(Лермонтовтан үзгәртелгән)
Качан кем сайлады Тәңре мине бу хак пәйгамбәр дип,
Мине фазленә лаек күрде, фәрманым төгәлләр дип, –
Шул ук сәгать үземнән, башкалардан баш-күз алдым да
Сөйләргә башладым хакны кешеләрнең күз алдында.
Кирәк баймы, фәкыйрьме, падишаһмы – күрсәтәм гайбен;
Укыйм ялкынлы аятьләр – карау юк һичберәү кәйфен.
Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә,
Ашамый-эчми көндез, кич белән баш куймый мендәргә.
Җәмигы әкърибам – дустлар, карендәшләр, замандашлар –
Миңа каршы котырдылар, рәхимсез аттылар ташлар.
Сөйләнде өстемә күп ифтира, бөһтан, усал телләр;
Сибелде зур хәкарәт берлә хәтта башыма көлләр.
Ходайга кыйлмадым үпкә золымнардан, каһәрләрдән;
Теләнче рәүше берлән мин качып чыктым шәһәрләрдән.
Менә хәзер япа-ялгыз торам бер читтә, сахрада,
Итәм тагать, күзем, күңлем тәмамән гарше әгъляда.
Күз алдымда күрәм мең-мең кадәр яшьрен җиһаннарны,
Күрәм булган, буласы барча яхшы һәм яманнарны.
Күрәм гъаден, сәмуден, бар булып үткән халыкларны,
Күрәм диңгез төбен, уйнап-йөзеп йөргән балыкларны.
Миңа кол анда бар җанвар: арыслан, хәтта капланнар
Нәбиләргә тимәслекнең мөкаддәс гаһден алганнар.
Догамны тыңлый йолдызлар – кечесе, зурлары бергә, –
Мине тәгъзыймлиләр шатлыклә, уйнап нурлары берлә.
Әгәр кайчакта шау-шулы шәһәрдән аркылы үтсәм,
Янып рухани ут берлә, ашыккан хәлдә юл тотсам, –
Миңа шул хәлдә картлар, бер хәкарәт күзләрен йөртеп,
Үгетлиләр сабыйларны, миңа бармак белән төртеп:
«Караңыз, и сабыйлар! бу кешене, сезгә гыйбрәт бу;
Арамызда иде күптән түгел моннан элегрәк бу;
Тәкәббер ул: торасы килмәде безнең арамызда.
Сабыйлар! Алыңыз гыйбрәт, бу мескингә караңыз да.
Күрәмсез, нинди беткән һәм арыкланган, фәкыйрьләнгән,
Зәгыйфьләнгән, таланган, өсте-башы нинди керләнгән!
Ышандырмакчы булды ул, җүләр! безне, имеш, Тәңре,
Аның аузы белән сөйли, аңар килгән, имеш, әмре!
Имеш тә, безне өндәргә аңар Тәңре үзе кушкан,
Күрәмсез: нинди хур ул, һәм җиһан халкы аңар дошман!»