Мылтык җыры (Такташ)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Мылтык җыры
Автор: Һади Такташ

Мылтык җыры


Ун пот биреп мылтык алдык,
Үрдәк атарга бардык.
Ярамаган мылтык алып
Икмәкне суга салдык.
   Ай-ли, вай-ли,
      Икмәкне суга салдык.
Көннәр буе йөрсәк тә,
Тотмадык бер үрдәк тә,
   Ай-ли, вай-ли,
      Тотмадык бер үрдәк тә..
Тотмасак та, кайгырмыйбыз,
Үзебез хуҗа икмәккә...
   Ай-ли, вай-ли,
      Үзебез хуҗа икмәккә...
Теләсәк «унга», теләсәк «сулга»,
Теләсә кая барабыз,
   Ай-ли, вай-ли,
      Теләсә нишли алабыз!
«Чаян».
Ауга чыккан чагыгызда
Саклык белән йөрегез!
   Ай-ли, вай-ли,
      Тик каранып йөрегез!
Артыгыздан үткен күзләр
Тикшереп йөри, белегез!
   Ай-ли, вай-ли,
      Кыска булыр гомрегез!


?