Күпме шигырь яздым

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Күпме шигырь яздым
Автор: Роберт Миңнуллин

Күпме шигырь яздым


Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым,
Сиңа атап җырлар чыгардым.
Сиңа багышланган җырлар белән
Мин халкымның җанын сугардым.

Сиңа багышланган җырларымны
Бөтен татар халкы тыңлады.
Тыңлады да татар, җырлады да…
Юк аларның әл дә тынганы.

Минем җырларымны җылый-җылый
Җырладылар бөек җырчылар.
Алар әйтә иде: «Әнкәеңә
Син тагын бер яңа җыр чыгар!»

Беләм, беләм: ул булырга тиеш
Татарымның гаме, иманы…
Тик андый җыр язылмаган әле,
Язалмам да инде мин аны.

Бик язасым килә…
Булдыралмыйм…
Йөрим шуңа башны иебрәк.
Син җырлардан, Әнкәй, әйбәтрәк шул,
Шигырьләрдән син бит бөегрәк!


11.04.03