, дини һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итә;
16)үз компетенциясендәге мәсьәләләр буенча судлар, суд приставлары хезмәте, адвокатлар коллегияләре, җәзалар үтәтү системасы органнары һәм учреждениеләре, башка хокук саклау һәм хокук яклау органнары белән хезмәттәшлек итә;
17)муниципаль комиссияләр әгъзаларының квалификациясен күтәрүне оештыра;
18)муниципаль комиссияләрнең карарларын туктатып тора, юкка чыгара;
19)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалауда, аларның хокукларын яклауда актив катнашучы физик, юридик затларны, билгеләнгән тәртиптә теркәлгән иҗтимагый берләшмәләрне бүләкләү турында дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр кертә;
20)Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

12 статья. Республика комиссиясенең хокуклары[edit]

1. Республика комиссиясе түбәндәгеләргә хокуклы:

1)Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан һәм оешмалардан үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны билгеләнгән тәртиптә соратып алырга;
2)балигъ булмаганнарның белемгә, хезмәткә, ялга, сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә, торакка хокукларын һәм башка хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итүче барлык оештыру-хокукый рәвешләрдәге һәм милек рәвешләрендәге оешмаларга билгеләнгән тәртиптә кереп йөрергә;
3)Республика комиссиясе утырышларына балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасының башка органнарының һәм учреждениеләренең вазыйфаи затларын, җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларын чакырырга;
4)социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнарның тормыш һәм тәрбия шартларын тикшерүне билгеләнгән тәртиптә уздырырга;
5)балигъ булмаганнарның хокуклары яисә законлы мәнфәгатьләре бозылулар ачыклану турындагы материалларны аларны бозуны кисәтми калган вазыйфаи затларны җаваплылыкка тарту турындагы мәсьәләне хәл итү өчен тиешле органнарга җибәрергә;
6)Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, шулай ук барлык оештыру-хокукый рәвешләрдәге һәм милек рәвешләрендәге оешмаларга балигъ булмаганнарның хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча күрсәтмәләр кертергә;
7)федераль дәүләт хакимияте органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарына балигъ булмаганнарның хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертергә;
8)үз компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирергә, хатлар язышырга һәм үз исеме булган бланклар, мөһер, штамп булдырырга;
9)Республика комиссиясе компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча методик документлар эшләргә;
10) эшчәнлекнең кирәкле өлкәләре белгечләрен җәлеп итеп, шул исәптән түләүле нигездә, эш һәм эксперт төркемнәре төзергә.

2. Республика комиссиясе һәм аның әгъзалары Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә бүтән хокукларга да ия.

13 статья. Муниципаль комиссияләрнең вәкаләтләре[edit]

Муниципаль комиссияләр:

1)балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча норматив хокукый актлар һәм программалар эшләүдә катнашалар;
2)балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эшенең торышы турында җирле үзидарә органнарына даими рәвештә мәгълүмат бирәләр;
3)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеге, сукбайлыгы, наркоманиясе, токсикоманиясе, алкоголизмы, хокук бозулары торышы, үлеме һәм имгәнүләре, хезмәт, торак һәм башка хокукларының бозылуы турында мәгълүмати, аналитик һәм статистик материаллар җыюны, өйрәнүне һәм берләштерүне, бу күренешләрне кисәтү чараларын эшләүне гамәлгә ашыралар;
4)оешмаларда һәм юридик зат булмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы физик затлар тарафыннан балигъ булмаганнар хезмәтеннән файдалану шартларын тикшерүне билгеләнгән тәртиптә оештыралар;
5)балигъ булмаганнарны хокук бозуларга һәм җәмгыятькә каршы гамәлләргә китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында тиешле органнарга һәм учреждениеләргә тәкъдимнәр кертәләр;
6)балигъ булмаганнарны тәрбияләү, укыту, карап тоту шартларының үтәлешен, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы учреждениеләрендә балигъ булмаганнарга карата мөнәсәбәтне тикшереп торуны оештыралар;
7)ябык типтагы махсус укыту-тәрбияләү учреждениесенең администрациясе белән берлектә, хөкем ителгән балигъ булмаганнарны шушы учреждениеләрдә тотуны туктатуга, тоту срогын озайтуга, торгызуга йә аларны ябык типтагы башка махсус укыту-тәрбияләү учреждениеләренә күчерүгә бәйле мәсьәләләр буенча судка тәкъдимнәр әзерлиләр;
8)җинаять-башкару системасы учреждениеләреннән азат ителгән йә махсус укыту-тәрбияләү учреждениеләреннән кайткан балигъ булмаганнарны хезмәттә һәм көнкүрештә урнаштыруда ярдәм итәләр, дәүләт ярдәменә мохтаҗ башка балигъ булмаганнарны урнаштыру рәвешләрен билгеләүдә ярдәм итәләр, шулай ук балигъ булмаганнарны социаль реабилитацияләү буенча Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган башка функцияләрне гамәлгә ашыралар;
9)гомуми белем алмаган балигъ булмаганнарны мәгариф учреждениесеннән җибәрү турындагы һәм "Мәгариф турында" 1992 елның 10 июлендәге 3266 -1 номерлы Россия Федерациясе Законында каралган очракларда аларны укытуның башка мәсьәләләре буенча мәгариф учреждениесенең идарә органы тәкъдимнәрен карыйлар;
10)дәүләт ярдәменә мохтаҗ балигъ булмаганнарны урнаштыру һәм аларга ярдәм итү рәвешләре турында опека һәм попечительлек органнарына тәкъдимнәр кертәләр;
11)балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре белән берлектә, балигъ булмаганнарны реабилитацияләүнең индивидуаль программаларын һәм аларны гамәлгә ашыру чараларының планнарын эшлиләр;
12)балигъ булмаганнарның, аларның ата-аналарының яисә бүтән законлы вәкилләренең хокуклары һәм бурычлары өлкәсендә хокукый агартуны гамәлгә ашыралар;
13)балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, аларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча гражданнарның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен карыйлар;
14)балигъ булмаганнарның хокуклары һәм ирекләре бозылу турында прокуратура органнарына хәбәр итәләр;
15)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, наркоманиясен, токсикоманиясен, алкоголизмын, хокук бозуларын профилактикалау, аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, һөнәр берлекләре, дини һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итәләр;
16)судлар, суд приставлары хезмәте, адвокатлар коллегияләре, җәзалар үтәтү системасы органнары һәм учреждениеләре, башка хокук саклау һәм хокук яклау органнары белән үз компетенциясендәге мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итәләр;
17)социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнарны һәм гаиләләрне ачыклыйлар;
18)муниципаль берәмлекләрдә балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, наркоманиясен, токсикоманиясен, алкоголизмын, хокук бозуларын, үлемен һәм имгәнүләрен кисәтү чаралары турында, аларның хезмәт, торак һәм башка хокуклары бозылу турында Республика комиссиясенә квартал саен мәгълүмат җибәрәләр һәм бу өлкәдәге вәзгыятьне яхшырту буенча тәкъдимнәр кертәләр;
19)ата-ана хокукларын чикләү һәм алардан мәхрүм итү турында судка дәгъвалар җибәрәләр;
20)балигъ булмаганнарны кирәкле һөнәрләр үзләштерү максатында мәгариф учреждениеләренә җибәрү турында рекомендацияләр бирәләр;
21)социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнар һәм гаиләләр турындагы материалларны (эшләрне) карыйлар, балигъ булмаганнарга, аларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) карата Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган очракларда һәм тәртиптә тәэсир итү чараларын кулланалар;
22)балигъ булмаган хезмәткәр белән төзелгән хезмәт шартнамәсен (контрактын) эш бирүче инициативасы буенча өзүгә (оешма бетерелгән яисә индивидуаль эшкуарның эшчәнлеге туктатылган очрактан тыш) ризалык бирәләр,

кирәк чакта бу балигъ булмаганны эшкә урнаштыру йә аны мәгариф учреждениесенә кертү чараларын күрәләр;

23)балигъ булмаганнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылу турындагы шикаятьләрне һәм гаризаларны карыйлар;
24)Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә административ хокук бозулар турындагы эшләрне карыйлар;
25)комиссияләр инициативасы белән һәм балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле кузгатылган эшләрне судта караганда катнашалар;
26)балигъ булмаганнарга, аларның ата-аналарына яисә законлы вәкилләренә карата Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган очракларда һәм тәртиптә тәэсир итү чараларын кулланалар;
27)балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозган өчен, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бурычларын намуслы үтәмәгән өчен вазыйфаи затларны һәм гражданнарны җаваплылыкка тарту чараларын гамәлгә ашыралар;
28)хәрби частьтә тәрбияләнүче ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда һәм тәртиптә хәрби частьтән чыгаруны (җибәрүне) килештерәләр;
29)Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыралар.

14 статья. Муниципаль комиссияләрнең хокуклары[edit]

1. Әлеге Законның 12 статьясындагы 1 өлешенең 1 - 5, 8 пунктларында санап кителгән хокуклардан тыш, муниципаль комиссияләр түбәндәгеләргә хокуклы:

1)муниципаль комиссияләр утырышларына балигъ булмаганнарны, аларның ата-аналарын яисә законлы вәкилләрен, вазыйфаи затларны, оешмалар вәкилләрен, белгечләрне, гражданнарны чакырырга, алардан аңлатмалар, шул исәптән язмача аңлатмалар, һәм үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру барышында барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча башка мәгълүмат алырга;
2)Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә түбәндәгеләр турында судка үтенечнамә юлларга:

балигъ булмаганны ябык типтагы махсус укыту-тәрбияләү учреждениесенә җибәрү турында; балигъ булмаганның төзәлүенә бәйле рәвештә аны ябык типтагы махсус укыту-тәрбияләү учреждениесендә тотуны вакытыннан алда туктату йә яшенә, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, шулай ук төзәлү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыру максатларында ябык типтагы башка махсус укыту-тәрбияләү учреждениесенә (укыту-тәрбияләү учреждениесе урнашкан урында) күчерү турында; җәзадан азат итү, җиңелрәк җәза куллану, шартлы рәвештә хөкем итү һәм җинаять җаваплылыгына тартылган балигъ булмаганга карата законнарда каралган башка чаралар куллану турында;

3)федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча тиешле территориаль органнарына билгеләнгән тәртиптә түбәндәге тәкъдимнәр кертергә:

тәрбия йогынтысының мәҗбүри чараларын юкка чыгару һәм балигъ булмаганны җинаять җаваплылыгына тарту турында; шартлы рәвештә хөкем ителгән балигъ булмаган өчен элек билгеләнгән йөкләмәләргә өстәмәләр кертү, аларны тулысынча яисә өлешчә юкка чыгару турында; шартлы рәвештә хөкем ителгән балигъ булмаганга сынау срогын озайту турында; шартлы рәвештә хөкем итүне юкка чыгару һәм суд тарафыннан билгеләнгән җәзаны үтәү турында; шартлы рәвештә хөкем итүне юкка чыгару һәм шартлы рәвештә хөкем ителгәннең суд хөкемен кире алу турында;

4)җирле үзидарә органнарына, тиешле муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан барлык оештыру-хокукый рәвешләрдәге һәм милек рәвешләрендәге оешмаларга балигъ булмаганнарның хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертергә;
5)федераль дәүләт хакимияте органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарына балигъ булмаганнарның хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертү турында һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына күрсәтмәләр кертү турында Республика комиссиясенә үтенечнамә юлларга.

2. Муниципаль комиссияләр әгъзалары Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә башка хокукларга ия.

3 бүлек. Комиссияләр тарафыннан материалларны (эшләрне) карау[edit]

15 статья. Комиссияләр тарафыннан материалларны (эшләрне) карау өчен нигезләр[edit]

Комиссияләр материалларны (эшләрне) түбәндәге нигезләрдә карыйлар:

1)балигъ булмаганның, аның ата-анасының яисә бүтән законлы вәкилләренең, шулай ук башка затларның гаризасы буенча;
2)үз инициативасы белән;
3)балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре тәкъдиме буенча;
4)эш бирүчеләрнең үтенечнамәсе буенча;
5)җинаять җаваплылыгына тартылу яшенә җиткәнче җәмгыять өчен куркыныч гамәл кылган балигъ булмаганга карата эчке эшләр органнары, прокуратура карарлары буенча;
6)Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында һәм административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы законнарында каралган тәртиптә тапшырылган материалларны (эшләрне);
7)гражданнар хәбәр итүе буенча;
8)Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган башка нигезләр буенча.

16 статья. Комиссияләр эшчәнлеген оештыру тәртибе[edit]

Республика комиссиясенең һәм муниципаль комиссияләрнең эшчәнлеген оештыру тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана торган нигезләмә белән билгеләнә.

17 статья. Комиссияләрнең карарлары, күрсәтмәләре, билгеләмәләре[edit]

1.Комиссияләрнең карарлары балигъ булмаганнарга, аларның ата-аналарына яисә бүтән законлы вәкилләренә, башка затларга карата конкрет материалларны (эшләрне) карау нәтиҗәләре буенча, шулай ук мәгариф учреждениеләре күрсәтмәләрен, барлык оештыру-хокукый рәвешләрдәге һәм милек рәвешләрендәге башка оешмаларның мөрәҗәгатьләрен һәм үтенечнамәләрен карау нәтиҗәләре буенча кабул ителә.

2.Комиссияләрнең күрсәтмәләре балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеге һәм хокук бозулары, шулай ук аларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылу сәбәпләрен һәм шартларын бетерү максатларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, барлык оештыру- хокукый рәвешләрдәге һәм милек рәвешләрендәге оешмаларга кертелә.

3.Комиссияләрнең карарлары һәм күрсәтмәләре язма рәвештә бәян ителгән һәм дәлилләнгән булырга тиеш.

4.Административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда комиссия карарының эчтәлеге, шулай ук аның үз көченә керү сроклары һәм тәртибе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы белән билгеләнә.

5.Тәэсир итү чараларын куллану турындагы, балигъ булмаганны урнаштыру йә балигъ булмаганның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга карата башка чаралар күрү турындагы карарда түбәндәгеләр күрсәтелә:

комиссиянең исеме һәм персональ составы;
материалны (эшне) карау датасы һәм урыны;
үзенә карата материал (эш) карала торган зат турында белешмәләр;
материалны (эшне) караганда ачыкланган хәлләр;
каралган материаллар (эшләр) буенча комиссиянең дәлилләнгән карары;
балигъ булмаганга комиссия тарафыннан тәкъдим ителә торган социаль ярдәм чаралары һәм аны күрсәтү алымнары;
әлеге карарга карата шикаять бирүнең срокларын һәм тәртибен аңлату турында белешмәләр.

6.Комиссиянең карары һәм күрсәтмәсе комиссия утырышында рәислек итүче тарафыннан имзаланалар, материалларны (эшләрне) карау төгәлләнүгә алар игълан ителәләр, кабул ителгән көннән үз көчләренә керәләр.

7.Комиссиянең карары яисә күрсәтмәсе дәүләт хакимиятенең тиешле органнарына, җирле үзидарә органнарына, барлык оештыру-хокукый рәвешләрдәге һәм милек рәвешләрендәге оешмаларга үтәү өчен җибәрелә.

8.Комиссия карарының яисә күрсәтмәсенең күчермәсе йә аннан өземтә кабул ителгән көненнән өч көн эчендә балигъ булмаганга, аның ата-анасына яисә бүтән законлы вәкилләренә, башка кызыксынучы затларга имза куйдырып тапшырыла яисә тиешле органнарга яки учреждениеләргә җибәрелә.

9.Комиссияләрнең үз компетенциясе чикләрендә кабул ителгән карарларын һәм күрсәтмәләрен дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, барлык оештыру-хокукый рәвешләрдәге һәм милек рәвешләрендәге оешмалар, шулай ук гражданнар тарафыннан үтәү мәҗбүри.

10.Комиссиянең карарын яисә күрсәтмәсен алганда, үзләренә адресланган дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, барлык оештыру-хокукый рәвешләрдәге һәм милек рәвешләрендәге оешмалар, шулай ук гражданнар карар яки күрсәтмә җибәргән комиссиягә аны үтәү өчен күрелгән чаралар турында 15 көн эчендә хәбәр итәргә тиеш.

11.Комиссия карарын яисә күрсәтмәсен үтәмәү, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуларны бетерү буенча комиссия карарында яисә күрсәтмәсендә күрсәтелгән чараларны күрмәү, шулай ук күрсәтелгән хокукый актларны карамыйча калдыру Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган җаваплылыкка китерә.

12.Комиссияләрнең билгеләмәләре Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында каралган очракларда һәм тәртиптә кабул ителә.

18 статья. Үзенә карата материал (эш) карала торган затның хокуклары[edit]

1.Административ хокук бозу буенча үзенә карата эш алып барыла торган зат Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында каралган хокукларга ия.

2.Комиссия тарафыннан үзенә карата материал (эш) карала торган зат түбәндәге хокукларга ия:

1)эш материалы белән танышырга;
2)аның эчтәлеге буенча искәрмәләр ясарга;
3)эшне карауда катнашырга;
4)туган телендә яисә үзе иркен сөйләшә торган телдә аңлатмалар (телдән яисә язмача) бирергә;
5)тәрҗемәче (сурдотәрҗемәче) хезмәтләреннән файдаланырга;
6)эш комиссиягә кергән вакыттан яклаучының юридик ярдәменнән файдаланырга;
7)комиссия карарына карата Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә шикаять бирергә;
8) Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган башка хокукларга.

19 статья. Комиссияләрнең карарларына, күрсәтмәләренә карата шикаять бирү тәртибе һәм сроклары[edit]

1.Карала торган материаллар (эшләр) буенча муниципаль комиссияләр тарафыннан кабул ителгән карарларга һәм күрсәтмәләргә карата Республика комиссиясенә яисә судка шикаять бирелергә мөмкин.

2.Муниципаль комиссияләрнең карарларына һәм күрсәтмәләренә карата Республика комиссиясенә шикаять бирү алар чыгарылган көннән алып 10 көн эчендә башкарыла. Шул срокка шикаять бирү аларның үтәлүен туктатып тора.

3.Комиссия карарларына һәм күрсәтмәләренә карата судка шикаять Россия Федерациясе граждан-процессуаль законнарында билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда бирелергә мөмкин.

4.Комиссияләрнең административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча кабул ителгән карарларына карата шикаять Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда бирелергә мөмкин. 4 бүлек. Йомгаклау нигезләмәләре

20 статья. Комиссияләрне финанс ягыннан тәэмин итү[edit]

1.Комиссияләрне финанс ягыннан тәэмин итү Татарстан Республикасының чыгым йөкләмәсе булып тора.

2.Комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре бирелгән җирле үзидарә органнарына әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле матди һәм финанс чаралары тапшырыла.

21 статья. Комиссияләр эшчәнлеген тикшереп тору[edit]

1.Республика комиссиясе эшчәнлеген тикшереп тору дәүләт хакимиятенең тиешле органнары тарафыннан үз компетенциясе чикләрендә һәм Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

2.Муниципаль комиссияләр эшчәнлеген тикшереп тору җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында тиешле Татарстан Республикасы законында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

22 статья. Әлеге Законның үз көченә керүе[edit]

1.Әлеге Закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

2.Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актлары әлеге Закон үз көченә кергән көннән өч ай эчендә аңа туры китерелергә тиеш.

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнеханов

Казан, Кремль 2011 елның 20 мае

№ 26-ТРЗ