Бер заман йорт кошлары, хайваннары
Хуҗаның каршына килделәр бары:
— И Хуҗа, безгә ризык биргән Хуҗа! —
Дип, сакалын селкетеп сөйли Кәҗә:
— Үзеңә мәгълүм, сиңа мин сөт бирәм;
Күп ашатсаң, аз да бирмим, күп бирәм.
Син, дөрест, ачтан мине үлтермисең,
Ни өчен җимне туярлык бирмисең?
Туймагачтын, мин караклыклар итәм,
Чит кешеләр бакчасын таптыйм, тетәм.
Урлаган чакларда, бик күп мәртәбә
Көчкә ләкми калды сыртым тәртәгә.
Бар кеше дә: «Ул Кәҗә залим,— диләр,—
Ул Кәҗәме? Ул Кәҗә!» — дип тиргиләр.
Китмәсен хак сүзгә һич кәйфең синең,
Күргәнең бармы Кәҗә бәйтен синең?
Әмма соң анда каты теткән мине,
Бер дә кызганмастан эт иткән мине.
Ул китапка мин ничек тәкать тотыйм?
Тыңлагыз, Хуҗам, хәзер бәйтен укыйм.
Укый:
«Ул Кәҗәнең ике исме булыр имеш,
Берсе Кәҗә, берсе Каза булыр имеш,
Ул Кәҗәне ярлы кеше асрар имеш,
Сыер урнына сөтен савып эчәр имди.
Ул Кәҗәнең айрылыдыр тояклары,
Бакчачендә гизәр аның аяклары;
Калмас аннан кәбестә, суган кыяклары,—
Һәр суганның башын кыркып йөрер имди.
Игътибар юк ул Кәҗәнең сакалына,
Кыйнамыйча килмәс асла гакылына;
Ул Кәҗәне кайда күрсәң шунда кыйна,—
Язык булмас, бәлки сәвап булыр имди.