Тал чыбык (Дәрдмәнд)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Тал чыбык
Автор: Дәрдмәнд

Тал чыбык


(Ислах сораган шәкертләргә тартамын)

Ничөн суга сузыласың,
Тал чыбыккай, интегеп;
Ялварасын, борыласың,
Тилмерәсең, өзеләсең
Аккан суга күз тегеп.

***
Япракларың кылтырый...
Эчеп канасың килә!
йөгерә, кача су чылтырый,
Кояш нурында елтырый
һәм кача ул һәм көлә!

(Тәрҗемә.)


1906

  • Ислах — реформа, уку-укытуны яңарту,
  • Канасың — туясың.