Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып,
Язадыр ул бар дөньяны онта язып;
Каләм белән кайчак чәчен актаргалый,
Чыгаргандай төрле уйлар баштан казып.
Яза шагыйрь, каләмене кулдан куймый,
Бер юл язып ташлый, тагын берне уйлый.
Шулай тыныч утырганда безнең шагыйрь,
Өй турында кемдер исә быргы уйный.
Тынычлыкны боза аның әче таушы,
Килә аннан, бер тыңласаң, мәче таушы,
Бер тыңласаң — чинау, бер тыңласаң —
Майламаган арба тәгәрмәче таушы.
Китә кәйфе, шагыйрь тәмам хәйран кала:
Кайдан чыкты бер дә уйланмаган бәла?
Кычкыра ул ачу белән тәрәзәдән:
— Тиз кит, малай, өй турымда тавышлама!
Йөгреп качып китте тизүк шаян малай,
Беразга туктаган булды юрамалай.
Шагыйрь тагын ихлас белән эшен эшли,
Тавышлардан котылдым дип, әйа ходай!
Җыеп торган чакта гына шагыйрь хәлен,
Ходай орган! быргы уйный башлый тагын.
Нишләргә дә белми шагыйрь, ачуыннан
Идәнгә ыргытып ташлый язганнарын.
Уйный быргы, һичбер вакыт туктап тормый,
Мескен шагыйрьнең күкрәген, җанын тырмый.
Шагыйрь, инде нишләргә дә гаҗиз калгач,
Булмас ахры, диде, бөр-бер хәйлә кормый.
Кычкырды ул: «Килче монда, чибәр бала!
Йөгреп кил дә, менә минем кулга кара:
Бирәмен мин быргың өчен унбиш тиен,
Акыллы син, шул быргыңны сатчы миңа».