Милләти вәйран идән ишан икәндер, белмәдем;
Ул ишанлар милләтә дошман икәндер, белмәдем.
Милләти иһдам идән, игъдам идән шунлар имеш;
Анларый инкяр идән зи шан икәндер, белмәдем.
Анларый юк итмәк ичөн чын күңелдән чалышан –
Милләти әгълая чалышан икәндер, белмәдем.
Анлара каршы каләм тартанлар – арыслан имеш;
Анларый тәкъдис идән таушан икәндер, белмәдем.
Шунлара коллык идәнләр, кул вирән бичаралар –
Милләти излял идән шәйтан икәндер, белмәдем.
Анларый мөршид санан әгъванлары ахмак имеш;
Безләри иршад идән Коръән икәндер, белмәдем.
Бу ишанлыклар-фәләнләр бер мәҗүсилек имеш;
Нигезе-аслы буның ботлан икәндер, белмәдем.
Чук заманлар әкл идән бунлар бу җансыз милләти;
Бу ишан мәет йиән сыртлан икәндер, белмәдем.
Бунлара табигъ улубән, бер-беренә ук атан
Бу тәвабигъ җөмлә шарлатан икәндер, белмәдем.
Дәрсе гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз» нам бер әсәр;
Аһ, боны язган кеше инсан икәндер, белмәдем.
Кәндеми суфи белеб, хатырлыйордым җәннәти,
Иштә кадрем эт илән якьсан икәндер, белмәдем.
Хәзерге әдәби телдә
МӨРИТЛӘР КАБЕРСТАНЫННАН БЕР АВАЗ
Таркатучы милләтне ишан икәндер, белмәдем;
Ул ишаннар милләткә дошман икәндер, белмәдем.
Милләтне бетерүчеләр нәкъ менә шулар икән;
Аларны кире кагучы – намуслы икәндер, белмәдем.
Чын күңелдән тырышучылар аларны юк итәргә
Милләтне гел күтәрүчеләр икәндер, белмәдем.
Аларга каршы каләм күтәргәннәр – арыслан икән;
Ишанны изге санаучы – куян икәндер, белмәдем.
Ишаннарга коллык иткән, кул биргән бичаралар –
Милләтне аздыручы шайтан икәндер, белмәдем.
Аларны башчы санаучы иярченнәре ахмак икән,
Безләрне туры юлга күндергән Коръән икәндер, белмәдем.
Бу ишанлыклар-фәләннәр бер мәҗүсилек икән,
Нигезе-аслы төпсез бернәрсә икәндер, белмәдем.
Бу җансыз милләтне алар күп заманнар кимергәннәр,
Үләксә ашаучы сыртлан икәндер ишан, белмәдем.
Болар коткысы астында бер-беренә ук аткан
Иярченнәр барсы шарлатан икәндер, белмәдем.
«Инкыйраз» исемле әсәр безгә гыйбрәт сабагы бирде;
Аһ, моны язган кеше инсан икәндер, белмәдем.
Үземне суфи исәпләп, оҗмахны искә ала идем;
Чынында кадерем эт белән бер икәндер, белмәдем.