Каләмгә хитап (Дәрдмәнд)

From Wikisource
Jump to navigation Jump to search
Каләмгә хитап
Автор: Дәрдмәнд

Каләмгә хитап


Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвален бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!

Бабалар кабере янында күңел зар,
Аталар рухының армандасы бар...
Кара туфрак тулы мазлум нидасы,
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?..

Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!


1906

  • Гаян ит — мәгълүм ит, ачып сал.
  • Әхвалеп бәян ит—хәлләрен сөйләп, хикәя итеп бир.
  • Армандасы — үкенечле өмете — теләге.
  • Мазлум нидасы — кыерсытылган, җәберләнгәннәр тавышы,
  • Фидасы —- корбаны.