Син дошманым минем (Такташ)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Син дошманым минем
Автор: Һади Такташ

Син дошманым минем


(«Партияле» һәм партиясез солтангалиевчеләргә)

Очраганда хәзер синең белән
Исәнләшмим, —
Үпкәләүдән түгел бу минем,
Һич юк...
Бер газетта исмең күрдем синең,
Үткән көрәш юлың карадым,
Укып чыктым Үзәк Комиссиянең
Синең хакта булган карарын.
Ә беләсең,
Шул ук газетада
Бер хәбәр бар,
Кыска гына итеп язылган:
Бер авылда яшь бер комсомолның
Канлы тәне кырдан табылган...
Укыгансыңдыр...
Ул эшне мин синең кулың белән
Эшләнгән эш диеп карадым,
Һәр көн булып торган шундый корбаннарны
Синең корбаннардан санадым.
Чөнки,
Син, хамелеон, төсең алмаштырып,
Безнең арабызда калгансың;
Кулакларны яклап һәр эшеңдә
Җимрү юлын алып баргансың.
Без көрәштә булган һәр уңышны
Йөрәк каны биреп алганда,
Мең авырлык белән, ял итмичә,
Соңгы җиңүләргә барганда, —
Син кулыңны биреп, оялмыйча,
Солтангалиевтәй этләргә,
Көрәшкәнсең,
Һәрбер адымыңда
Таяк тыгып безнең эшләргә,.
Без бүгеннән дошман!
Дуслыгымны саклар өчен
Йөрәгемдә бер хис тапмадым;
Бел!
Бүгеннән соң
Син һәм синең кебекләргә
Пуля саклап йөри башладым.


?