Сабит алты яшендә, инде гакълы башында;
Ялгыз, иркә бала ул әткәләре кашында.
Шуңа күрә шаян ул, бик күп уйный, наян ул;
Күңеллелек, көлкеләр таба әллә каян ул.
Фәһме үткен, ул зирәк, андый балалар сирәк;
Һәрбер әйберне сорый ул: бу ни нәрсә? ник кирәк?
Сабит сорый җентекләп, һәр нәрсәне бөртекләп,
Әти белән әнисе җавап бирә бик ипләп.
Бөркән Сабит әткәсен күреп әйтә әйтәсен:
«Әти, миңа әлепби кайчан алып кайтасың?
Мине укырга өйрәт, миңа укырга кирәк;
Үзем укыйм мин китап, үзем сөйлим һәм көйләп».
Атасы хәйран булды, китапчыга йөгерде,
«Бүләк» атлы әлифба алып кайтты ул берне.
«Бер адым, дип, гыйлемгә», өйрәтә ул Сабиткә;
Салган Сабит ихласын, кош бәбкәседәй җимгә.
Монсы «әлиф», монсы «ба», бу хәреф «җим», монсы «та»,
Бусы «дал» хәрфе була, бу хәреф «зат», монсы «та».
Салган Сабит муенны, оныткан ул уенны;
Тыршып укый «Бүләк»не, белми көнне һәм төнне.
Әткәй алган китапны тапты Сабит бик татлы;
Тиздән белде бик яхшы: нинди хәреф ни атлы.
Беркөн чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып;
Әти белән әнисе торышалар шаккатып.
Укуы өзек аның,— балачарак баланың:
«Бу ә-лиф-ба — бүләге Харитонов бабаның».
Хәйран булды әнкәсе, гыйлем булгач бәбкәсе;
Чәй катында елмая куанычлы әткәсе.
Күрсәң иде әнкәсен: кочып алган бәбкәсен,
Үбә-үбә бихисап битен, күзен һәм кашын.