Кыйтга (Дәрдмәнд)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Кыйтга
Автор: Дәрдмәнд

Кыйтга


һөҗүм иткән фәләк җир-җир корып дам...
Ишет милләтнең ул фөрьяд вә зарын!
Сине бер хам тимер зан кылган ул хам...
Чыгар кындан каләм - тел зөлфикарын!


?

  • Фәләк — тәкъдир, язмыш.
  • Җир-җир — һәр җиргә.
  • Корып дам — ау, тозак корып.
  • Фөрьяд — елау-сыктау тавышы.
  • Хам тимер — эшләнмәгән чи тимер.
  • Зан кылган ул хам — дип исәпләгән ул үзе хам дигән мәгънәдә.
  • Тел зөлфикарын — тел кылычын.