(Пушкиннән)
Утырам мин тимер читлек эчендә,
Каты кайгы, ачы хәсрәт эчемдә;
Караңгыда, каты җирдә, юештә,
Һаман бер төсле җирдә, бер рәвештә.
Күренде бервакытта бер яңа эш:
Ирек-иркендә үскән яшь каракош
Тәрәзәм алдына килде дә кунды,
Чукырга канлы калҗасын тотынды.
Шуны ул бер чукый, тагын да ташлый,
Очар төсле, канатын селкә башлый;
Чукый, йолка, вәләкин анда-санда
Карап-карап куя миңа табан да.
Бу моңлы иптәшемнең күз карашы,
Тагын да әллә нинди ят садасы
Дигән төсле була: «Мондин күчик без,
Канатлан син дә, сахрага очыйк без!
Азатлык кошлары без, әйдә, әйдә,
Бөрадәр! Тиз китик без шунда, кайда
Җәелгән ямь-яшел кырлар, болыннар;
Тавышсыз, тынсыз, аулак һәр урыннар.
Вә шунда, кайда диңгезләр төтен күк
Булып күренәдер күзләргә күм-күк.
Болытлар сәйритә анда, алара,
Алар артында зур таулар агара.
Вә шунда, кайда аулак, җил дә мин тик,
Йөрербез бергә-бергә – син дә мин тик».