Мәҗрух указ

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Мәҗрух указ
Автор: Габдулла Тукай
НӘШЕР.: 7 февраль 1910 («Йолдыз»), 15 март 1910 («Ялт-Йолт»). ЧЫГАНАК: http://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=view&id=96&Itemid=37  


Мәҗрух указ[1]



Галәлгомья[2] фикер йөртми бераз да, -
Ук аткан төсле үрдәк яки казга, —
Тисен бу дип Мөхәммәт хәзрәтенә,
«Исабәт»ләп[3] бер ук аттым Хиҗазга.

Исабәт итмәде[4] ләкин бераз да,
Зарар бирмичә хаҗ, руза, намазга,
Бераз әйләнде дә ук буш һавада,
Килеп ләкте кулымдагы указга.

Тизүк мәҗрух указымны күтәрдем,
Дәваларга Өфе якка юнәлдем.
Тагын терлер микән мискин указым - 
Дәвасына фидадыр[5] күп һәм азым!


1910 ел


Искәрмәләр


  1. Җәрәхәтләнгән указ
  2. сукырларча
  3. төзәп,туры итеп
  4. туры килмәде
  5. корбандыр