Син булмасаң (Тукай)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Син булмасаң
Автор: Габдулла Тукай

Син булмасаң


И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңларый,—
Син мине мискин кыйлып моңландыручы булмасаң!

Мәүҗә-мәүҗә улмазди, болганмазди гыйшкың диңгезе,-
Рихе сар-сар төсле, син болгандыручы булмасаң!

Әкләнердем беркадәр мин шәмсә йә бәдрә бакыб,—
Анлари хөснеңлә ләшәй сандыручы булмасаң!

Тәрк идәрдем вәхшәти, — тик кәндеңә тартып бәни,
Кяинатә каршы ям-ямландыручы* булмасаң!

Халисән коллык идәрдем Тәңрия, дәрвиш кеби,—
Күңлеми тәшвишлә шәйтанландыручы булмасаң!

Җаныма касд әйләмәздем хәсрәтемдәй гяһе гяһ,—
Кәндеми кәндемгә дошманландыручы булмасаң!

Кайвакыт Мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем,—
Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!

Шигърә биңзәрде бераз биһудә әшгарем бәнем,—
һәр каләм тотканда истән тайдыручы булмасаң!


?