Китәләрдер инде...

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Китәләрдер инде...
Автор: Роберт Миңнуллин

Китәләрдер инде...


Ак каеннар яфрак ташлады.
Вак яңгырлар ява башлады.
Явар төсле озак, иркенләп…
Китәләрдер инде төркемләп
Туган якның күчмә кошлары.
Кыш — аларның салкын дошманы.
Бәлки инде очканнардыр да…
Күренмиләр кошлар яңгырда.


22.10.03