Серле күзлек (Такташ)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Серле күзлек
Автор: Һади Такташ

Серле күзлек


(Ике шагыйрь сөйләшә)

— Берәү беркөн әллә кайда шунда
Серле күзлек табып кигән, ди,
Карап торган ачык авызларга:
— «Маркс күзлеге бу!» — дигән, ди.
Шуннан
Кызыл доцент исме аңа биргәннәр, ди.
Хәзер
Шул күзлеген бер дә салмый, ди,
Ә шулай да
«Капитал»ның «К», «А» хәрефләрен
Бергә кушып укый алмый, ди.
Белмим,
Әллә гайбәт,
Әллә чындыр инде...
Ләкин шул хәлфәнең үзен бар, диләр.
Әле профессор да булыр, диләр,
Валлай менә,
Әллә усал телләр алдыйлар...
Сөйлә әле син дә берәр нәрсә,
Әллә нәрсә борның салгансың.
Үзең сөйләмисең,
Үзең сызгырасың,
Әллә инде артык аргансың...
— Нәрсә ялганларга,
Андый кешеләр
Күпләп тирәбездә әйләнә,
Аларның шул койрык Шәрифләре
«Теге якка» барып бәйләнә...
Шуның өчен менә бик күпләре
«Кызыл» күренергә телиләр,
Артык кызарырга маташалар,
«Серле күзлек» киеп йөриләр...


?