Кыз теләге (Җәлил)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Кыз теләге
Автор: Муса Җәлил

Кыз теләге


Күп яучылар килде таң кызына,
Тау иленнән, диңгез артыннан,
Киемнәре ефәк һәм атластан,
Көймәләре сары алтыннан.

Кызны котлап җәүһәр муенсалар,
Беләзекләр бүләк иттеләр.
Тик барысы да кире җавап алып,
Буш кул белән кайтып киттеләр.

Шагыйрь килде, аның бар бүләге—
Ялкынлы җыр тулы йөрәге.
Шушы булды кызның сайлаганы,
Шушы булды кызның сөйгәне.


29 ноябрь 1943