Көрәш җырлары (Бурнаш)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Көрәш җырлары
Автор: Фәтхи Бурнаш

Көрәш җырлары


(Данлы сугыш юллары үткән аерым
Идел буе укчы татар бригадасына)

Таулар мендең... кырлар йөрдең..
Комлы сахра кичтең син,
Дәһшәт суларын эчтең син...
Җан азабы чиктең син...
Яланнардан, сахралардан
Айлар, еллар киттең син...

Коммунар, кая соң,
Беләсеңме, барасың?
Ник ярасың ил даласын,
Карап төннең карасын?

Еллар ябык... юллар ерак...
Таулар биек — сизәмсең?
Эссе комнар... кипкән сулар...
Җан азабы — түзәмсең?
Алда — михнәт...
    Абау — дәһшәт!
Анда... дошман — күрәмсең?
Коммунар, кая соң,
Беләсеңме, барасың?
Ник ярасың ил даласын,
Карап төннең карасын?

Тау астында кинәт, кинәт
Утлар ягыла — күр, бала!
Яр башыннан сирәк-сирәк
Ядрә ява, ут ява!..
Ил сахрасын хәсрәт ала,
Ук — җәяңне кор, бала!

Коммунар, кая соң,
Беләсеңме, барасың?
Ник ярасың ил даласын,
Карап төннең карасын?

Ут басылган... көн ачылган...
Сахра тулган кан белән...
Сахра кичкән коммунарлар
Шөһрәт белән, дан белән;
Ил каршылый сәлам белән,
Сузыла куллар нан белән.
Коммунар, алга бар!
Алда рәхәт җанга бар...
Юлларыңда көч кирәксә,
Илдә көч, дәрман да бар.


?