Кит әле син, аксакал кыш! Күр, әнә таудан туры Тәгәридер ул матур кыз — язның алтын фәйтуны. Тиз югал, и кыш бабай, син ал да тиз кач карт башың, Барыбер, күрсәң, качарсың, язны — гөлләр патшасын! Бер дә юк ул патшаның мылтык-кылыч, алмаслары, Һәр ягында аллы-гөлле күбәләктән гаскәре.