Онытылмас хатирәләр

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Онытылмас хатирәләр
Автор: Рина Зарипова
НӘШЕР.: 4 декабрь 2004. 

Рина Баян кызы Зарипова 1941 елда Актаныш районы, Меңнәр авылында туган. Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын (рус-татар бүлеген) тәмамлаган. 1969-2002 елларда “Т.Я.”да хатлар бүлеге мөхәррире булып эшләде. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Рина ханым – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” премиясе лауреаты. Ире Заһит (техник университетта (КАИ) ассистент, инженер иде, хәзер лаеклы ялда) белән Рифкат исемле бер ул, Ләйлә, Алсу, Зөлфия исемле өч кыз үстерделәр. Дүрт оныклары бар. Онытылмас хатирәләр

Кайда да йөрәктә...[edit]

Әле исәпләп утырдым: “Татарстан яшьләре”ндә эшләгән елларым чүт кенә 34 елга тулмый калган. Мактансам да килешер, чөнки редакция тарихында шулай озак эшләгән кеше юк. Кемнәр белән генә эшләмәгәнбез, кемнәр белән генә очраштырмаган “Татарстан яшьләре”. Менә хәзер, эштән туктагач та, бик күпләр сагындырып искә төшә. Бүген мин шуларның берсенә күбрәк тукталмакчымын.

Өченче көн тоташ кар ява...[edit]

Иртән торып радионы ачтым. Илһам Шакиров җырлый:

Өченче көн тоташ кар ява...

Моң дәрьясы мине дә үз артыннан ияртеп, әллә кайларга, ерак үткәннәргә алып китә. Беренче генә тыңлавым түгел бит инде, бәлки мең дә беренче тапкырдыр. Ләкин барыбер бу даһи җыр йөрәкнең иң түрендәге кыңгырауларны чыңлата. Әлеге әсәр тиңдәшсез өч талантның иҗат җимеше – Сара Садыйкова, Мостай Кәрим, Илһам Шакиров.

Таш яуса да киләм[edit]

Сара апа Садыйкова безнең газетаны бик ярата иде. “Татарстан яшьләре”ндә эшләүче журналистларны да якын итте. Бервакыт редакция белән мехчылар тулай торагына җыендык. Сара апаны чакыруны миңа йөкләделәр. Телефоннан аңа чылтыраттым. Күңел икеләнә. Аудитория зур түгел, эшчеләр тулай торагы гына, көне дә шыксыз –Ккөзге вак яңгыр сибәләп тора. Ризалашыр микән дим. Трубкада Сара апаның дәртле, көр тавышы ишетелде:

– Бармыйммы соң, таш яуса да барам!

Эчкә җылы керде. Килде Сара апа. Зур концерт залында чыгыш ясарга ничек әзерләнгән булса, шулай әзерләнеп килде. Сөйләде дә, җырлады да, уйнады да.

Икенче атнаны Күн берләшмәсе мәдәният сараена барырга тиеш идек.

– Мине калдырмагыз, барам! – диде.

Анда да килде. Аның белән Шамил Әхмәтҗанов та килгән иде. Менә дигән концерт бирделәр алар. Тамашачы бик канәгать калды. Сара апа без кая гына чакырсак та баш тартмый, теләсә нинди аудитория алдында бер үзе сәхнә тота иде. Ялындыру, көйсезләнү аның өчен ят иде.

Укучы сораган җырлар[edit]

Кайда иң матур җыр ишетсәң, ул Сара апаныкы. Газетада нотасы белән җыр бастыру гадәте бар иде. Сара апаның күпме җырлары басылды икән безнең газетада! Мин үзем генә дә ничә тапкыр аның өенә җыр сорап бардым.

“Шимбә сәхифәсе”[edit]

Бу безнең газетада иң дәвамлы сәхифә иде. Аны укучылар көтеп ала. Сәхифәдә шимбә кунагы була. Ул инде берәр күренекле шәхес. Аның белән җылы әңгәмә корасың. Кемнәр генә килмәде безнең “Шимбә сәхифәсе” кунагы булып. Бу сәхифәдә укучы сораган иң популяр җыр нотасы белән бастырыла. Яхшы хәтерлим, иң күп соралган җырлар – Сара апаныкы. Үзенә хәбәр итәм дә, эштән кайтышлый өенә керәм. Ул чакта Сара апа иске йортында, хрущевкада яшәде. Миңа юл өсте, ул Тинчурин тукталышында, ә мин Яңа бистәдә торам. Сара апа үзенә иптәшкә өйдәш итеп бер студент кызны тота иде. Шунысы нык истә, Сара апа яши торган йорт каршысында гына шешә җыю пункты урнашкан. Андагы ыгы-зыгы, шау-шу, пыяла савытларның тимер әрҗәгә бәрелүе – бөтенесе ишетелеп тора. Пункт тирәсендә көне буе кеше өзелми. Өстәвенә анда учак ягып, нәрсәдер яндыралар. Сара апаның балконы нәкъ шушы мәхшәргә чыга. Бу манзарадан аның шактый интеккәне хәтердә. Аннары ул Татарстан урамында яңа салынган кирпеч йортка күчте һәм теге мәхшәрдән, ниһаять, котылды. Әйткәнемчә, иске йортына да, яңасына да әллә ничә бардым.

Нәби Дәүли сүзләренә язылган “Уфа ни өчен матур” дигән җырны сорап бик күп хатлар килде. Шуларны җыеп Сара апа янына килдем. Ул, гадәтенчә, мине көтеп ала, бик ачык каршылый, чәй эчерми җибәрми. Бу юлы ашыга идем. Шул хакта әйттем. Ә ул балаларча беркатлылык белән үзенекен сөйли бирде:

– Кая ашыгасың? Яңа бистә бер адым җирдә, өлгерерсең. Синең мин пешергән йомырка тәбәсен ашаганың юк бит әле. Менә Зөһрәне озаттым гына, сине каршыладым. Миннән кеше өзелми.

Сара апага карышып була ди мени? Ашыгулар онытылды. Ул “ә” дигәнче йомырка тәбәсен чыжылдатты.

Бүген дә торып-торып гаҗәпләнәм: мин, йомырка ризыгына битараф кеше, ни хикмәттер, Сара апа әзерләп ашаткан шул тәбәне искә төшерсәм, авызымнан сулар килә...

Ничек кенә кабалансаң да, Сара апа янына бер килсәң, ул сине тиз генә җибәрми. Сыйлый, аннары фортепиано янына утыра, уйный, бу җырга көй язуының тарихын сөйли, җырлап та күрсәтә.

– Текстны мин көйгә китерәм, шигырь җыр сүзләренә әйләнгәч кытыршы булырга тиеш түгел. Автор белән килешеп эшлибез, – дия торган иде Сара апа.

“Балык кәтлите”![edit]

Бусында миңа Илдар Юзеев шигыренә язылган “Бөркет турында баллада” кирәк иде. Сара апаның гадәтен белгәнгә, бу юлы ашыгам дигән сүзне әйтеп тормадым. Сара апа яңа гына каяндыр кайткан иде. Кәефе шәп, үзе концерт киемендә. Хәтта калфагын да салмаган.

– Бәхетең бар икән, Рина! –дип каршылады ул мине. – Бүген елга портына төшкән идем. Ресторанына кердем. Анда эшләүче кызлар мине танып алдылар. “Сара апа, бик әйбәт балык кәтлите бар, алыгыз әле!” – дип көчли-көчли биреп җибәрделәр. Синең белән ашарга язган икән аны.

Шулай сөйләнә-сөйләнә ул кәтлит кыздыра, ә мин ул сөйләгәнне тыңлыйм. Булышыр идем, ул үзе бик рәхәтләнеп тәмләп әзерләргә ярата.

– Сары май белән бал ашап кына үскән кыз бит мин, Рина, – ди Сара апа, – ә хәзер кибетләрдән теләгән ризыкны да ала алмыйсың. Кибеттә ите юк, базарда чиратларда мин торалмыйм... Югыйсә сине тагын да тәмлерәк ризыклар белән сыйлар идем...

Кызык та, кызганыч та түгел диген инде. Табеев чоры иде ул. Чыннан да, ничә еллар ит – проблема булды. Кибетләрдә хөкүмәт бәясенә ул юк, ә базарда озын-озын чират. Бер җирдә чиратка басасың, синең чиратың җиткәндә ите бетә, икенчесенә басасың, бәхетең булса, чираттан этеп чыгармасалар, сабырлыгың җитсә, берәр кисәк эләгә... Хәзер торып-торып гаҗәпләнерлек бит. И, егетләр, нинди заманалар булган. Сара апа кебек мәшһүр затларын да шундый кытлык кичерергә дучар иткән заман. Заманмы, кешеләрме?..

Шушы хәлне дә зарланып түгел, кызык итеп, уен-көлке итеп сөйләгән Сара апага мин хәзер дә сокланам. Дөресрәге, баш иям. Аның рухына баш иям.

Балык кәтлитен көлешә-көлешә ашадык, чәйләр эчтек. Сара апа янә үзенең пианиносы янына утырды. Уйнады да, җырлады да, җырның язылу тарихын да сөйләп алды.

Үзең белән аралашкан кешеләрнең бөеклеген яши-яши күбрәк аңлыйсың икән ул. Сара апа белән аралашудан мине иң гаҗәпләндергәне – ул сине бала-чага итеп түгел, үз тиңе кебек кабул итүе иде. Һавалану, мин-минлек кебек сыйфатлар гомумән аның холкы да юк иде. Шуңа да аның янында бик рәхәт була торган иде. Бер гөнаһсыз сабый кебек, эчкерсез, ихлас, илаһи бер зат иде ул. Урыны, мөгаен, оҗмахның түрендәдер.