Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.
Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомрем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым.
Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле
Яуганда да туплар, ядрәләр,
Каушамадым кан һәм үлек белән
Тулганда да тирә-әйләнәм.
Алда, артта, уңда һәм сулымда
Киселсә дә юлым; күкрәгем
Яраланып канга төренсә дә,
Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.
Мин алдымда күрдем шыр сөяктән
Котылгысыз үлем шәүләсен.
Кил син миңа, үлем, бары гомрем
Коллык белән төгәлләнмәсен!
Мин түгелме дуска хат язучы,
«Борчылма, дип, тормыш юлдашым,
Соңгы тамчы каным тамса тамсын,
Тик антыма таплар кунмасын!»
Мин түгелме шигырь утым белән
Ант итүче канлы сугышта?
«Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән
Елмаермын соңгы сулышта».
«Соң чиктә, дип, синең мәхәббәтең
Җиңеләйтер үлем газабын,
Илемне һәм сине сөюемне
Каным белән җиргә язармын».
«Тыныч булыр йокы, тормышымны
Бирсәм, диеп, туган ил өчен».
Ышан, илем, шушы ант сугарды
Йөрәгемнең соңгы тибешен!
Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,
Үтте яннан, минем тирәләп.
Нишлим, нишлим, соңгы минутымда
Пистолетым итте хыянәт!
Чаян чага үзен соңгы чиктә,
Бөркет ярдан түбән ташлана.
Мин соң бөркет түгел идеммени,
Баш ияргә шуннан башкага!
Ышан, илем, шундый бөркет идем.
Мин дә соңгы минут килгәндә,
Әзер идем, мәгърур канат җәеп,
Ташланырга ярдан түбәнгә.
Нишлим, сугыш дустым-пистолетым
Соңгы сүздән кинәт баш тартты.
Богау салды дошман кулларыма
Нәм хурлыклы юлдан атлатты.
Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне
Көн чыгышын комсыз күзәтәм.
Шигырь булып чыга үч ялкыны
Яраланган лачын йөрәктән.
Көн чыгышы дуслар кулындагы
Байрак булып көн дә кызара.
Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел,
Күкрәктәге җәрәхәттән түгел,
Канлы үчтән шулай кыза ла!
Тик бер өмит: кара август төне
Илтер мине шунда җитәкләп.
Өстен килер түбән әсирлеккә
Үч һәм илгә керсез мәхәббәт.
Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафта
Табар соңгы көрәш теләген.
Яраланган, ләкин тар коллыкка
Баш имәгән керсез йөрәгем.