Капкорсак патша (Алиш)/VII

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Капкорсак патша
Автор: Абдулла Алиш

VII


Хәерчелеккә баткан, күз яшьләренә чыланган, аһ-зар белән тулган ил елый. Күз яшьләре елга булып ага. Капкорсак ялчылары аны күрмәмешкә салыналар. Аһ-зарлар йөрәкләрдән сөрем булып күтәрелә — алар күрмәгән булалар, телләр туктаусыз хәсрәт сүзләрен сөйлиләр — алар ишетмәгән булып кыланалар. Зәңгәр күктә янган йолдызлар да бу илгә тирән кайгыру белән карыйлар, офтаналар, офыктан күтәрелгән кара болытлар да яумыйча таралалар. Җил дә әкрен генә исми — давыл булып котыра; яңгыр да, яварга тотынса, бөтен җирне су белән тутыра.

Давыллы кояш баешыннан батыр егетне, күгелҗем диңгез артыннан бөкре бабайны, алланып торган кояш чыгышыннан җитез егетне китерделәр, ди, теге явызлар Капкорсак патшага.

Ишәк акырган кебек ямьсез тавыш белән, эчендә янган ачу белән, күзеннән төтен пыскытып, авызыннан төкерек чәчеп, башлады, ди, сүз Капкорсак-Туймас күз:

— Кош очып җитмәслек илләрдән, кеше аягы басмаган җирләрдән, җиде диңгез үтеп, шарлавыклар кичеп, минем илемә — Капкорсак патша җиренә килгән осталар остасы Бикзирәк, минем сезгә сүзем бар әзрәк, — дип әйтте, ди, Капкорсак патша.

Шул сүзләрне әйтеп, буе матча чаклы Капкорсак патша идән буенча бер атлаган иде, идән сыгылды, ди, икенче атлаган иде, үз аягына үзе абынып егылды, ди. Шуннан авызы тыгылды, ди.

Йөгереп килделәр, ди, караучылары, суздылар, ди, кулларын, алып салдылар, ди, алар Капкорсак патшаны алтын тәхетенә.

Күп җилләр искәч, күктәге кара болытлар күчкәч, бияләй кадәрле килбәтсез күз кабагын ачып, чүмеч кебек зур күзләреннән төтен пыскытып, чөгендер төсле кызыл борыныннан пар пошкырып, иләктәй зур авызы белән көзге җил күк сызгырып:

— Өлгерәме таҗ минем башка? — дип сорады, ди, Капкорсак патша.

Бикзирәк-Сакалы сирәк:

— Икенче фәрманыгыз кичекми үтәлде, гаепле кешеләр китерелде. Көтәләр, күрәмсез, нинди җәза бирәсез? — дип, сүзне икенчегә борып, таҗ турында дәшми торып, тәрәзәгә таба бармагы белән күрсәтте, ди.

Бик күп халык җыйналган мәйданга батыр егет һәм аның иптәшләре китерелгәннәр иде, ди. Алтын тәхете белән күтәреп алып чыктылар, ди, Капкорсак патшаны җәза көтүчеләр янына.

Кала уртасындагы зур мәйданга чыжлап торган тал чыбыгы ташый башладылар, ди. Капкорсак патшаның болыннардагы читән үрергә яраклы барлык таллар бөтенләй киселеп беткәннәр иде, ди.

Капкорсак патшаның атасы Канкоярның шул таллардан чыжлап торган камчылар ясатып, үзенә каршы килүчеләрне шулар белән шыр ялангач килеш кыйнатып күңел ачу гадәте бар иде, ди. Капкорсак патшаның бу ерткычлыгын да атасыннан калган бер гадәт кенә дип карадылар, ди, кайберәүләр.

Мәйданның бер почмагында дегет төсле кара төтен зәңгәр һавага үрелеп, аның астында кызыл телләрен сузган ялкыннар күренеп тора, ди. Кеше күтәрә алмаслык зур кадакны шул ялкыннарда кып-кызыл иттереп кыздырырга тотындылар, ди, явыз кешеләр.

Давылга бай кояш баешыннан китерелгән батыр егетнең телен шул кыздырылган зур кадак белән юан баганага кадаклап куйдылар, ди. «Менә сиңа сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләвеңнең җәзасы!» — дип әйттеләр, ди, ерткыч кешеләр.

Алланып торган кояш чыгышыннан китерелгән җитез егетнең шомырт кебек кара күзләренә кылдан нечкә итеп очланган инәләр кададылар, ди. «Менә сиңа күрергә ярамаган әйберләрне күрүеңнең җәзасы!» — дип шаркылдадылар, ди, җәзалаучылар.

Күгелҗем диңгез артыннан китерелгән бөкре бабайның колак яфракларын кисеп ташладылар, ди. «Менә сиңа ишетергә ярамаган сүзләрне ишетүеңнең җәзасы!» — дип авыз ердылар, ди, явыз кешеләр.

Шушындый бер әрнү вакытында батыр егет үзенең уен коралында уйнарга теләде, ди. Җитез егет җырларга сорады, ди. Бөкре бабай, моңлы итеп, бик моңлы итеп карап, башын чайкады, ди.

Көлеп караган кояш чыраен сытты, ди. Әкрен генә искән җилдән давыл купты, ди. Офыктан болытлар күтәрелделәр, ди. Яңгыр китте, ди, янган утны сүндереп үтте, ди.

— Ал арга бу җәза гына аз! — дип, Капкорсак бу өч бәхетсезне дар агачына китерергә кушты, ди.

Үзе, алтын тәхетенә утырып, шул өч мескеннең дарга асылган килеш тыпырчынып-тыпырчынып җан бирүләрен, рәхәтләнеп, эче катканчы көлеп карап торды, ди. Өчесенең дә кайнар йөрәк каннарын алтын стаканнарга салып эчте, ди.

Батыр егетнең иптәшләре мәйданның иң аргы читенә генә җыелганнар иде, ди. Алар, батыр егет башлаган эшне дәвам итәргә ант итеп, эчләреннән янып, бу мескеннәр өчен сызланып торсалар да, кузгала да алмадылар, ди. Ялангач кылычларын җилкәләренә салган гаскәрләре Капкорсак патшаны саклап тордылар, ди.

Канкояр патша җәзалап үтерткән кешеләрнең сөякләрен җыеп, бу өч бәхетсезнекен дә шуңа кушып, үзенә торыр өчен сарай салдырды, ди, Капкорсак патша.

Алтын белән тоташтырып, кеше сөякләрен берләштереп, ука-ефәкләр, ахак-бриллиантлар белән бизәп бер таҗ эшләде, ди, Бикзирәк Капкорсак патшага.

Кош очып җитмәслек алсу кояш баешыннан, кеше аягы барып җитә алмаслык кояш чыгышыннан, күктән дә күгрәк күгелҗем диңгез артыннан искән җилләр бу сарай нигезендәге сөякләрнең моңын тараттылар, ди, бар илгә.

Җир тетрәгән, күк күкрәгән, диңгез ташыган кебек көчле ташкын булып, бу илнең батыр егетләре, ярлылары, бил бөгүчеләре, җитез егетләре, уңган кызлары күтәрелделәр, ди, Капкорсак патшага каршы. Аларның барысын бергә җыеп, аңламаганнарын аңлатып, күрмә-гәннәрен күрсәтеп, җитәкләде, ди, аларны акыллылар-ның иң акыллысы. Бер кулында шәһитләр канына буялган кызыл байрак, ди. Анда утлы сүзләр белән: «Илнең ярлылары, җирсезләре, сусызлары, хокуксызлары, изелүчеләре, интегүчеләре, капкорсакларга каршы ут ачыйк, ачыйк!» — дип язылган, ди. Икенче кулына ул корыч мылтыгын кысып тоткан, ди. Изелгән илнең барлык почмакларыннан күтәрелеп, корыч ташкын шикелле алга омтылып, килеп җиттеләр, ди, алар Капкорсак патша сараена:

- Сезме безнең энеләребезнең йөрәк итен кимерүче?

— Сезме безнең кардәшләребезнең йөрәк канын алтын стаканнарга салып эчүче?

— Сезме безнең туганнарыбызның асыл сөякләреннән үзегезгә сарайлар салдыручы? — дип барып ябыштылар, ди, алар Капкорсак патшаның һәм министрларның бугазына.

Капкорсак патшаның министрлары, сакчылары, солдатлары тукталып-тукталып, хәл җыеп сугышып караганнар иде дә, булдыра алмый кайсы кая качып беттеләр, Ди.

Капкорсак патшаны юк итеп, аның барлык министрларын куып, яңа ил төзи башлаганнар иде, ди, яңа хуҗалар.

Ләкин егерме көпчәкле автомобильдә йөрүче бай, шомырт төсле кара туфраклы җирләрне биләп торучы алпавыт, дин богауларын өләшүче козгын — барысы бергә җыелып, тагын баш булмакчылар иде, ди, бу яңа хуҗаларга.

Бөек көрәштә корбан булучыларның каннары буялган байракны җилфердәтеп алгы җиңүләргә өндәде, ди, яңа хуҗаларның зирәк юлбашчысы. Бер селкенделәр — богаулар коелды, ди. Көч җыеп икенче селкенделәр -дошманнар чигенделәр, ди. Егерме көпчәкле автомобильдә йөрүчене, берүзе җиде йөз җитмеш дисәтинә җир биләүчене, дин богавы өләшүчене, бишкә алганны унбишкә сатучыны — барчасын күгелҗем диңгезгә батырганчыга кадәр кудылар, ди, яңа хуҗалар.

Бикзирәк-Сакалы сирәкне исән-сау калдырдылар, ди.

— Таҗлар урынына безгә пөхтәләп зур машиналар ясарсың! — дигән бурыч тапшырдылар, ди, аңа.

Тынычланып калды, иркен сулыш алды, ди, бу ил. Бу илдә инде эшче канын имүче сөлекләр дә, сука артыннан бил бөгүчеләрне изүчеләр дә бөтенләй калмадылар, ди.

Хәзер заводлар, фабрикалар батыр егетнең балаларына бирелгән, алар шатланып, рәхәтләнеп үзләре өчен үзләре эшлиләр, ди. Кара туфраклы җирләр, чәчәк атып хуш ис аңкып торган болыннар бил бөгүче бабайның малайларына тапшырылганнар, алар сөенә-сөенә ул җирләрдә иген игәләр, ди. Җитез егетнең балалары да бу илне сөяләр, аңа үзләренең акыл көчләрен кызганмый бирәләр, ди.

Бернинди дә патша юк, ди, алар илендә. Алар үз ил -ләренә үзләре баш булып яшиләр, ди. Яшәгән саен яшисе килә, һәр кичнең иртәсен, һәр төннең таңын күргән саен күрәсе килә, ди, алар илендә. Гөлгә төренгән ил, дөньяда иң бәхетле, иң матур ил — алар


1934