Көчле кояш күптән баткан инде;
Караңгылык баскан җир өстен,
Ә ул һаман утын якмый, тик утыра.
Бәлки... кем белсен,
Аның көчле кулы бик күп еллар
Шулай эшли-эшли талгач та,
Күкрәгендә хәят нурларыннан
Соңгы нуры сүнеп калгач та,
Аның ирекле күнле тынар өчен
Караңгылык тели торгандыр?
Бәлки, шулайдыр да.
Бәлки...
Өстәлендә аның бер хат тора —
Карт анасы язган;
Хатында
Шундый юллар:
... Хәләл сөтен имезеп, төннәр буе
Йокламыйча сине саклаган,
Авырганда, үлем кочагына
Үзен атып, сине яклаган
Ул кем иде?
Соңгы сынык нанын сиңа биреп,
Ач калса да, «балам» диюче,
Бөтен дөнья синнән качканда да,
Бер ялгызы калып сөюче
Ул кем иде?..
Син ач килеш йөргән чакта,
Синең өчен
Елый-елый күзсез калучы,
Синең бәхтең өчен җир өстендә
Тамуг газаплары алучы
Ул кем иде?..
— Мескен әнкәң!
Ул әле дә өзлеп сагна сине,
Ә син?..
Әткәң,
Ул әле дә шулай сөренә-сөренә,
Таяк тоткан килеш, урамда
Туктап ютәлли дә:
«Мин әле дә сезнең өчен
Салкын буранда
Һаман йөрим», — ди ул.
Аның күләгәсе һаман йөри,
Һаман, һаман да.
Бер ул гына түгел,
Бире бик күп алар;
Ач, ялангач килеш яланда
Тик йөриләр...
Тик йөриләр...
«Син кайт, балам!
Син кайт безнең янга,
Әүвәлгедәй сине сөярбез,
Балам, иркәм, бәгърем, диярбез!
Син кайт, балам!»
Төн үтә дә,
Иртәнге җил аңа җавап яза:
— Улың үлде.
Сагнып хатлар язма, бәхетсез карт,
Зәңгәр күзле улың исменә;
Ул юк инде...
Сагнып хатлар көтмә, «изге» карчык!
Көзге төндә,
Тәрәзә төбендә,
Тәрәзәңне кагып:
— Аңардан!—дип,
Хат китермәс хәзер беркем дә...
Төштә күреп аны уянгач та,
Рәсмен кулыңа алып син аның,
Таң җилләре аша
Елый-елый
Көтмә инде аның сәламен!
Ул юк инде,
Ата!
Синең өчен
Ул юк инде...
Ана!
Синең өчен,
Сезнең өчен үлде мәңгегә...
Иске тормыш!
Синең кырларыңда
Зәңгәр күзле уйчан яшь егет —
Ул юк инде...
Иске тормыш!
Синең «гөл бакча»ңда,
Сөренә-сөренә ачтан интегеп,
Хәят эзләп йөргән уйчан егет —
Ул юк инде...
Гаиләң тар синең аның өчен,
Йортың — төрмә,
Ишекләре корыч, тимердән.
Балаларың— исрек,
Исреп-исреп,
Нәслең черегән!
Барсы тилергән!..
Нәфрәт итеп «синең гаиләңә»,
Барлык матурлык дип белгән нәрсәңә,
Нәфрәт итеп сиңа!
Ул ант итә Казан урамында,
Ул ант итә мещан базында,
Ул ант итә сезнең арагызда,
Әй, сез, калдык нэпман уллары!
Базар корольләре!
Шарлатаннар!
Череп беткән сыра кортлары!
Сез табынган алтын-көмешләрне
Тәңре итеп үзенә алалмый;
Сез аунаган пычрак баткаклыкта
Үзе өчен урын табалмый;
Ишетәсезме!
Сезгә кабак дусты,
Җырчы малай булып кадалмый!
Көрәшчеләр!
Сезнең арагызга яшь бер егет килә,
Аның да
Һичбер нәрсәсе юк:
Малы да,
Атасы да,
Анасы да,
Сөйгән яры да...