Кичә һәм бүген (Тукай)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Кичә һәм бүген
Автор: Габдулла Тукай

Кичә һәм бүген


Йа ходай, көн кичә ямьсез, ә бүген, аһ, нинди көн!
Кичә сынды һәм боекты, ә бүген күңлем бөтен.

Әй кояш нурлы — ачылган бакчаларның гөлләре;
Яктылык! рәхәт! бәхет! Сайрый ходай былбыллары!


?