Качан соң... (Тукай)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Качан соң...
Автор: Габдулла Тукай

Качан соң...


Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарың!
Качан китәр кичең, килер нәһарың?
Килер мәллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?


?