«Милләтчеләр»
Татар халкы! син үләргә мәхкүм инде,
Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде;
Тиберченмә! терелмисең, юл өстендә
Ятма аунап, үзеңне үзең күм инде.
Милләтчеләр сине фәкать алдый гына,
Дигән булып: «Hанланасың син тиз менә».
Алданма син! калган акчаң өчен алар
Укыйлар ич баш очыңда ясин генә!
Лябед сиңа терлер өчен корбан кирәк,
Hитми мыр-мыр хәтем – чын, саф Коръән кирәк;
Көймә бата; йота торган балык өчен
Фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк.
Милләтче бик куркак бит ул, судан курка,
Гәрчә «милләт» диеп авыз суын корта.
Кайсы чакта күперсә дә, тиз шиңә бит
Теге – ишек алдындагы ата күркә.
Алданмыйча, газиз башың кабергә керт,
Милләтчеләр барчасы да – эшсез шәкерт;
Алар өчен барыбер: син теләсәң бет!
Алданма син: шәкерт алар, шәкерт! шәкерт!
Дөрест сүз бу, монда шик-шөбһә кемгә бар?
Тугъры сүзне нинди файда кәтемдә бар?
Күрерсең син шәкертләрнең сәдакатен:
Бер бай үләргә ятканда, хәтемгә бар.
«Милләт!» диләр, – ул чынмыни? ихласмыни?
Үз корсагын шәкерт алда тотмасмыни?
Әллә ничек рәхмәт берлә җанлансаң да,
Алар сине тагын сугып екъмасмыни?
Биһүдәдер! – сорыкорттан көтмәк гыйлаҗ,
Син бер гали, сатылмаслык иргә мохтаҗ;
Хак Тәңренең каршысында килешмидер
Тәһарәтсез намаз илә корбансыз хаҗ!
?
|
|
Мәхкүм – хөкем ителгән.
Мәсмүм – агуланган.
Лябед – чарасыз.
Хәтем – Коръән уку.
Фида булу – корбан булу.
Мөрәүвәтле – үз-үзен кызганмаучы, башкаларга ярдәмле.