Jump to content

Прафисыр И.П.Бараздин

From Wikisource
Яңалиф турында Галимҗан Ибраһимов
Автор: Гали Рәхим
НӘШЕР.: 1928. ЧЫГАНАК: Безнең юл журналы, 1928  

Прафисыр И.П.Бараздин


(оригинал орфографиясе) (гыйльми хезмәтенә 25 ел тулу уңае белән)

Шушы 1928 нче елда билгеле шәрекъчел гыйлемнәрдән прафисыр Илия Никалаевич Бараздинның гыйльми тикшеренү юлында эшли башлаганына 25 ел тула. Шуның уңае белән без аның кыскача тәрҗемәи хәлен һәм гыйльми хезмәтләре белән таныштырып китмәкче булабыз.

Илия Никалаевич 1883 нче елда Ярыслау шәһәрендә туган. Мәскәүдә гимназия бетергәннән соң, Мәскәү үнивирсититының тарих һәм филалугия факультитына кереп 1907 нче елда үнивирсититне тәмам итеп чыккан. Үнивириститтә укыганда аның алган эспитсиялнесте гомуми тарих булса да, Русия тарихы, Яурупа мәдәният, тарихы шикелле фәннәрдә аны якыннан кызктырмаган. Ул мәгълүм прафисыр Винаградыфның шәкерте. 1903 нче елда ул бер икеспидитсия белән Юнанстанга барган. Шул сәяхәтне тасаувыр иткән мәкаләсе аның беренче басылган әсәер булган.

Үниврсититне бетергәннән соң И.П.Бараздин гыйльми тикшеренү, укытучылык һәм каләм хезмәтенә керешкән. Аның гыйльми тикшеренүләре башлыча түбәндәге булалар. Тарих бабында: Көнбатыш һәм Көнчыгышның иҗтимагый, икътисадый, тарихлары, 19 нчы йөздәге иҗтимагый хәрәкәтләр, яңа замандагы халык ара мөнәсәбәтләр, Сәвит Көнчыгышының тарихы. Архиялугия бабында: Сәвитләр Саюзы туфрагындагы борынгы-антик һәм Көнчыгыш мәдәниятләренең калдыкларын тикшерү.

Архиялугия юлында ул соңгы елларда байтак икеспидитсия һәм казынуларга катнашкан һәм җиткәчелек иткән. Аның җитәкчелеге яки ягыннан катнашы белән уздырылган архиялугия икеспидитсияләре шушылар: Кырымда Һираклия ярым атавындагы борынгы юнан мәдәнияте калдыкларын тикшерү өчен «Көнчыгышны өйрәнү гыйльми оешмасы» тарафыннан күндерелгән икеспидитсия, 1925-26 нчы елларда татар мәдәнияте калдыкларын тикшерү өчен булган икеспидитсия, 1927 дә Ингушитиягә җибәрелгән икеспидитсия, 1928 дә Татарстанда татар мәдәнияте калдыкларын тикшерү өчен ясалган икеспидитсия.

Прафисыр Бараздинның гыйльми әсәрләре һәм мәкаләләре бик күп сан тәшкил итә. Аның Яурупа тарихына, Русия туфрагындагы антик мәдәният архиялугиясенә, Русиядәге үнивирститләр тарихына һәм башка мәсьәләләргә тәгаллекле әсәр һәм мәкаләләре башлыча 1906 нче елдан башлап 1918 нче елга кадәр булган арада басылганнар. Үктәбер ривәлүтсиясеннән соң прафисыр Бараздинның гыйльми эшләрендәге маузуглар бөтенләй башка бер борылыш алып китәләр. Ул хәзер Көнбатыштан Көнчыгышка борылып, шәрекъне өйрәнүчеләрдән булып китә. Аның бу юлда язылган мәкаләләре 1922 нче елдан башлап соңгы елга кадәр башлыча «Нави Вастук» журналында һәм башка журналларда басылып киләләр; аерым китап булып басылганнары да бар.

Монда Прафисыр Бараздинның Көнчыгышка караган мәкаләләренең мөһимерәкләрен санап узабыз:

«Татар мәдәниятен өйрәнү юлында (Кырымда) ясалган яңа кәшефләр», «Кырымда Алтын Урда мәдәнияте турында яңалыклар», «Саяхат - Иске Кырым шәһәре», «Хәзерге Татарстан», «Көнчыгышка гыйльми икеспидитсияләр мәсьәләсе», «С. С. С. Р. Көнчыгышындагы халык һәм ривәлүтсия хәрәкәтләрен өйрәнү мәсьәләсе», «Сәвит Көнчыгышы мәдәниятләрен өйрәнү», «Сәвит Көнчыгышының мәдәни казанышлары», «Сәвит Көнчыгышын өйрәнүнең йомгак һәм киләчәктәге күренешләре», «С. С. С. Р.ның Көнчыгыш җөмһүрият һәм өлкәләрендә гыйльми тикшерү эшләренең куелышы турында» һәм башкалар. Күренә ки, прафисыр Бараздин башлыча архиялугия мәсьәләләре белән кызыксына һәм шул юлда эшли. Төрек-татар мәдәнияте, аерым рәвештә татар мәдәниятенең үткәндәге һәм хәзерге хәле, аеруча аның дикъкатен җәлеп итә. Безнең Татарстан да аның игътибарыннан тышта калмады. Ул һәр вакыт Татарстанның мәдәни үсеше белән кызыксынып торучылардан берсе. Соңгы елларда ул бер ничә тапкыр Казанга килеп китте. 1923 нче елда «Татарның өйрәнү җәмгыяте» кыйсмән аның димләве буенча төзелде. 1928 нче елның җәендә Казан Керимелендә һәм Иске Казан урынында булган казынмаларда ул архиялугия икесепидитсиясенең җитәкчеләреннән берсе булды.


Н.П.Бараздин 1920нче елда хәрби хуҗалык акадимиясе тарафыннан хуҗалык көнкүреше кафидрасына, 1922 нче елда Мәскәүнең Өнчыгышны өйрәнү инеституты тарафыннан Көнчыгыш тарихы кафидрасына прафисыр итеп сайланды. Соңгыелларга кадәр Мәскәүнең югары уку йортларында Көнчыгышны өйрәнү инеститутында, Хәрби акадимиядә, Хәрби-хуҗалык акадимиясендә хәрби-пидагугия инеститутында, журналислык инеститутында ул укыту эшләре алып барды. Хәзердә укыту эшләрен куеп, гыйльми эшләр белән мәшгуль.

Прафисыр Н.П.Бараздин С. С. С. Р. Үзәк башкармасы каршындагы Көнчыгышны өйрәнү оешмасы (научная ассатсиятсия вастукавидиния)ның перизидиюм әгъзасы һәм тарих-атналугия бүлегенең мөдире; шул оешманың ургыны булган «Нави Вастук» журналының ридкаллигия әгъзасы; Украинадагы Көнчыгышны өйрәнү гыйльми оешмасының әгъзасы; Мадди мәдәният тарихы акадимиясенең Мәскәү сиксиясендә хакыйкый әгъза һәм аның архиялугия кәмисиясенең рәисе; Дәүләт пылан кәмисиясенең әтналугия һәм тел сиксиясенең рәисе; Мәскәүдәге Көнчыгыш мәдәниятләре музееның сәвит Көнчыгышы бүлегенең мөдире; Татарны өйрәнү гыйльми җәмгыятенең фәхри әгъзасы; Казан һәм Кырымның тарих, архиялугия һәм әтнаграфия җәмгыятьләренең әгъзасы. Монда саналганнардан ул әгъза булып тора. Шул рәвешчә прафисыр Бараздин, гыйльми тикшерү һәм укыту эшләреннән тыш, киң һәм актиф рәвештә иҗтмагый хезмәтләр дә алып бара.

Прафисыр Н.П.Бараздинны озак һәм җимешле хезмәте өчен тәбрик итеп, Көнчыгышны өйрәнү юлында тагын да тирәнрәк һәм җимешлерәк хезмәтләрен көтеп калабыз.

Гали Рәхим.[1]

  1. Гали Мөхәммәтшакир улы Рәхим (4.11.1892 - 1943) — татар язучысы, тел галиме, тарихчы, фольклорчы.