Капкорсак патша (Алиш)/I

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Капкорсак патша
Автор: Абдулла Алиш

I


Әүвәл заманда, кәҗә команда, үгез адмирал, бүре генерал, саескан сотник, төлке шутник, үрдәк үрәтник булган заманнарда бер патша яшәгән, ди. Аты — Капкорсак, кушаматы Бушборчак булган, ди, бу патшаның. Кеше төсле үзе, үгезнеке төсле күзе, бүренеке кебек тешләре, нәкъ ерткычныкы кебек булган, ди, кылган эшләре.

Ул үзе Канкояр патшаның зур улы иде, ди.

Канкояр патша үлгәч, аның урынына өлкән улы Капкорсак — Бушборчакны патша иттеләр, ди. Патша булам, башыма таҗ киям, тәхеткә менәм дигән көнне, Капкорсак патша барлык сарай хезмәткәрләрен җыеп, рәттән тезеп, дер селкетеп тиргәп алды, ди:

— Минем өчен дөньяда тиңе булмаган, әлегә кадәр бер патша да кимәгән, бер мәмләкәт тә белмәгән, бер патшаның да күзе күрмәгән, иң кыйммәтле, иң матур, иң яхшы таҗ ясагыз, — дип боерды, ди, ул министрларына. - - Сезгә ун тәүлек вакыт бирәм, шул вакытка таҗ өлгергән булсын. Әгәр дә мәгәр мин әйткән вакытка таҗ өлгермәсә, барыгызны да тончыктырачакмын, — дип әйтте, ди, Капкорсак патша.

Көн уйладылар, ди, министрлар, төн уйладылар, ди. Уйлый-уйлый башлары авыртты, татлы йокылары качты. Тамакларына аш үтмәде, эчләренә эчемлек җитмәде, ди.

Бер көн үтте, ике көн үтте, өч көн үтте, ди. Таҗ өлгертергә билгеләнгән көн якынлашканнан-якынлашты, ди. «Дөньяда тиңе булмаган, моңа кадәр бер патша да кимәгән, иң матур, иң зур, иң яхшы, иң кыйммәтле таҗны нәрсәдән ясарга кирәк икән?» — дип уйладылар, ди, алар.

— Көмештән ясасак — андыйны министрлар да кия, мәрҗәннән эшләсәк — андыйларны бөтен дөнья белә, алтын таҗны һәр патша да кия дигән фикергә килделәр, ди. Алар уйлый тордылар, ә көннәр бер-бер артлы үттеләр дә үттеләр, ди.

Таҗны вакытында өлгертмәгәч, Капкорсак патша буран куптарып, көзге җил күк әче сызгырып ачуланырга тотынды, ди. Хәлвә китерделәр — ашамый, ди, конфет-шоколадка карамый, ди. Таҗны даулап кызып китте, ди, тәмам үләр чиккә җитте, ди.

— Минем тагын бер теләгем бар: монысын инде һич кичекми үтәргә, тирән елгалар кичәргә, барлык авырлыкларга чыдарга, минем илемне әйләнеп чыгарга һәм эзләргә шундый кешене, — дип әйтте, ди. — Кем дә кем минем атамның фәрманнарына каршы килгән, аңа булган дошманлыгын эчендә яшереп йөргән, тиеш булмаганны ишеткән, сөйләргә ярамаганны сөйләгән, күрергә кирәк түгелне күргән — әнә шундыйларны монда китерегез, — дип әйтте, ди.

Фәрман өстенә фәрман чыккач, аптырадылар-йөдәде-ләр, ди, патшаның министрлары. Уйлап-уйлап та эшләре алга китмәгәч, уйлау өчен үзләренең генә башлары җитмәгәч, алар күрше патшадагы данлыклы бер таҗ ясаучы останы чакырырга карар кылдылар, ди.

Хат барып җитмәслек күгелҗем диңгез артыннан, алтын кояшны күмгән таулар сыртыннан, кош очып җитмәслек илләрдән, кеше аягы басмаган җирләрдән, кара болытлар арасындагы шәһәрдән чакырттылар, ди, алар шул останы. Останың исеме — Бикзирәк, кушаматы — Сакалы сирәк, андыйлар Капкорсак патшага бик кирәк иде, ди.

Ак болытлар астыннан, түбәләре зәңгәр күккә тигән таулар башыннан, югарыда янган йолдызларны күзәтеп, түбәндәге күгелҗем диңгез өстеннән җилдәй үтеп, корыч-канат дигән кошка атланып очты, ди, Бикзирәк Капкорсак патша җиренә. Көн очты, ди, төн очты, ди, ай дигәндә, Капкорсак патша хакимлек иткән илгә килеп җитте, ди.

Бикзирәк-Сакалы сирәк килгән көнне үк Капкорсак патшаны очратты да мондый сүзләрне әйтте, ди:

— Йә, падишаһым-солтаным, иске чабата олтаным! Сезгә, — дип әйтте, ди, — ашаган тормау сырхавы эләккән икән, — дип әйтте, ди. — Мондый чүп-чарга карамый (карарга да ярамый), мин үземнең төп эшемә, сезнең фәрманыгызны вакытында үтәргә, юлдагы барлык киртәләрне сүтәргә, сез теләгән теләккә җитәргә юллар сызам, — дип әйтте, ди.

Шул минут эчендә үк Бикзирәк-Сакалы сирәк ашап-эчеп туеп, дөнья сүзен куеп, бил буып, кереште, ди, үз эшенә.

Үгез адмиралны, бүре генералны, саескан сотникны, төлке шутникны, үрдәк үрәтникны — барысын да бергә җыеп, солдатлар кебек тезеп, болай дип әйтте, ди, баш министры Капкорсак патшаның:

— Кем дә кем патшага каршы барса, аңа зарар салса, теле белән патшага каршы сөйләсә, тиеш булмаганны күрсә, ишетергә ярамаганны ишетсә, барырга ярамаган җиргә барса, алырга ярамаганны алса, аларны монда китерегез, — дип әйтте, ди. «Барыгыз, бишегез дә хәзер үк юлга чыгып китегез!» — дип озатты, ди, ул Капкорсак патшаның министрларын.

Биш министр да бүленеп, барысы да начар киемнәр киенеп, үзләре белән унар солдат алып таралдылар, ди, илнең төрле ягына: кайсы — алланып торган кояш чыгышына, кайсы — давыллы кояш баешына, кайсы — күгелҗем диңгез артына, кайсы җып-җылы мич башына юлга чыктылар, ди.

Капкорсак патша буран уйната, Бикзирәкне дә ара-тирә тиргәп елата, ди. Калган министрлар эчләреннән авыр сулыйлар: «Ни булыр, ни булыр икән?» — дип, бер-берсеннән сорыйлар, төрлечә уйлыйлар, ди. Ә юлда-гылары, озын яллы, стакан тояклы аргамакларын, тимердән үргән камчылар белән кыздырып, һаман алга таба чабалар да чабалар, ди...