Сөйләр сүзләр бик күп алар (Кәрим)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Сөйләр сүзләр бик күп алар
Автор: Фатих Кәрим

Сөйләр сүзләр бик күп алар


Сөйләр сүзләр бик күп алар,
Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул:
Күп яшәргә теләсәң,

Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.


?