Ат-арбага юл юк,
Язгы пычрак...
Каткан тунын көнгә кыздырып,
Чабатадан, карлы суны ерып,
Кайтып килә ашыгып, кызынып,
Ул – шәһәрдән.
Анда съезд иде,
«Мир» сайлавы белән барды да,
Бик күп, бик күп кирәкләрне тыңлап,
Алып кайтып килә авылына.
Аңа әйттеләр:
– Тукта, бер унбиш көн,
Җир корысын, юллар төшсен дә –
Ат белән кайт!..
Ә ул... шундый инде...
Тыңламады аның берсен дә.
– Көтәргәме... юк... юк...
Ничек түзсен?!
Бик күп нәрсә бит ул тыңлады,
Бик күп кирәкләрне язып алды,
Аны әйтмичә түзеп буламы?!
Эх, Калинин*, әле дә кичәгедәй
Сөйли кебек аңа үзеннән:
«Тракторлар, абзый, сезнең өчен...
Алты басу,
сигез басулы кыр сезгә,
Куегыз эшкә барын бүгеннән...»
«Ә ун көннән бездә сукага да
Чыгар авыл, кыр да бүленмәс –
Бүгенге сүз – бүген кирәкле сүз –
Мин кичеккән өчен беленмәс...»
Ул ашыга, тирли,
менә тиздән,
Кояш баеганчы, тауны да –
Ул үтәр дә басу капкасыннан,
Кайтып җитәр якын авылына...
Юк, кирәкми юл да, ат-арба да,
Тиз бул, әйдә, сука төшкәнче...
– Тфү,
Тукта!
Нинди сука булсын,
Тракторлар килер кушлашып.