Jump to content

Картайдым шул

From Wikisource
Картайдым шул
Автор: Һади Такташ

Картайдым шул


Барып чыгар идем сиңа,
Кайтып китсәм килгән

юлымнан..


Картайдым шул, —
Еллар шулай итте,
Маңгай бөдрәләрен аклады,
Ләкин бунтарь йөрәк һаман әле
Яшьлектәге рухын саклады...
Күлдә йөзеп йөргән бакаларга
Хәзер дә әле ташлар ыргытам,
Үрдәк малайларын сөя-сөя,
Әле дә эшләремне онытам...

Их!
Ташла, мәзин дустым, манараңны,
Әйдә, киттек балык тотарга,
Йомгакланып сулар агалар,
«Ком-корсаклар» анда кабалар...
Күңелсездер монда берүзеңә,
Мужикларың әнә килмиләр,
Килсәләр дә шунда буш кул белән,
Намазны да рәтләп белмиләр...
Шулай инде,
Тормыш башка эздән ага...
Теге, ничек әле?

«Хисамилар» яши дөньяда?
Ә менә, бабай, — тар елгада гаҗәп балык каба.
Киттек мәллә икәү елгага?..

Авыл —
Һаман шулай катык ашый,
Һаман шулай —
Күлләрендә йөзә балыклар;
Дөнья җимреп эл дә җырлап йөри
Әтәч хатыны биби тавыклар...
Әнә кәкре аяклы япь-яшь бала
Тәпи йөреп чыга урамга,
Кулындагы нечкә чыбык белән
Казлар куган була урамда...
Бәбкәләрен саклап ак ана каз
Аңа таба килә, җилкенә,
Күп тә үтми, аунап җир өстенә,
Кала усал казның иркенә...

Их!
Минем дә бар иде шуның кебек
Күмер ашап үскән чакларым,
Тик кайтсам да хәзер монда тагын —
Яшьлек эзләремне тапмадым...
Яшьлек үткән инде...
Әйдә үтсен,
Сакал-мыек белән йөрербез,
Ләкин барбер әле картайганчы
Яңа авылларны күрербез!
Агач сука йөргән яланнарда
Тимер тракторлар юргалар,
Елга буйларында балык эзләп,
Чабып йөрер мәзин, муллалар...

Авыл,
Шул авылның мәчет тәрәзәсен
Яшьтә бәреп ваткан идем мин,
Әнкәйне елатып, иман шартын
Тәмәкегә тарткан идем мин...
Хәзер
Зур үстем шул,
Урамнардан
Бик гакыллы булып үтәм мин,
Авыл картларына зурлар кебек
Сәлам биреп кенә китәм мин...
Карчыклар да мактый:
— Хәйрүк улы
Динле булып хәзер кайткан, ди,
Мәчет картларына:
— «Алла сүзе — безнең сүз ул!» —
Диеп әйткән, ди...
Ашыкмагыз әле мактарга сез,
Алла хакы өчен, көтегез:
Ячейкада бүген доклад укыр
Динле булып кайткан кешегез.

Авылым!
Җырлыйм синең күкрәгеңдә,
Гаҗәпләнмә минем җырыма,
Кырын карап, кашың җыермачы
Шәһәр киеме кигән улыңа...
Шәһәр җырын җырлыйм, тыңлачы,
Улың белән кушылып җырлачы:
— «Кузгал, уян, ләгънәт ителгән
Коллар һәм ачлар дөньясы... »


?